Теләче Информ

«Ирем матур йөрергә мәҗбүр итә, шуңа пычак астына яттым» [булган хәл]

Көндәгечә, арып-талып, ике кулга азык-төлек белән шыгрым тулы сумкаларымны күтәреп, кайтып кергән генә идем, ишектә кыңгырау чылтырый. Өске каттагы күршем Алинә икән. //Себерке// - Гөлсем, ачуланма, зинһар өчен! Бераз синең яныңда сөйләшеп утырып чыгарга дип кергән идем, - ди. - Юкны сөйләмә әле, кер әйдә! - дип күршемне аш бүлмәсенә...

Көндәгечә, арып-талып, ике кулга азык-төлек белән шыгрым тулы сумкаларымны күтәреп, кайтып кергән генә идем, ишектә кыңгырау чылтырый. Өске каттагы күршем Алинә икән. //Себерке//

- Гөлсем, ачуланма, зинһар өчен! Бераз синең яныңда сөйләшеп утырып чыгарга дип кергән идем, - ди.
- Юкны сөйләмә әле, кер әйдә! - дип күршемне аш бүлмәсенә чакырдым.
Үзем алып кайткан ризыклардан кичке аш әзерләдем, шул арада Алинә белән чәйләп тә алдык. Без аның белән еш йөрешәбез.
Балаларыбыз башта бер бакчага йөрделәр, хәзер бер үк мәктәптә белем алалар. Әле кечерәкләр шул, мәктәпкә озатасы, каршы аласы бар. Ике күрше аралашып яшәүнең файдасы зур - балаларны эшкә барганда үземә ияртәм, ә төштән соң Алинә каршы ала. Аннан соң ипи бетсә дә, тоз бетсә дә, шуларга йөгереп керәм инде. Алинә дә һәрвакыт миннән ярдәм сорый. Кыскасы, яхшы, ярдәмчел күршеләр без.
Бүген Алинә бик боек булып күренде. Кәефсез дә кебек. Юкка гына "Яныңда утырып торыйм әле" дип кермәс иде шул инде, башка чакта йомыш белән генә сугыла.
И-и, Алинәгә карыйм да, безнең тормыш күк белән җир арасы инде, дип гаҗәпләнеп туймыйм мин. Кияүгә чыкканнан бирле беркайда да эшләмичә, өйдә хуҗабикә булып кына утыра ул. Бер-бер артлы алып кайткан балаларын тәрбияли, үзен бик карый. Ә ире Рәмис икешәр-өчәр атнага, ә кайчакта хәтта ай буена чит шәһәрләргә барып эшли. Хезмәт хакы югары, акчалары күп аларның. Шулай булгач, нигә Алинә эшләп изалансын?!
Рәмис яннарына кайтып киткәннән соң, Алинә мактанып туя алмый инде: әле ресторанга баралар, әле гаиләләре белән ял итеп кайталар. Кыскасы, гаилә башлыгы өйдә вакытта рәхәтләнеп күңел ачып, акча тузыдырып кына яталар. Без исә ял итә дә белмибез, хәер, белер идең әле аны - артык акчаң булса.
Алинәдән ире акчаны кызганмый шул. Күкрәкләрен күтәртте, зурайтты, төрле матурлык салоннарына йөреп кенә тора. Өйдә генә утырса да, һәрчак тырнаклары ясалган, күзләре буялган булыр. Яшерен-батырын түгел, минем ирем дә, аннан соң безнең аралашкан башка күршеләрнең ирләре дә, хатыннарын Алинәдән үрнәк алырга чакыралар, барысы да сокланып карыйлар. Әйтәм бит, сокланмаслык та түгел.
Тик алар бер гап-гади әйберне аңламыйлар: хатын-кызны шундый дәрәҗәгә җиткергән кеше - ул Рәмис.
Алинә безнең кебек таңнан торып эшкә чапмый, йокысы туйганчы йоклый. Эшен башкарганнан соң, кибеткә кереп ризыклар җыеп, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып ризык әзерләргә дә ашыкмый. Аның көне буш һәм ул барлык буш вакытын үзенә генә багышлый.
Тагын иң мөһиме бар - өйдә тик утырганы өчен ире аңа акча биреп тора! Минем, мәсәлән, иремнең хезмәт хакы тулысы белән диярлек ипотека "капларга" китеп бара, ә мин эшләгән акчаны мәктәпкә дә, бакчага да, фатир түләүләренә дә, киемгә дә, ризыкка да бүләсе бар! Әйе, калды монда матурлык салонына барып каш ясатырлык акча!
Очын очка ялгап, бурычларга кереп, көчкә тормышны тартып барабыз бит. Алинәнең менә бу борчуларның берсе дә юк! Кулында акчасы бар - шуның белән бар да хәл ителде дигән сүз. Әле эштән арып кайтып, хуҗалык эшләрен тәмамлап, төн уртасында йокларга ятып та йоклый алмыйсың - ирнең күңелен күреп, кайчакларда таңда гына берничә сәгать йоклап алырга өлгерәсең. Иртән дә кабат торып чаба башларга кирәк. Алинәнең бу яктан да тыныч - ирен айга берничә кичтә генә күреп кала. Менә шуларны уйлап, бүгенгесе көнгә кадәр мин Алинәне бик бәхетле хатын-кыз дип уйлап, аннан ак көнләшү белән көнләшеп, аңа сокланып яшәгән идем.
Юкка гына кермәгән ул минем яныма, әйтәм бит. Бераз дөнья хәлләрен гапләшеп алганнан соң, елый-елый зарлана башлады:
- Гөлсем, туйдым мин мондый тормыштан, шул кадәр туйдым. Рәхәтеңә чыдый алмыйсың дисеңме? Бәлки, шулайдыр да… Әмма рәхәттә түгел бит. Җитеш, мул тормыш яшәсәм дә, күңелгә нидер җитми, җаным тыныч түгел бит…
Рәмис матур йөрергә мәҗбүр итә бит, операцияне ул кушканга гына ясаттым - кирәкми иде миңа матурлык хакына пычак астына яту! Кеше хатыннары кебек иртән эшкә чыгып китәсем килә, кеше арасында йөрисем килә, үземне кемгәдер кирәкле, файдалы итеп ис итәсем килә. Таш курчакка әйләндерде бит мине ирем.
Инде сөйли башлагач, оят булса да әйтим: Рәмиснең назын да тоймыйм бит мин. Айга бер күрешкәндә дә йоклый ич ул.
Читтә йөргән нәрсәләре күп инде, барысын да белеп, сизеп торам. Сагынып та кайтмый, ярый ла шул балаларның күңелен күреп китә. Беребез бер җирдә, икенчебез икенче җирдә - шул да булдымы уртак гаилә тормышы?! Үзенә бу хакта сүз башласам, кызып китә, тавыш чыгара: "Сиңа нәрсә җитми соң? Күпме акча гына биреп торам мин сиңа!" дип җикеренә үк башлый. Акчада мени соң бәхет?!
Йөземә үк бәреп "Бәхетле хатын син, рәхәт чигеп кенә яшәп ятасың!" диючеләргә шул кадәр ачуым чыга. Минем тормышта берничә ай гына яшәп карасыннар иде алар, чыдарлык микәнен аңларлар иде…
Рәмискә танышлар, дуслары, хезмәттәшләре арасында менә дигән ир, әти, гаилә башлыгы дигән сүз кирәк булганга гына, бу гаиләне таркатмыйча торабыз бит. Ул күптәннән минем белән кызыксынмый да, минем хәлем ничек, авырмыйммы - аңа барыбер. Мин дә инде, иремнең, газиз балаларымның әтисенең читтә башка хатыннарны назлап ятуын белә торып та, янәсе, сагынып, елмаеп каршы алырга мәҗбүр булып яшимен. Әллә ничә тапкыр аерылышырга талпынып карадым. Тик ул миннән аерылырга теләми.
Ерак яшьлегемдә иптәш кызлар белән тәмәке көйрәтергә өйрәнгән идем. Рәмис белән танышкач та шладым. Унике ел тартмаган тәмәкегә кабат үрелдем быел - чыдап торып булмый хәзер.
Әле менә күңел тулгач, ярый синең яныңа кердем, юкса башка хатыннар белән булсам, һичшиксез шәраб эчәр идем. Соңгы арада күп эчәм, тәмәкене дә күп тарта башладым. Рәмис кайткан арада да кайчан гына китәр инде дип көтеп торам да, ул ишектән чыгып юк булуга, шунда ук тәмәкегә үреләм. Ярый әле, балалар каникулга әбиләренә киттеләр, алар янында елап та булмый алайса, шунда ук әтиләренә хәбәр итәләр. Аннан соң Рәмис шылтыратып җанымны ашый. Менә шундый минем тормышым, Гөлсем, йә, әйт әле, кызыгырлыкмы?
* * *
Мин нәрсә дип җавап кайтарырга да белмәдем. Исем китте, колакларым ишеткәнгә ышана алмыйча тордым.
Кул астындагы каткан зур ит кисәгенә пычак белән ныграк-ныграк бастым - анысы да киселми бит, читкә алып куйдым. Шул арада иремнең миңа берни дә ярдәм итмәвенә ачуланып алырга да өлгердем.
Менә сиңа мә! Сокланып туя алмаган идем бит Алинәнең рәхәт тормышына. Кабатлап әйтәм, мин генә түгел, бөтен күрше-тирә көнләшә аның бай, мул, һәр яктан килгән тормышына. Чынлыкта хәлләр бөтенләй башкача икән бит. Алинә белән чагыштырганда, мин күпкә, бик күпкә бәхетлерәк икән ләбаса! Көн саен сумка-сумка ризык күтәреп кайтып, зарлана-зарлана ашарга пешерсәм дә, кайнар ашны салып бирергә ирем көндә кичен өйгә кайта ләбаса! Һәр төн саен аркага-арка терәшеп йоклыйбыз. Өйдәге ыгы-зыгыны онытып торыр өчен рәхәтләнеп эшкә йөрим. Шушы бит инде бәхет! Мин бит бик бәхетле икән, сөбеханалла! Шушы мизгелдән теге каткан ит кисәгенә кабат караш ташладым да, эчтән генә киселсә дә, киселмәсә дә, кадерле ирем кайтканчы аш әзерлисе бит әле дип уйлап, пычакка үрелдем. Иң мөһиме - эшеннән исән-сау, нурлы йөзләре белән кайтып кына керсен! Ә каткан ит кисәкләрен генә турарлык көч бар миндә.
Камәрия Х.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: