Иремнең күз яшьләре (булган хәл, зур гыйбрәт)
1162
0
0

«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» - дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде. Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар...
«Сөембикә» журналын яратып укыйм. Җан тынычлыгы табам аны укып. Гыйбрәт, үрнәк алырлык язмалар да бар. Журнал тышлыгында чыккан чибәр ханымнарга карыйм да: «Эх, бар бит уңган, тырыш кешеләр!» - дим. Үземнең дә шундый булырга хыялланып йөргән чакларым бар иде.
Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар юк иде. Бизнесмен булмасам да, тәрбияче булдым, 35 ел эшләдем. Хәзер инде әби мин. Ирем белән ике ул үстердек. Икесен дә өйләндердек, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар, күзләр генә тимәсен. Тик гаиләм белән мактанып язу түгел әле бу минем.
Ниятем башка. Мин иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Сәбәбеме? Сәбәбе... Ирем хәрби кеше минем. Укыганда ук урыс кызы белән танышкан булган ул. Шуның белән кушылып, әти-әни янына яшәргә кайтканнар. Иремнең ике яшькә генә олырак абыйсы да шул ук елны өйләнеп, ул да гаиләсе белән шушы йортта яшәгән. Абысының хатыны марҗа килендәшеннән гел гаеп кенә табарга тырышкан. Синең хатының тегенди-мондый дип, иремне хатынына каршы котыртып торган. Кайнана да аның сүзен җөпләгән. Яшь баласын алып, үз ягына кайтып китми чарасы калмаган ул хатынның. Ә бит күршеләр әйтүенчә, бик яратышкан булган алар. Кеше сүзе белән гаилә таркалган.
Беркайчан да бу хәлләрне белгерткәне булмады миңа иремнең. Беренче баласына алимент түләп торганын гына белә идем. Баштарак без дә, ишле гаилә булып, бергә яшәдек. Аннан соң иремнең абыйларына фатир бирделәр дә, алар башка чыкты. Ике ул үстерделәр, зур итеп йорт салдылар. Вакыты җиткәч, алар да бер-бер артлы өйләнде. Ике килен дә - урыс кызлары. Аларның туеннан кайткач, иптәшем үзен кая куярга белми, бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде. 28 ел буе күңелендә йөрткән бар рәнҗешен ачты да салды. «Менә бит ул тормыш ничек борыла. Минем баламны урыс баласы дип кактылар. Беренче хатынымны марҗа, кяфер дип кимсеттеләр. «Марҗа белән яшәргә ничек курыкмыйсыз?» - дип, әниләрне котырта торган иде абыйның хатыны. Шулкадәр рәнҗи идем мин аңа. Үзләренең уллары да урыс кызлары белән кушылсалар ярар иде дип тели торган идем. Менә хәзер үзе дә урыс киленнәре белән яшәсен инде».
Әнине үзебез карыйбыз дигән булып, кайнанамның гомер иткән йортын да саттырды абыйлары. Акчасына фатир алганнар иде, хәзер анда марҗа килен яши. Ул йортка иремнең дә хезмәте аз кермәгән иде югыйсә. Шуны салган вакытта бер күзе сукыраеп та калган хәтта. «Улым, бу йорт сиңа булыр», - дигән булган кайнанам. Хәзер әнә үзе дә: «Мине Аллаһы Тәгалә генә тотты», - дип үкенә. Кайнанам абыстай минем - районда бик хөрмәтле кеше. Оныкларының урыс кызы белән йөргәнен белде, тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең абыйсы белән хатыны да ләм-мим ул хакта. Шулай шул ул, кешенекен тикшерүе бик җайлы булса да, үзеңә килеп кагылгач, телеңне аркылы тешлисең. Шуны онытырга ярамый: кешегә кое казысаң, кайчан да бер үзең үк шул коега төшәчәксең.
Әлфия Бикмөхәммәтова
Сөембикә
Сөембикә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
23 май 2022 - 08:03Косасы килсә, лимонлы су эч Лимон судан һәм лимон кислотасыннан тора. Шуның белән бергә аның составында витаминнар күп: иң беренче чиратта бу матдәләр алмашын көйли, тукымаларны тукландыра торган С витамины, аннан А, В1, В2, Д витаминнары һәм тагын цитрусларда гына була торган Р витамины яки цитринга бай.100
-
22 май 2022 - 16:16Кукмарада узган йөзү буенча ярышларда катнаштылар Бүген районыбызның бертөркем спортчылары Кукмара районында узган йөзү буенча ярышларда катнашып кайттылар.18700
-
22 май 2022 - 15:53Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте Бүген Теләченең үзәк стадионында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең Икенче Лигасы буенча ярышлар башланып китте.12500
-
22 май 2022 - 09:37Матур хатирәләр яңарды 19 май - Бөтенсоюз Пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри мәктәбендә матур чара үтте.9300
-
22 май 2022 - 08:34«Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр Балалар китапханәсенең «Гөрләвек» клубына йөрүче укучылар Теләченең 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Театральная мозаика» исемле тамаша тәкъдим иттеләр.9200
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26200
-
22 май 2022 - 07:58Гипертония инсульт, инфаркт куркынычын арттыра Татарстанда яшәүче 400 меңнән артык кеше югары кан басымыннан интегә. Чынлыкта республикада артериаль гипертония диагнозы белән яшәүчеләр саны күпкә артык, дип фаразлый белгечләр.10500
-
21 май 2022 - 17:13Яңа төр, тәүге ярыш Бүген, ягъни 21 май көнне, “Батыр” спорт комплексында спортның Абсолют Реаль сугыш төре буенча ачык турнир булып үткәнен хәбәр иткән идек.20000
-
21 май 2022 - 16:29«Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды Бүген, ягъни 21 май көнне «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган реаль көрәш буенча ачык турнир булып узды.20800
-
21 май 2022 - 13:28Хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды 20 май көнне район мәдәният йортында мәгариф, хастаханә, мәдәният, спорт оешмалары, китапханә хезмәткәрен хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтү һәм белемнәрен тикшерү буенча укулар узды.15200
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28100
-
21 май 2022 - 09:15Эч катуны кефир белән груша бетерә Алма. Олы йомышны җайга салу өчен, клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә дә инде.17000
-
21 май 2022 - 09:12Ялларда Татарстанда җепшек кар көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана, төнлә яңгыр явачак һәм кырау төшәчәк.16800
-
22 май 2022 - 12:38Мөселманнар арасында футбол ярышы бара
-
19 май 2022 - 06:32Пионерлар көне белән!
-
22 май 2022 - 11:49Районда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бараБүген районыбызның "Батыр" спорт комплексында, мөселманнар арасында, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган футбол ярышы бара.12600
-
22 май 2022 - 07:56Ком, ПГС, ОПГС, вакташ, керамзит, утын, опилка, горбыль, черемә. Тел. 896005792147900
-
21 май 2022 - 09:2011400
-
20 май 2022 - 08:17Иң җитезләр ачыкланды 19 май көнне, “Дулкын” йөзү бассейнында Алмаз Шамил улы Борһанов иганәсенә 2007, 2008, 2009, 2010, 2011, 2012, 2013, 2014 нче елларда туган малайлар, 2008, 2009, 2010, 2012, 2013 һәм 2014 нче елларда туган кызлар арасында йөзү ярышлары булып үтте.36800
-
20 май 2022 - 16:12Үзаңыбыз түбән, ташлыйбыз… Республикада, шул исәптән районда да, санитар чистарту икеайлыгы бара. Шушы уңайдан район үзәге Теләчедә, авыл җирлекләрендә әледәнәле өмәләр, санитар чаралар үткәрелеп тора29800
-
21 май 2022 - 09:17Алдынгы механизаторларга премияләр билгеләнде Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 16 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.28200
-
20 май 2022 - 08:20Роберт Галиев музеена экскурсия 18 май - Музейлар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән Максабаш авылы мәдәният йортында урнашкан Роберт Галиев музеена экскурсия оештырдылар.27000
-
22 май 2022 - 08:02Матбугат көне уңаеннан бүләкләнделәр 19 май- Татарстанда Матбугат көне буларак билгеләп үтелә.26200
© 2011 - 2022. Телэче (Тюлячи). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+