Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Җир күрәм… Туфрак күрәм…» [булган хәл]

"Киләчәк турында берни сөйләмәгез", - дип кисәтеп куйдым аны керә-керешкә үк. Ул барыбер сөйләде. Синең барысы да яхшы булачак, теләкләреңә ирешәчәксең, диде. Күрәзәче Зилә апа турында сүзем. Күп кеше гаҗәпләнеп сөйли аның хакында. Монда якында - Чаллы янәшәсендәге Түбән Суыксу авылында яши ул. Соңгы арада экстрасенслар, күрәзәче-фәләннәр белән очрашулар, ни...

"Киләчәк турында берни сөйләмәгез", - дип кисәтеп куйдым аны керә-керешкә үк. Ул барыбер сөйләде. Синең барысы да яхшы булачак, теләкләреңә ирешәчәксең, диде.

Күрәзәче Зилә апа турында сүзем. Күп кеше гаҗәпләнеп сөйли аның хакында. Монда якында - Чаллы янәшәсендәге Түбән Суыксу авылында яши ул. Соңгы арада экстрасенслар, күрәзәче-фәләннәр белән очрашулар, ни сәбәпледер, ешайды әле. Теләп тә очрашуым түгел, гомумән, ераграк йөрергә тырышам алардан. Әмма никтер шулай килеп чыга. Йә очраклы рәвештә туры киләләр, йә юллап җибәрәләр. Түбән Суыксу авылында берничә күпкатлы йорт бар. Авыллар өчен бу сирәк күренеш, билгеле. Менә шул күпкатлы йортларның берсендә яши, диделәр миңа аны.

- Тикшерергә килгәнсең, ахры? Нәрсәдер язачаксың. Әле кичә генә күрдем: каләм, дәфтәрле берәү минем янга киләчәк, сораулар бирәчәк... - диде ул миңа. Кулымда каләм дә, дәфтәр дә юк иде. Кесәдә иде алар әлегә. Чыгарырга җыендым гына...

- Язарга кирәкми мине, зинһар, - диде ул. - Бернинди әңгәмәләр кирәк түгел... Үзегезгә кагылган сорауларыгыз булса сорагыз, минем турыда язмагыз...

Зилә апа җайлап кына "киләчәк"не "үткән заман" белән дә тоташтырды. Чылбыры болайрак. Минем барысы да яхшы булачак, гаилә корачакмын, мин әлегә буйдак, чөнки "күңел ишекләрем" ябык. Сәбәбе - беркем алдында да тулысынча ачылып бетәргә теләмим. Кызларга ышаныч юк. Барысы да тәрбиягә барып тоташа. Әти терәге, киңәше, мәхәббәте җитмәгән...

- Әтиеңне күрмим мин... Инде күптәннән... Яшь булгансың әле син ул чакта... Мәктәптә укыгансың...

Телсез калдым. Хак сүзгә җавап юк. Әти, дөрестән дә, мин җиденче сыйныфта вакытта ук арабыздан китеп барды...

***
Бер якын дустым бар - университетта бергә белем алдык аның белән. Өч ел бергә укыдык. Аннары аңа укуын вакытлыча туктатып торырга туры килде. Көтмәгәндә килде бәла. Ул чакта аның белән икәү бер фатирда яши идек. Урамда тыныч кына йөргәндә, Айнур кинәт җиңгә килеп ябышты: "Тот, тот, егылам!" "Нәрсә булды?" - дип кызыксындым. "Аяк тотмый башлады..." Өйгә кадәр күтәреп диярлек алып кердем үзен.
Айнурның умыртка баганасы кырыенда әстерхан чикләвеге кадәр кимерчәк булуын белә идем инде. Үзе сөйләүгә караганда, кечкенә чакта аркасы белән ташлы комга егылып имгәнгән булган. Шул вакытта барлыкка килгән ул аның. Кимерчәк әкренләп үсә-үсә умыртка миен эткән - аяклары шуңа гәүдәне тотмый башлаган. Моңарчы аркасы вакыт-вакыт авырта торган иде. "Миг" ише дарулар эчә дә авыртуы басыла. Аның киштәсе тулы иде ул "Миг"лар.

Айнур әти-әнисенә, туганнарына бер сүз әйтмичә, үзе барысын да белешеп, акчасын түләп (укудан тыш, тәрәзә сата торган оешмада сатучы булып эшләде ул), томографияләр узды, табиблар белеште һәм беркем белән киңәшләшеп тормыйча, пычак астына кереп ятты. "Кистереп атарга кирәк ул кимерчәкне. Туйдырды инде..." - менә шулай, гади генә, чираттагы чәч кистерергә барган сыман әйтте ул моны.

Мин үземнең ваклы-юклы мәшәкатьләрем белән йөргән арада, дустым операция ясатырга да өлгерде. Әмма операциядән соң Айнур "аяксыз калды". Инвалидлар арбасыннан бүтән тормады инде ул. Барыбер төшенкелеккә бирелмәделәр, хатыны Лилия белән көрәштеләр, тырмаштылар (аларның ничек кавышулары үзе бер тарих, өйләнешкәндә Айнур инвалидлар арбасында иде инде). Тиздән кимерчәкнең яман авыру булуы ачыкланды... Кичекмәстән тагын бер операция кирәк булды. Катлаулы, кыйбатлы операция... Бер елдан артык вакыт журналистлар ярдәмендә игъланнар таратып, халык, яше-карты акча җыеп, Айнур Германиядә операция ясатып кайтты. "Аягыма басам!" - дип җилкенеп, канатланып кайтты! Шыбыр тиргә батып күнегүләр ясады, күнекмәләргә йөрде - барыбер басам, дип үҗәтләнде. Әмма аякка җан кермәде.

Айнур халык медицинасы ярдәмендә дәвалана башлады. Төнәтмәләр төнәтә, керосин эчә, кан алыштыра - нинди ысул бар, барысын да куллана. Атна саен диярлек күрешеп торабыз. Бергә укыган чакларны искә төшерәбез, кәрт суга-суга киләчәккә планнар корабыз, берәр бизнес-мазар ачып җибәрергә кирәк, дип төрле тармакларны айкыйбыз... Аның фикер тизлеге артыннан мин ияреп җитешә алмыйм кайчак. "Аяксыз" килеш бөтен эшне дә үзе башкара. Интернет аша гына бөтен проблеманы хәл итә. Соклана идем аңа карап. Хәер, аның акыллылыгы гаҗәп тә түгел. Авыру килеш университетны кызыл дипломга тәмамлаган кеше бит ул!

...Соңгы арада Айнур югалды әле. Шалтыратам, трубкасын алмый, интернет аша да язып карыйм - җавап язмый.

****
Зилә апаның күзләре, карашы үзенчәлекле. Сине үтәли күрәдер сыман. Шуңа аның каршында утыру берникадәр каушата да. Ялангач утырган кебек.

- Минем бер дустым бар. Аның турында берәр сүз әйтә алмассызмы?

Зилә апа мине чынлап торып гаҗәпләндерде.

- Анда яман шешме? Урын өстендә ята бит бала... Күптәннән ята. Барысы да аяктан башланган... Табиб хатасы... Энә күрәм... Укол дөрес ясалмаган... Анестезиолог кебегрәк кеше...

Әйе, Айнур шулай дигән иде! Уколдан соң үземне бик начар хис иттем, дип сөйләгән иде... Бөтен әгъзалар актарылып чыккан кебек, дип зарланган иде... Ул бу турыда язып та чыкты. Журналист тикшерүе ясады. Үзе дә журналист кеше бит. "Бәллүр каләм" иясе!

Зилә апаның кинәт бит-йөзе сытылды. Авыртуга түзә алмаган кеше сыман ыңгырашып куйды.

- Уф... Аллам... Син бик борчыласың инде ул дустың турында, беләм... Әмма әйтмичә дә булдыра алмыйм. Мин аның киләчәген күрмим, балам. Юк, күрмим... Берни эшләтә алмыйм... Җир күрәм... Туфрак күрәм... Кызыл балчык күрәм... Ул инде ашамый да башлаган, шулаймы? Авызыннан ризык үтми. Гәүдәсе тире дә сөяк... Бик көчле авыртуны баса торган дарулар белән генә тора... Морфий... Морфий гына күрәм...

Әллә нәрсә булды миңа ул көнне. "Кермәскәме әллә?" дип тә уйлаган идем бит югыйсә! Ник бусагасын атлап кердем? Ник?..

***
Эштә утырам. Иртән Лилия шалтырата... Айнурның хатыны. Нибары өч сүз:

- Сәлам... Айнур үлде...

Тынлык.

- Ишетәсеңме син мине? Айнур үлде, дим!

Тамакта төер.

- Ишетәм, Лилия... Ишеттем...

Бүтән түзәр чамам калмады. Чыгып еладым. Ялгышмаган Зилә апа. Кызганыч, ялгышмаган...

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев