"Иремне дә, улымны да бик яшьли югалттым"
Әлфия апа биш вакыт намазын укып, яшьли үлеп киткән иң кадерле кешеләренә, туганнарына догалар кыла.
Юлыбыз Кукмара районының Вахит авылына төшкәч, без бик тә сабыр, ачык йөзле, мөлаем Әлфия апа Корбанова белән таныштык. Аның гыйбрәтле һәм зур югалтулы язмышы беребезне дә битараф калдырмады.
Яңа танышыбыз тумышы белән Кукмара районының Күкшел авылыннан. Ә Вахитка ул килен булып төшкән. Ирен дә, каенанасын да, туганнарын да яратып сөйләде.
– Мине барысы да якты йөз белән каршы алды. Һәрвакыт ярдәмләшеп, матур итеп яшәдек. Ирем белән ике елга якын торгач, гаиләбезне тулыландырып, яраткан улыбыз Илмирыбыз туды, – ди ул.
Тик гаилә башлыгы Мөнирнең генә гомере озын булмаган. Улларына биш яшь тулгач, һич көтмәгәндә үлеп китә.
– Йөрәк авыруы, диделәр. Аңа нибары 31 яшь иде. Ялгызыма бик авыр булды, тик шул вакытта да әниләр ташламады. Гел ярдәм итеп яшәделәр, – ди Әлфия апа.
Әлфия апа бик яшьли (ире вафат булганда, аңа 28 яшь була) тол калса да, тормышын башка берәү белән бәйләмәгән. Бөтен көчен һәм мәхәббәтен улын тәрбияләүгә биргән. Илмир да сынатмый. Акыллы, тәртипле, игелекле егет булып үсеп җитә. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, укырга керә. Егет шигырьләр дә язган, җыентыклары да бар. Аннан соң шушы ук авыл кызы белән гаилә корып җибәрәләр.
– Улыбыз бик акыллы булып үсте. Аңа зур өметләр баглаган идем. Таянычым да, яклаучым да, саклаучым да улым-бәгърем булыр дип үстергән идем. Хатыны белән дә бик әйбәт яшәделәр. Бер-берсенә авыр сүз әйтү түгел, кырын караш та ташлаганнары булмады. «Җаным» дип кенә тордылар, – ди Әлфия апа.
Ләкин шулай матур итеп яшәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, тол хатынның бердәнбер юанычы – улы да әтисе язмышын кабатлый. Ул да йөрәк өянәге белән 24 яшендә вафат була.
– Әле ярый балалары булмады дип тә уйлыйм, чөнки ул да шушы язмышны кабатлаган булыр иде, диде табиблар. Иремнең әтисе дә йөрәк авыруы белән 44 яшендә үлгән булган. Ирем – 33тә, улым 24 яшендә дөнья куйды. Киленем Миләүшәгә рәхмәт инде. Бүгенгә кадәр ташлаганы юк. Гел килеп, хәлемне белешеп тора. Аллага шөкер, яңадан гаилә корды, балалары бар. Ире дә үземне якын итеп, яныма кереп йөри. Алар өчен куанып, бәхет теләп яшим, – ди үз кызыдай якын күргән килене турында сөйләгәндә әни кеше.
Әлфия апаның озак еллар аяклары авырта икән. Шуңа күрә күп вакыты өендә уза. Биш вакыт намазын укып, яшьли үлеп киткән иң кадерле кешеләренә, туганнарына догалар кыла.
– Әлфия апа янында рәхәт. Ул кешеләргә бик ягымлы, ипле, йомшак, сабыр, күңеле чиста аның. Авыруына карамастан, ел саен берничә тапкыр Коръән ашы уздыра. Шуның белән юаныч табып яши, – ди авылдашлары аның турында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев