Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иң-иңнәр сайланды

Узган җомга көнне Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Бәйгенең беренче этабы 26 гыйнвардан - 6 февраль көннәрендә Теләченең 1, 2, 3 нче номерлы балалар бакчасы базаларында старт алган иде. Бәйгедә Теләче, Үзәк, Максабаш, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Шәтке балалар бакчаларыннан килгән...

Узган җомга көнне Теләченең 1нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2015" республика бәйгесенең район туры узды. Бәйгенең беренче этабы 26 гыйнвардан - 6 февраль көннәрендә Теләченең 1, 2, 3 нче номерлы балалар бакчасы базаларында старт алган иде.

Бәйгедә Теләче, Үзәк, Максабаш, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Шәтке балалар бакчаларыннан килгән 15 тәрбияче район мәгариф бүлеге комиссиясе алдында ачык шөгыль күрсәтте, араларыннан 7 тәрбияче район турына узды. Ел тәрбиячесе исеменә дәгъва кылучылар бәйге барышында "Тәрбияче - ул минем һөнәрем" темасына эссе язу осталыгын күрсәтте, "Адым арты адым" биремендә эш тәҗрибәләренең тасвирламасын тәкъдим иттеләр. Өченче бирем итеп катнашучыларга психологик - педагогик ситуацияләргә бәйле язмача бирем бирелде. Әлеге биремне чишкәндә тәрбиячеләр үзләрен заман белән бергә атлаучы оста педагог, яхшы оештыручы, педагог-артист буларак та танытты. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләр буенча бәяләнде. Алар: "Педагог - мастер" номинациясендә 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасыннан Миләүшә Мөхәмәдиева, "Педагог - новатор" номинациясендә 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасыннан - Зөлфия Галиәхмәтова, "Педагог - иҗатчы" номинациясендә 1 нче номерлы Теләче балалар бакчасыннан - Ирина Шәмсетдинова, "Артистизм" номинациясендә 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасыннан - Лилия Рафикова. Ә урыннарга килгәндә, "Ел тәрбиячесе - 2015" бәйгесенең район туры җиңүчеләре: 1 урын - Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Степанова, 2 урын - 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасыннан - Рәзилә Хәмитова, 3 урын - Үзәк балалар бакчасыннан Гузәлия Әүхәдиевага бирелде. «Беренче урынга лаек булган Валентина Степанова һәм икенче урынны яулаган Рәзилә Хәмитова март аенда узачак зона турында район данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез», - диде район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Анна Сәетова. Район мәгариф бүлеге комиссиясе һәр катнашучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Алисә Дәүләтшина,
1нче номерлы "Аленушка" балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев