Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Ике атна элек Кәримәсенең гүр иясе булу кайгысын күтәрә алмаган йөрәге бәгырькәемнең…»

Көтмәгәндә-уйламаганда таныштык без аның белән. Ах-ух килеп, бер чиләк җиләк күтәреп, бакчабыздан кайтып киләм шулай. Минем яшьләрдәге бер ир бакчасының тыкрык буе коймаларын төзәтеп маташа. Гадәтемчә үзебезчә сәлам бирүемә ул да татарча җавап кайтаргач, ике куллап күрештек. "Бөгелмә авазы" газетасын укыйсыңмы?" - дим. "Укыйм", - ди бу. Бераз текәлеп карап...

Көтмәгәндә-уйламаганда таныштык без аның белән. Ах-ух килеп, бер чиләк җиләк күтәреп, бакчабыздан кайтып киләм шулай. Минем яшьләрдәге бер ир бакчасының тыкрык буе коймаларын төзәтеп маташа. Гадәтемчә үзебезчә сәлам бирүемә ул да татарча җавап кайтаргач, ике куллап күрештек. "Бөгелмә авазы" газетасын укыйсыңмы?" - дим. "Укыйм", - ди бу. Бераз текәлеп карап торды да: "Әллә син Ягсуп Мортазин буласыңмы?" - дип сорап куйды. "Әйе, нәкъ үзе!" - мин әйтәм. //Татарстан яшьләре//

Баксаң, ул үзе дә шушы газетаның иң актив авторы, инде үзенең шигырьләре, хикәяләре белән укучыларга шактый таныш Радмил Зыятдинов икән бит! Кабат кочаклаштык. Аның бакчасында күләгәгә утырып, бик озак сөйләштек без ул чакта. Мин үземнең тәрҗемәи хәлемне бәян иттем. Ул ятимлектә узган михнәтле балачагы, сикәлтәле һәм газаплы тормыш юлы турында сөйләде. Ул минутларда ятимлек ачысының ни икәнен татып белгән, сугыш чоры балаларының ачка үлүдән очраклы гына котылып калган ике вәкиле булуыбыз бәгырьләребезне телгәли иде безнең.

…Элеккеге Шөгер (хәзер Лениногорск) районының Урдала авылында дөньяга килә Радмил. Авыр сугыш елларындагы фаҗигале тормыш бер генә гаиләне дә кайгы-хәсрәтсез калдырмый, әлбәттә. Кайгы-хәсрәтнең җир үзе дә күтәрә алмастай авыры Зыятдиновлар гаиләсенә килә. Бер-бер артлы әти-әнисен югалткан сабыйны авылдашлары балалар йортына урнаштыралар. Үзе кебек ятимнәр арасында зирәк акыллы булуы белән аерылып тора Радмил. Җидееллык мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Шөгердәге нефть промыселына өйрәнчек дизелист булып эшкә урнаша. Радмил шул елларда үзендә шигъри сәләт барлыгын тоемлый. Беренче шигырьләре "Яшь сталинчы" газетасында, "Пионер каләме" журналында басылып та чыга.

Армия хезмәтендә дә, Алабугадагы махсус милиция мәктәбендә укыганда да үзен физик һәм рухи яктан чыныктыруга аеруча игътибарлы була Зыятдинов. Теләсә-нинди шартларда да әдәби эшчәнлеген туктатмый, шигырь-хикәяләренең күләме зурая, эчтәлекләре камилләшә бара.

Бөгелмәгә килеп, эчке эшләр бүлегендә эшли башлагач, әдәби иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлеге тагы да арта. Шигырьләрен, очерк һәм хикәяләрен әдәби яктан эшкәртү-камилләштерүдә "Бөгелмә авазы" газетасының ул чактагы редакторы, шагыйрь Мәхтүм Мостафинның ярдәме гаять зур була. Бер-бер артлы берничә китабы дөнья күрә Радмилнең. Күбрәк прокуратура һәм саклау органнарының эше турында яза ул. Чын тормыштан алынган вакыйгаларны оста итеп тасвирлый белә. Әсәрләренә тема сайлауда, материал туплауда шулай ук якын дусты, хезмәттәше Роберт Фәрхетдинов булыша, өлкән тикшерүче буларак, акыллы киңәшләрен бирә.

…Егерме елга якын аралашып яшәү дәверендә без инде аерылмас дусларга әверелдек. Очрашкан саен кочаклашып күрешәбез, сөйләшеп сүзләребез бетми. Мин аларның өйләрендә дә еш булам. Хатыны Кәримә дә бик ягымлы, ачык чырайлы. Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренең самимилеген күреп, тигез мәхәббәт шулай буладыр инде ул дип уйлап куясың. Җитеш, мул тормышта яшиләр дускайларым. Тик менә Кәримә аяклары сызлап интегә икән. Больницадан больницага йөртүләренең дә, табибтан табибка мөрәҗәгать итүләрнең дә файдасы тимәгән.

Соңгы баруымда аеруча иркенләп сөйләшеп утырдык. Радмил күбрәк үзенең иҗади планнары турында сөйләде, күләмле әсәрләр язып, калын китаплар язарга нияте булуын әйтте. Берара, нишләптер, өчебез дә тынып калдык. Шул мәлне Кәримәнең яңаклары буйлап тәгәрәүче күз яшьләрен шәйләп калдым. Радмил кулына баянын алып, халкыбызның моң хәзинәсе булган "Су буйлап"ын, моңсызларны да моңландырырлык тагын берничә көй уйнап куйды. Саубуллашканда ике өр-яңа китабын һәм язу машинасын бүләк итте.

Ни кызганыч, соңгы очрашуыбыз булган бу безнең. Кабат барырга "вакыт таба алмый" йөргән беркөнне "Бугульминская газета"дан майор Зыятдинов Радмил Исмәгыйль улының вафаты турында некролог укыдым. Ике атна элек кенә Кәримәсенең гүр иясе булу кайгысын күтәрә алмаган йөрәге бәгырькәемнең. +

Ягсуп МОРТАЗИН. Бөгелмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев