«Ирем өйдә квартирант кына!»

Кәчимир авылында яшәүче Степановларның итәк тулы – бала, абзар тулы – мал, бакча тулы – җиләк-җимеш, яшелчә. Башкалардан аерылып торган яклары да юк кебек инде…
Рәйхана апа Степанова – шушы гаиләне туплап, өй җылысын саклап торучы, Радик абыйның яраткан хатыны, өч баланың кадерле әнисе. Гаилә тарихын аннан сорашабыз. Ә хатын-кыз сөйләшергә-серләшергә ярата бит инде ул! 24 августта Степановлар гаиләсенә 24 «яшь» тулган икән. Шул 24 елга бәхетле-мәхәббәтле дә, сынаулы да чаклар сыйган.
Рәйхана апа белән Радик абыйның тәүге сабыйлары җитлекмичә, алты айлык булып туа. Табибларның: «Өметле бала булмас, ташлагыз!» – дигән сүзләрен дә ишетәләр. Ишетәләр, әмма чынга алмыйлар! Улларының ишетү сәләте юк. Аның сөйләшүен дә якыннарына гына аңлау бирелгән. Моңа да карамастан, Руслан – спортчы. Төрле ярышларда җиңеп, әти-әнисен сөендереп кенә тора. Кемнән ким соң әле ул? Русланнан кала тагын ике балалары – Артур белән Ильвира бар. Тиктормас ата-аналары кебек, алар да барысын да булдыра торганнардан.
– Олы улым бөтен йортны карап тора, уң кулыбыз ул өйдә. Аннан башка мин – нуль! Дөрес, балаларны беркайчан да авыру һәм сәламәт булуларына карап бүлмәдек, барысын да тигез карадык. Ирем өйдә квартирант кына! Ялга кайта да тагын китә. 21 еллап инде командировкаларга китеп эшли ул, – ди Рәйхана апа. Зарланмый, юк! «Квартиранттан файда бар ич: күп итеп акча алып кайта, безне ярата!» – дип шаяртып ала.
Эше дә балалар белән бәйле әңгәмәдәшемнең. Рәйхана апа «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. «29 ел шушы хезмәттә мин. Үз эшемне яратам. Балаларга татар телен өйрәтәм», – дип сөйләде ул.
Рәйхана апаның вакыты гаиләсенә дә, җәмәгать эшенә дә кала. 2017 елда «Нечкәбил» бәйгесендә «Игелекле Нечкәбил» номинациясендә җиңүче булып таныла.
Руслан, Артур һәм Ильвира телефон тотып түгел, эш рәтен белеп үсәргә тиеш. Степановлар шуңа күрә дә өй тулы мал асрый.
-7 ел атлар асрыйбыз. Быел бер атны колынлатырга уйладык. Кечкенәдән үк кулга ияләштереп, болыннарда уйнатып үстерергә хыялланабыз. Ике атыбыз бар хәзер. Иткә дип үстерәбез берсен, – дип тезеп китте Рәйхана апа. – Хыялланырга яратам инде, сизгәнсеңдер… Бытбылдык ите файдалы дигәч, анысын да сатып алдык. Алар шырпы кабының яртысы кадәр генә инде! Сөбханалла, тиз үсеп киттеләр! 10 ана, 8 ата бытбылдыгыбыз бар. Көн саен 10ар йомырка җыеп алам. Үрдәк-каз да асрыйбыз. Күркәләр дә бар иде әле. Иң зурысы 7 килога җитте! Олы улым: «Әни, сыер алабызмы?» – дигәч, танабызны сыер итәргә булдык. Үгез асрыйбыз. Авылда яшәгәч, мал-туар янында кайнашып яшәргә кирәк, дим. Бакчамда – сары кура җиләге, зелпе, бөрлегән. Быел балалар белән урманнан каен җиләге алып кайтып утырткан идек. Көзен чәчәк атып маташалар! Шуңа куануымны белсәң!..
Чулпан Гарифуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 май 2022 - 08:59Работники АО «Транснефть – Прикамье» отмечены знаками отличия ГТО Работники АО «Транснефть – Прикамье» получили знаки отличия Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса (ФЗСК) «Готов к труду и обороне» (ГТО).700
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.2200
-
16 май 2022 - 08:49КАТЫ КОРТНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ? Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре җавабы:600
-
15 май 2022 - 09:17Дождливая погода способствует увеличению количества и росту сорняков на полях Специалисты филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан в течение недели выборочно обследовали озимые культуры на засоренность посевов на 10,5 тыс. га. Засоренность выявлена на 9,6 тыс. га, что составляет 91,4 % от обследованных площадей. Нарастающим итогом на 12 мая текущего года обследовано 54,9 тыс. га.8500
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:14900
-
15 май 2022 - 06:52Татарның бөек җырчысы вафат... Кайгылы хәбәр. Бүген кич 75 яшендә татарның танылган җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов вафат булган. Бу хакта Татмедианың телеграмында хәбәр ителә.11200
-
15 май 2022 - 06:50Сотрудники ОМВД России по Тюлячинскому району призывают граждан добровольно сдать незаконно хранящееся оружие С 16 по 20 мая текущего года на территории Республики Татарстан проходит оперативно- профилактическое мероприятие "Арсенал", которое направлено на выявление и изъятие незаконно хранящегося огнестрельного оружия, боеприпасов, взрывчатых веществ и взрывных устройств. Полицейские проверяют владельцев оружия, места и правила его хранения, сроки действия лицензий. Среди населения проводится разъяснительная работа о необходимости добровольной сдачи незарегистрированного оружия.10100
-
14 май 2022 - 18:36На полях Татарстана выявили наличие перезимовавшего запаса почвенных вредителей При проведении почвенных раскопок на площади 12,3 тыс. га проволочники были выявлены на площади 2,9 тыс. га, или на 23,6% от обследованных площадей.10400
-
14 май 2022 - 13:10" Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгель" номинациясендә 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде Теләче муниципаль районының Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Зиннатуллина "Иң милли тәрбияче 2022" республика бәйгесендә катнашып, " Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгель" номинациясендә, шулай ук, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!17700
-
14 май 2022 - 11:36“Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Халыкара гаилә көненә багышлап “Китаплы гаилә - бәхетле гаилә” дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрде. Әлеге чарада “Яшь гаилә” кызыксындыру клубына йөрүче 7 гаилә катнашты.14600
-
14 май 2022 - 09:33Республиканские соревнования по плаванию, посвящённые Дню Победы в Великой Отечественной войне 12-13 мая, г. Казань. Республиканские соревнования по плаванию посвящённые Дню Победы в Великой Отечественной Войне и 100 летию плавания в РТ г.Казань ( более 800 участников).8800
-
14 май 2022 - 06:51Даруның кулдан алынганына ышаныч чамалы Бер ай элек даруханәләрдән кырып-себереп запаска дару җыйган кешеләр бүген аларны очсызрак бәядән сата да башлаган. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстан буенча Росздравнадзор идарәсе башлыгы Любовь Шәйхетдинова хәбәр итте.12200
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
13 май 2022 - 17:03Тарихны онытмыйк! Җиңүнең 77 еллыгын каршылап.Мөхәммәтҗанов Рәхимҗан бабай хатирәләре. Олы Мишә.
-
15 май 2022 - 15:58Беренче урынны алып чемпион калдылар!13-15 май көннәрендә Казан шәһәрендә волейбол үзәгендә 2021-2022 нче елгы "Мәктәп волейбол лигасы"ның республика бәйгесенең финал ярышлары узды.12800
-
16 май 2022 - 08:48Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 89003254288300
-
15 май 2022 - 06:547400
-
13 май 2022 - 15:10Бүген районда Сабантуй татар милли бәйрәмен үткәрүгә әзерлек эшләре каралды "Төзекләндерү һәм җыештыру буенча барлык эшләр дә вакытында сыйфатлы башкарылырга тиеш. Һәрберебез моңа җаваплы карап, бәйрәмне югары дәрәҗәдә, күңелле итеп үткәрик", - диде киңәшмәне уздырган район башлыгы.49601
-
13 май 2022 - 16:01Кыска срок һәм сыйфат - иң тәҗел мәсьәлә Бүген, ягъни 13 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыклары чикләнгән “Алан”, “Август - Теләче” һәм “Агролак” ширкәтләре басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.28100
-
13 май 2022 - 17:09"Иң милли тәрбияче" бәйгесендә беренче Теләче муниципаль районы "Теләче икенче балалар бакчасы" тәрбиячесе Миләүшә Гайнуллина "Иң милли тәрбияче 2022" республика бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!27800
-
13 май 2022 - 11:34"Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр чыкты Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан районда "Тарихны онытмыйк" дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде.20901
-
14 май 2022 - 16:20Батыр якташыбыз үрнәгендә Бүген, ягъни 14 май көнне, Теләче стадионында быел 27 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булган райондашыбыз, ефрейтор Кириллов Олег Анотольевич исәтәлегенә багышланган күп төрле ярышлар буенча (многоборье буенча) Спартакиада булып үтте.20600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика