Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Игенче" ширкәтендә кышкы салкында да эш тукталмый. Ширкәттән безнең репортаж

Район хуҗалык-ларында тулы куәткә техника ремонты бара. Аңарчы урыннарда механизаторлар кыр эшләреннән бушаган һәр техниканы юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар. Өченче көн мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә тырма ремонтын 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә өлгергәннәр. Җәмгысы 130 данә тырма ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырылган. Бу эштә ширкәт механизаторлары Вәли...

Район хуҗалык-ларында тулы куәткә техника ремонты бара. Аңарчы урыннарда механизаторлар кыр эшләреннән бушаган һәр техниканы юып-чистартып, машина-трактор паркындагы тиешле урыннарга урнаштырып куйдылар.

Өченче көн мин булган җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә тырма ремонтын 1 декабрьгә кадәр төгәлләргә өлгергәннәр. Җәмгысы 130 данә тырма ремонтланып, әзерлек сызыгына бастырылган. Бу эштә ширкәт механизаторлары Вәли Әхмәтҗанов, Марат Нигъмәтҗанов һәм Фәрит Шаһиев зур өлгерлек күрсәткән. Фәрит тырма тешләрен дәүләт стандартларына туры китереп очлап торса, Вәли белән Марат аларны корпусларга җыйганнар.

Биредә җылы торган көннәрдә техника ремонтының сыйфатлырак та, арзангарак та төшүен белеп эшлиләр. Бүгенгедәй зәмһәрир салкында эшли торган бинаны һәм бүлмәләрне җылыту өчен генә дә күпме ягулык кирәк булыр иде. Запас частьларга бәяләр дә артып торганда, техниканы алдан әзерләп, барлап, ремонтлап куйсаң, күпме акча янга кала дигән сүз. Март-апрель айларында, язгы чәчү алдыннан запас частьларның бәясе бермә-бер артачак. Моны ширкәт җитәкчелеге, белгечләр алдан исәпләп куйган.

Хәзер энергия ресурсларыннан сакчыл файдалану турында алга карап эш иткән һәр җитәкче кайгырта. Кайвакыт онытыла барган технологияләрне эшкә җигү дә отышлы килеп чыга, хәйран гына акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны куллану срогын озайта һәм техниканы тотуга чыгымнарны киметә, барлык эксплуатацияләү чорына машиналарны эшкә яраклыгын саклап калырга ярдәм итә.

Ширкәтнең баш инженеры Рөстәм Шакирҗанов әйтүенчә, культиватор, чәчкеч һәм башка төр авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын 1 гыйнварга төгәлләргә ниятлиләр.

- Төп игътибарны эшнең сыйфатына бирәбез. Һәр төр агрегатны ремонтлаганда, яз-көз шул агрегат белән эшлисе механизаторлар үзләре катнаша, - ди баш инженер. - Мәсәлән, АБ-21, АБ-24 маркалы авыр һәм җиңел тырмаларны куәтле "Джондир" тракторын иярләүче Айнур Гайнетдинов ремонтласа, КСУ-1 маркалы терлек азыгы әзерләү комбайнын Хәмит Кәримуллин үзе тәртипкә китерә.Төзекләндерелгән техниканы ширкәт җитәкчелеге, белгечләр һәм механизаторларның үзләреннән торган комиссия кабул итеп ала.

АБ-21 маркалы тырма күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауда киң файдаланылса, АБ-24 маркалысы уҗым культуралары тырмаларга уңай икән. Болардан тыш, Айнур "Агратор" агрегаты дискларын да ремонтлап куйган. "Кузбасс" агрегатының шлангалары киләчәктә алыштырылачак. Моның өчен сәүдә фирмасына гариза бирелгән инде. Пар җирләрен эшкәртү өчен файдалы һәм уңайлы булган БДМ-6 дисклар ремонтын Альберт Шаһиев бүген-иртәгә төгәлләячәк.

Каршыдагы гаражда Данил Заһидуллин, Фәрит Шаһиев, Марат Нигъмәтҗанов культиваторлар ремонтлый. Алар алты культиваторның бишесен ремонтлап әзерлек сызыгына бастырган инде. Чәчкечләрне исә тәҗрибәле механизатор Вәли Әхмәтҗанов тәртипкә китерә. Ул күчәр һәм валлар, шестерняларның һәркайсын сүтеп, майлый, яңарта.

Авыл кешесе кышын да кул кушырып утырмый. Бүген биредә 7 трактор ремонтка кертелгән. Яхья Абдуллин, Дмитрий Варламов, Мөнәвәр Мөхәммәдиев, Нияз Латыйпов үзләре эшли торган төрле маркадагы тракторларны төзекләндерә. Кибәхуҗалылар Яңа ел бәйрәменнән соң тракторлар ремонтын дәвам итеп, ашлык суктыру комбайннары ремонтына керешәчәкләр. "Игенче" ширкәтендә алдан чарасын күргәндә генә кыр эшләре барышында ватылмыйча эшләргә мөмкин икәнен яхшы аңлыйлар.

Сүз уңаеннан, быел остаханәгә ремонт үткәрелүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Биредә остаханәнең түбәсен, керү-чыгу ишекләрен һәм тәрәзәләрне яңартуга (51% күләмендә) ирешә алганнар. Иш янына куш буларак, ремонт чыгымнарының 30%ы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Яз-көз үзләре ремонтлаган агрегат белән эшлисе механизаторлар - Данил Заһидуллин, Вәли Әхмәтҗанов, Альберт Шаһиев, Марат Нигъмәтҗанов һәм Фәрит Шаһиев эш вакытында. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев