Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Иремнең саранлыгы балабызны чак үтермәде…» [булган хәл]

«Ир-атларга ышанма икән… Яшь кызлар гомер итәргә егетләр сайлаганда игътибарлы булсын иде, минем кебек хәлгә калмасыннар!» Менә шундый киңәшләр белән Гөлназ сүзен башлады. Гыйбрәт булсын дип, үз тормышын сөйләп бирде ул. //Tatar today// Гөлназ белән мине балаларыбыз таныштырды. Гел елмаеп торучы, күргән саен матур итеп исәнләшүче Амиләне игътибарсыз калдырып булмый...

«Ир-атларга ышанма икән… Яшь кызлар гомер итәргә егетләр сайлаганда игътибарлы булсын иде, минем кебек хәлгә калмасыннар!» Менә шундый киңәшләр белән Гөлназ сүзен башлады. Гыйбрәт булсын дип, үз тормышын сөйләп бирде ул. //Tatar today//

Гөлназ белән мине балаларыбыз таныштырды. Гел елмаеп торучы, күргән саен матур итеп исәнләшүче Амиләне игътибарсыз калдырып булмый иде. Ихласлыгы йөзенә чыккан, күзләре дә нурлы. Кызганыч, Амилә авыруларга, салкын тиюләргә бик тиз бирешә. Соңыннан шуны белдем, әле 5 яшен генә тутырган кызчык операция кичергән икән. Адиләгә йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге диагнозы куелган. Дәвалану нәтиҗәсен бирсә дә, әлегә иммунитет вирусларга каршы көрәшә алмый.

Гөлназ да кызы кебек тыныч, сабыр, ягымлы. Баласы белән бик матур сөйләшә. Башка балаларга да игътибарлы. Аралашканда ник бер зарланып, уфтанып карасын: «Аллага шөкер тормышыбыз әйбәт, балаларыбыз гына сау-сәламәт булсын», ди. Әйе, шундый авырлыклар аша узган кеше бәхетнең чын мәгънәсенә төшенә, һәр көнен кадерләп яши башлый.

Соңыннан шуны белдем: Гөлназ баласын берүзе тәрбияли икән. «Иремнән аерылдым. Кызыбыз авырый башлагач, аның чын йөзе ачылды. Дөресен әйтим, шулай булыр дип көтмәгән идем, бер-бер артлы тормыш сынау бирде. Күзләрем моңарчы сукыр булган икән. Мәхәббәт шулай сукырайта инде», дип аңлатты ул. Кызларына операцияне ясагач, Гөлназ өйдән чыгып китә.

«Иремне бик яраттым, кияүгә теләп чыктым. Башта бик матур гомер иттек, ә менә балабыз тугач аны башка яктан ачтым. Саранлыгы, дорфалыгы сизелә башлады. Ул элек тә шундый булган, ләкин мин моңа игътибар итмәгән, күрәсең. Гел җайда гына тордым, теләгәнен пешердем, аның белән киңәшләнмичә бер нәрсә дә алмадым, эшләмәдем.

Кызыбызга йөрәк эшчәнлеге җитешсезлеге дигән диагноз куелгач аяз көндә яшен суккандай булды. Шул вакытта иремнең ярдәменә мохтаҗ идем, әмма ул бу хәбәрне тыныч кабул итте. Табиблар тиз арада операция кирәк диде. Ул әлбәттә бушка түгел, акчага. Түләүсез операциягә чират торасы бар. Иремә шуны хәбәр иткәч, җавабы шаккатырды. Кыскасы, акча бирмәде, чират җитәр әле диде. Югыйсә, җыйган акчабыз да бар иде бит!!! Иртәгә үк операция ясатып була иде! Ирем шундый дәрәҗәдә каты бәгырьле дип уйламадым! Кешеләр чит балага ярдәм итәбез дип акча биргәндә, ул үз кызына жәлләде. Әйтегез, мондый кеше белән торып буламы? Ул мине түгел, баланы мыскыл итү бит!

Аллага Шөкер, операцияне вакытында ясата алдык. Хәзер Амиләмнең сәламәтлеге яхшырды. Әмма хастаханәдә ятканда, тормышка карашымны нык үзгәрттем. Кайбер балаларның көннән-көн хәле начараеп, якты дөньядән киткәнен күрдем. Иң мөһиме - балам сәламәт, бәхетле булсын икән. Башка авырлыкларны җиңеп тә, узып та була. Хастаханәдән кайткач, иремнән китәргә булдым. Мине инде бер нәрсә дә туктата алмый иде. Судта ирем милекне дә бүлергә тырышты, «баланы дәвалау өчен акчалар бирдем, кире кайтарсын» дип тә әйтеп карады. Хәзер кызы белән кызыксынмый, хәлен дә белгән юк. Хәер, «әти» кеше андый булмый. Тормышыбызда аның булмавы күпкә хәерлерәктер. Ничә еллар узды, әмма бер дә үкенмим, алга таба барсы да әйбәт булсын.», дип сөйләде Гөлназ.

Хәзерге вакытта Гөлназ янә кияүгә чыкты. Дөресен әйтсәк, ул башта бик борчылды: баласы яңа гаиләне ничек кабул итәр, бу юлы хатын-кыз бәхете насыйп булырмы дип икеләнде. Парлы булу - зур бәхет, әмма сөйгән ярың никадәр ышанычлы булыр, монысын вакыт күрсәтә. Яңа тормыш Гөлназга бары яңа шатлык-сөенечләр бүләк итәр дип ышанасы килә.

(исемнәр үзгәртелде)

Ләйсән Миназова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев