Теләче Информ

Илфат Зиатдинов: “Кайда эшләсәң дә тырышлык кирәк”

Тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләп бетергәнлектән, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе токаре һәм слесаре Илфат Зиатдинов та башка хезмәттәшләре белән берлектә бүген чираттагы ялда. Ялга китәр алдыннан без аның белән әңгәмә корып алдык. - Үзегез беләсез, запас частьлар белән кыенрак бит. Шуңа күрә сафтан...

Тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын язгы кыр эшләренә әзерләп бетергәнлектән, "Сөт иле - Теләче" агрофирмасының Олы Мишә бүлекчәсе токаре һәм слесаре Илфат Зиатдинов та башка хезмәттәшләре белән берлектә бүген чираттагы ялда. Ялга китәр алдыннан без аның белән әңгәмә корып алдык.

- Үзегез беләсез, запас частьлар белән кыенрак бит. Шуңа күрә сафтан чыккан деталь яки узелларны искене яңарту хисабына ремонтлыйбыз. Кирәк булса, болт-гайкаларга сыр ясыйм. Штуцер һәм втулка ише детальләрне дә кырып бирәм. Ни кушалар һәм сорыйлар, шуны эшлим. Берәүне дә кире борганым юк. Фәкать материал гына булсын. Бүлекчәдә күбрәк зур детальләр белән эшлим. Эшче көчләр аз, өлгерергә туры килә инде, - дип җаваплады Илфат үзенең хезмәте турында үзгә бер тыйнаклык белән. - Станоклар бездә, шөкер, җитәрлек. Әнә тегесе 1939 елгы инде. Һаман да сафта әле. Майлап, карап торсаң, тагын да эшләячәк әле ул. Бик төгәл машина. Германиядә эшләнгән булган.

Бактың исә, әлеге станокны бер янгын вакытында коткарып калган булганнар. Заманында аның артында оста токарь Мәгъсүм Миңнебаев эшләгән. - Шундый оста куллы кеше карап тоткач, үзебез дә кадерлибез шул аны, - ди Илфат Зиатдинов. - Һәр нәрсәне тәртиптә тотсаң гына була. Анысы безнең төп вазыйфа. Ә монысы 1986 елгы станок. Тегесе үзенең төгәллеге һәм чыдамлыгы белән алдырса, монысы заманча, куәтлерәк станок.

Яшьлегендә Илфат авылны ташлап шәһәргә киткән булган. Әүвәл нәшриятта китап, газета-журналлар бастыручы булып эшләсә, соңрак, Казан моторлар төзү заводында токарь, слесарь буларак хезмәт куя. "Буран" космик корабленә, башка төр самолет һәм ракеталарга двигательләр эшли алар. Аның металл кыру һәвәслеге дә шул еллардан бирле килә.

- Соңгы операцияне безнең цех эшчеләре башкарганлыктан, бездән аеруча төгәллек соралды. Җиде кат уйлап, бер кат кисәргә туры килә иде. Анда эшләгәндә дә сынатмадым. Кайда эшләсәң дә тырышлык кирәк, - дип искә алды Казан моторлар төзү заводында эшләгән елларын Илфат. - Әти-әнием олыгаю һәм авырып китү сәбәпле, 1991 елда кире авылга кайтып төпләнергә туры килде. Югыйсә, заводта акчаны да мул түлиләр, фатир чиратым да бар иде. Эчәр суым, ашар ризыгым мине кире туган авылыма кайтарды. Язмышка бернинди үкенечем юк. Шуннан бирле мин шушы станокларда тимер кырам. Шөкер, алар безнең гомергә җитәрлек.

Реклама

Илфатның армия хезмәте дә авиация, дөресрәге, ракеталар белән бәйле булган. Әүвәл Әстерхан өлкәсендәге хәрби шәһәрчектә, соңыннан, Мәскәүдә Шереметьево аэропортында хезмәт иткән.

- Үз эшенең остасы булган Илфат кебек токарьларны авылда гына түгел, шәһәр җирендә дә бик сирәк табасың. Безнең бәхеткә аңа туган авылында гомер итәргә, эшләргә насыйп булган. Илфат кебек алтын куллы эшчеләрнең хезмәте югары бәяләнергә тиеш. Хәзер ул сорау зур булган һөнәрләрнең берсе. Илфат кебек кулы эш белгән ир-егетләрнең һәм аларның гаиләләре беркайчан да ач булмый. Илфат һәрвакыт эшен намус белән башкара, авыл халкының, без-хезмәттәшләренең хөрмәте зур аңа. Без аның эшеннән һәрчак канәгать, ул безнең төп таянычыбыз. - диде Олы Мишә остаханәсе мөдире Фәннур Гыйльманов.

Фәнил Нигъмәтҗанов
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: