Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Интернет эшләмәсә, телевидение тапшырулары өзелсә, нишләргә кирәк? Бу һәм башка мәсьәләләр турында Теләче элемтәчеләре белән әңгәмә

Хәзерге көндә телефон һәм интернеттан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Авыр хәлдә калучы да иң беренче телефонын ала. Эш буенча да көненә ничә тапкыр кулыбызга телефон алабыз. Кайчандыр чит илдә яшәүче танышың, туганың белән элемтәгә керү хыял гына булса, хәзер моның өчен санаулы минутлар җитә. Шушы көннәрдә без...

Хәзерге көндә телефон һәм интернеттан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Авыр хәлдә калучы да иң беренче телефонын ала. Эш буенча да көненә ничә тапкыр кулыбызга телефон алабыз. Кайчандыр чит илдә яшәүче танышың, туганың белән элемтәгә керү хыял гына булса, хәзер моның өчен санаулы минутлар җитә. Шушы көннәрдә без Арча зона электр элемтәсе үзәгенең Теләче цехы җитәкчесе Ирек Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

- Бүген безнең оешмада 20 кеше эшли. Кадрларыбыз җитә. Хезмәткәрләр арасында махсус уку йортларын бетерүчеләр дә шактый. Бездә эшләүче, заман белән бергә атлап, үз эшенең остасы булырга тиеш. Эшләү дәверендә район элемтә челтәрендә эшләүчеләр махсус курсларда белемнәрен күтәреп тора. Безнең төп эшчәнлек сыйфатлы интернет, телефон, телевидение һәм "Летай" кәрәзле элемтә челтәрен абонентларга җиткерүдән гыйбарәт.

- Кайсы авылларда интернет начар эшли, аны яхшырту өстендә нинди эш алып барыла?

- Бүген районда 2267 йортта интернет бар. Шунысын да әйтергә кирәк, интернетның начар эшләве күбесенчә линиягә бәйле. Соңгы вакытта, интернет яхшы эшләсен өчен, авылларга оптик кабель сузыла. Бу үз чиратында интернетның тизлеген генә арттырып калмый, яңа төр хезмәт күрсәтү мөмкинлеге дә бирә. Быел Әбде, Орымширмә, Лесной, Югары Мәтәскә авылларына оптик кабель сузылганлыктан, алар интерактив телевидение карый, интернет куллана башлады.

- Кайбер авыл җирлекләрендә телефоннан сөйләшәсе булса, түбәгә менәргә яисә инде авыл читендәге тауга йөгерергә туры килә. Бу уңайдан ни әйтә аласыз?

- Хәзер районыбыз халкы яңа төрле "Летай" кәрәзле элемтәсеннән файдалана ала.

Быел Күкчә, Айдар, Югары Мәтәскәгә база станцияләре куелды. Әлеге станция күренми торган нокталарны калдырмый. Районда 10 база станциясе бар. "Таттелеком" компаниясенен 72 метрлы база станциясе иң беренчеләрдән булып Күкчә авылы янында куелды. Алар телефон аша сөйләшүне, интернет элемтәсен тәэмин итә. Айдар авылында кәрәзле телефоннан сөйләшү бик начар иде. Хәзер алар "Летай" кәрәзле элемтәсеннән файдалана ала.

Шуны әйтәсе килә, хәзер "Новогодний безлимит" акциясе бара. Быелның 1 ноябреннән 2017нче елның 15 гыйнварына кадәр яңа тоташкан барлык абонентларга да лимитсыз 4G интернет һәм Татарстан эчендә чикләүсез сөйләшүләр каралган. "Летай" кәрәзле элемтәсен кулланучы абонентлар "Вместе выгодно" дип исемләнгән акциядә катнашып, кәрәзле телефон аша сөйләшкән акчаларының 25 процентын кире кайтара ала. Бу хакта тулырак безнен офиска 2-11-11 телефонына шалтыратып, шулай ук letai.ru сайтына кереп белергә була.

- Ирек Ильгизович, интернет эшләмәсә, телевидение тапшырулары өзелсә, нишләргә кирәк? Интернет эшләмәде дип, түләү кәгазендәге акчаны киметмиләр, ләбаса.

- Хәл итмәслек проблема булмый. Абоненттан гариза кабул ителгәннән соң, бер көн эчендә ремонт бригадасы өзеклекләрне бетерә. Моның өчен 8(843)222-22-22 яки 8(843)118-18-11 телефоннары аша элемтәгә чыгарга була. Район халкына шуны да искәртәсе килә, безнең оешма белән килешмичә торып, җир эшләрен башкару тыела. Җир асты линиясендәге кабельләргә зыян килсә, штраф түләтү каралган һәм ул шактый күләмдә.

- Авылларда линия яхшырту өчен нинди эшләр башкарыла?

- Начар хәлдә булган линияләргә план нигезендә капиталь ремонт үткәрелә. Быел Баландыш, Югары Мәтәскә авыллары линиясе ремонтланды. Югары Кибәхуҗа авылындагы линиянең эше тәмамлану алдында. Ремонттан соң, интернетның тизлек сыйфаты күпкә үзгәрә, яңа абонентларга кушылырга мөмкинлек туа.

- Оешма нинди планнар, уйлар белән яши?

- Беренче чиратта, безнең оешма абонентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуны күздә тота. 2015нче елда республика программасы нигезендә җирлектә 250дән артык кеше яшәгән авылларга оптик кабель сузылды. Әлеге проект нигезендә Балыклы, Югары Мәтәскә, Комаровка, Олы Кибәхужа авыллары оптик кабельгә тоташтырылды. Киләчәктә 250 дән азрак кеше яшәгән авылларга да оптик кабель сузылыр дигән өмет бар. Ягьни, районыбызның кечкенә авыллары да сыйфатлы интернет һәм телевидениедән файдаланачак.

Кәрәзле элемтәне яхшырту буенча шулай ук эш алып барыла. 2017нче елга план нигезендә Максабаш, Баландыш һәм Абде авылларында база станцияләре төзеләчәк.

Әңгәмәдәш - Эльмира Әхмәтҗанова.

Фотоларда: Арча зона электр элемтәсе үзәгенең Теләче цехы хезмәткәрләре. Автор фотолары

P.S Район буенча 2638 стационар телефон бар, 2276 абонент интернет, 1766 райондашыбыз IP телевидение, 2401 кеше "Летай" кәрәзле элемтә челтәреннән файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев