Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Икмәк булса, җыры да була. Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлар турында

Күптәнге, еш кабатлана торган әйтем булса да, ул бүген үзенең актуальлеген югалтмый. Районда уңган-булган халык яши. Без моны аеруча җәйге киеренке хезмәт чорында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән чараларда ачык күрәбез. Быел районыбыз басу-кырларының һәр гектарыннан 26,8 центнер уңыш җыеп алынды һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң нәтиҗәле...

Күптәнге, еш кабатлана торган әйтем булса да, ул бүген үзенең актуальлеген югалтмый. Районда уңган-булган халык яши. Без моны аеруча җәйге киеренке хезмәт чорында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелгән чараларда ачык күрәбез.

Быел районыбыз басу-кырларының һәр гектарыннан 26,8 центнер уңыш җыеп алынды һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң нәтиҗәле эшләгән районнар арасына керде. Иң беренче чиратта, районыбызның чиста авыл хуҗалыгы районы икәнен онытмаска кирәк. Районда ундүрт меңнән артык кеше яши, шуларның меңнән артыгы төп җитештерү юнәлешләре булган кырчылык һәм терлекчелек тармагында хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче райондагы төрле милек формасындагы хуҗалыкларның язмышы нәкъ менә шушы меңнән артык хезмәт сөюче эшче көчкә бәйләнгән.

Әйе, табында икмәк булгач, җыры да җырлана, кәеф тә күтәрелә. Аерым бер елны гына мул уңыш алып, алдагы елда әлеге уңыш кабатланмаса, очраклылык кына булган дияр идең. Ләкин районыбызның якын тарихта һәр гектардан 30-35 центнер икмәк җыйган еллары да күп булды. Ә менә 2010нчы елдагы һәм аннан соңгы еллардагы корылык авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен чын мәгънәсендә зур сынау булды.

Икътисадый яктан кыен шартларда кайберәүләр сыныктан сылтау эзләп, җитди югалтулар хакында борчылып сөйләшкәндә, районыбыз хезмәтчәннәре үзләренә югары максатлар куеп, табигать тудырган сынауларны җиңеп чыга алды. Аннан соңгы, нинди авыр елда да, ит, сөт җитештерү күрсәткечләре, терлекләрнең баш саннары кимемәде.

Боларга шәхси, фермер хуҗалыклары җитештергән продукцияне дә кушсак, райондашлары-бызның ил, республика алдында куйган хезмәтләренең аз булмавын күрербез. Хәзер хөкүмәтебез тарафыннан крестьян-фермер хуҗалыкларына, гаилә фермаларына, шәхси хуҗалыкларга зур өмет баглана. Бүген районда төрле формадагы 42 фермер хуҗалыгы эшчәнлек алып бара. Шуларның Теләчедән Сәгыйть Гыйниятуллин, Үзәктән Юрий Алексеев, Югары Мәтәскәдән Рәфыйк Сәләхиев, Баландыштан Рөстәм Мөхәммәтшин, Олы Мишәдән Җәүдәт Гасыймов, Айсинә Гыйниятуллина, Тактамыштан Рәмзил Гайфуллинның гаилә фермалары иң өметлесе.

Кыскасы, районыбыз-ның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре таң атсын да, кич җитсен дип яшәми. Монда һәрбер минут, һәрбер сәгать исәптә. Менә шундый күрсәткечләр белән бергә атлый райондашларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев