“Ир-атлар рәхмәт әйтәчәк!”
Күршеләребез өченче суыткыч сатып алды. Юк, ватылганга күрә түгел, фатирда рәттән өчәү эшләп торалар әнә.
Альбина өйдә торт пешерү белән һәвәсләнеп китте. “Социаль челтәрләр аша баллы ризык сорап мөрәҗәгать итүчеләр артканнан-арта”, – ди хуҗабикә, ике җиңен сызганып. Ә тортларны саклау өчен суыткыч кирәк. Тик күршебезнең тәгәрмәченә таяк тыгып маташучылар да бар икән. Өйдән чыкмыйча акча эшләп ятучылардан Президентка да зарландылар.
Казанда Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның чираттагы утырышы узды. Билгеле булганча, мондый чаралар өч айга бер тапкыр үткәрелә. Биредә эшмәкәрләрне борчыган иң четерекле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр. Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларның әһәмиятен кат-кат искәртеп килә: проблемаларны бергәләп хәл итү күпкә җиңелрәк. Эшмәкәрләргә ярдәм итү дә мөһим. Хәер, кем күзлегеннән ничек күренә бит. “Бәхетле” кибетләр челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова Президентка социаль челтәрләр аша заказ алып, өйдә пешерелгән баллы ризык сатып ятучылардан зарланды. Баксаң, ул бу хакта Илбашы Владимир Путинга да җиткергән булган икән. “Әлеге проблема белән күптән очраштык. Бу бит азык-төлекнең куркынычсызлыгына, халыкның сәламәтлегенә кагыла. Мондый ялган эшмәкәрлеккә каршы 2017 елдан бирле көрәшәм. Бүген үзең җитештергән продукцияне сату күләме артканнан-арта. Бөтен социаль челтәрләрне басып алдылар. Бер-ике бәлеш пешерәләр дә шуннан тәм таба башлыйлар, акча кызыктыра. “Бәхетле”дә эшләүче белгечләрне үзләренә җәлеп итәргә теләүчеләр дә бар, чөнки бернинди салым түлисе юк. Мондый законсыз бизнес без – намуслы җитештерүчеләрнең эшенә комачау итә”, – диде ул.
“Өйдә көмешкә куып, шуның белән күршеләрегезне сыйлыйсыз икән, бу – бер хәл. Сатсагыз, һичшиксез, проблемаларыгыз булачак. Биредә дә шул ук хәл. Өйдә пешергән тортны бергәләп ашасагыз, зыян юк, әгәр сату белән шөгыльләнсәгез, теләсә нинди азык-төлекнең билгеле бер кагыйдәләр нигезендә әзерләнүен истән чыгармаска кирәк. Арада намуслы кешеләр күп, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, өйдә утыручы әниләргә шөгыль табу юлларын эзләргә кирәк. Бәлки, технопарк оештырыргадыр, килсеннәр дә эшләсеннәр. Җаен тапсак, мондый хатыннар ирләренең теңкәсенә тиюдән дә туктаячак, чөнки эш белән мәшгуль булачаклар. Ир-атлар да рәхмәт әйтәчәк!” – дип фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов. Мәсьәләнең тагын бер ягына килсәк, кибет тортына караганда, өйдә пешерелгәненә өстенлек бирәләр икән, димәк, уйланырлык җирлек бар. Югыйсә “әниләрнеке” шактый кыйммәтрәк бит. “Тортның бер килосы 1 мең сумнан башлана. Әле тагын бизәлеше өчен түлисе. Зур булмаган торт уртача 1,5–2 мең сумга төшә. Атнасына кимендә 5–6 торт пешерәм”, – ди күршебез. Баллы ризыкны күбрәк балалар бәйрәмнәренә сатып алалар икән.
Чарада катнашучы, үзе дә кайчандыр социаль челтәрләр аша аяк киеме җитештерү эшен башлаган, ә бүген предприятие хуҗасы дәрәҗәсенә ирешкән эшмәкәр дә мондый башлангычларны “муеныннан чабып өзмәскә” үтенде. “Сезгә аяк киеме тектерү өчен сертификат та бүләк итмәкче идек, әмма барып чыкмады”, – дип Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте ул. “Миңа аяк киеме туры китерү бик җайсыз шул”, – дип шаяртты Президент. Шунда ук сүзне җитдигә борып, дәвам итте: “Сездән сертификат ала алмыйм, бу дөрес булмаячак. Тик акчасын түләп, тектерергә риза. Татарстанда җитештерелгән аяк киеме киеп йөрү минем өчен горурлык булачак”. Республика башлыгы бизнес-омбудсмен Тимур Нагумановка эш тә кушты: социаль челтәрләр аша бизнес оештыручыларны яңадан җыеп сөйләшергә кирәк.
Эшмәкәрләргә дә җиңел түгел. Чарада катнашучы берәү караңгылык эчендә якты ут күренмәүдән зарланды. Автосервис хуҗасы үз эшен җәелдерү өчен моннан биш ел элек җир сатып алган икән. Документларны юридик яктан тикшергәннәр, бар да тәртиптә. Проблема тирәндәрәк булган. Бу урыннан югары көчәнешле линия узуы ачыкланган. “Төзелешне туктатырга туры килде. Биш елдан бирле хатлар язам, мәсьәлә хәл ителми”, – диде ул. Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә ышандырды. Аның әйтүенчә, Казан картасында кайда нинди челтәрләр узуын ачыклап бетерү мөһим. Тик моның өчен аз да түгел, күп тә түгел, 1 миллиард сумнан артык акча кирәк икән. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның әйткәннәре Президентны да гаҗәпләндерде: “Саташасызмы әллә? Бер миллиардлык эш башкару өчен ярты Казанны казып чыгып, чыбыклар үткәрергә кирәк. Сүз, рәсем ясап, шуны картага төшерү турында бара бит. Нинди миллиард ул?” Рөстәм Миңнехановка законсыз рәвештә автомобильгә техник тикшерү үткәрүчеләр, оешмаларның күчмә милкенә салым салуга бәйле ташламаларны бетерү, банклар проблемасы турында да җиткерделәр.
Эльвира Валиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев