Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иркә гөлгә кем су сибәр?

Ун кат укы, бер кат яз (мәкаль)

Дөрес язылмаган сүзләр миңа яралы җан ияләрен хәтерләтә. Яралы кошларны, ботаклары сындырылган агачларны. Ничә хатасы булса, җәрәхәт саны да шулкадәр. Бик кызганыч, мескен халәттә күренәләр.

Язуда хаталар төрле сәбәп белән ясалырга мөмкин: сүзнең мәгънәсен дә аңлап бетермәгән, дөрес язылышын да белмәгән килеш, каяндыр аның хаталы вариантын күчереп кенә кую; орфография, грамматика кагыйдәләрен белмәү; ашыгып язганда, хәреф төшереп калдыру һ.б. Мондый хаталарны һәркем ясарга мөмкин, аларны төзәтеп тә була. Төзәтер өчен, язганыңны игътибар белән укып чыгарга кирәк (кагыйдәләрне белмәүчегә бу булыша алмый инде, әлбәттә). Әле кат-кат укып та, хаталар качып калгалый.

Хаталар борчый инде. Без аларны табабыз, төзәтәбез, тагын хата ясыйбыз. Бу гел шулай булган, тел кулланылышында күзәтелә торган күренеш. Моннан 30-35 еллар элек университетта укыганда да, стилистика, редакцияләү буенча гамәли дәресләрдә без, газеталар укып, алардагы грамматик хаталарны таба, дөресли идек.

Тик хәзер яманрак күренеш киң таралыш алды бит әле. Шундый яралы, җәрәхәтле, имгәнгән татар сүзләрен социаль челтәрләр аша интернет киңлекләренә очыручылар күп. Ялгыш ясалган хаталар белән түгел шул, дөрес түгеллеген белә торып. Фейсбуктагы, инстаграмдагы һ.б. челтәрләрдәге сәхифәләрендә үзләре куйган материалларда да, бүтәннәрнеке буенча комментарийлар язышканда да, бирәләр генә кирәген татар сүзләренең. Ә хәрефен кемдер э белән яисә я, е, а белән алыштыра, ө хәрефен о яки е, э белән. Мәсәлән, сәлам сүзенең сэлам, сэлэм, сялам, сялям кебек вариантлары очрый. Әле алай гына да түгел, бик матур чәчәкле рәсем янына хәерле иртәләр, хәерле көннәр теләп язып, шундый открыткаларны теге чиксезлеккә – интернет галәменә озаталар. Мондый открыткалар кәефне күтәрергә тиеш кебек – елыйсыны китерә. Менә, мәсәлән, кайберләрендәге теләкләр: “Иртэнге чэйлэребез тэмле булсын!”, “Хэммэгезгэ хэерле кон!”, “Жомга конебез мобарэк булсын!” Сыныкка сылтау табыла бит, татарча шрифт юклыкны сәбәп итеп күрсәтәләр инде. Берничә мең язылучы җыеп, үзен гавәми шәхес дип күрсәтүчеләр арасында да шулай язучылар бар. Соң интернетка кергәнсең, татарча язышып утырасың, сәламләү, теләк юллауларга алай иҗади якын килергә телисең икән – урнаштыр татар хәрефләрен. Биш минутлык эш. Син бу виртуаль дөньяда актив катнашасың, социаль челтәрләрдә битләрең бар, димәк, син компьютер техникасы, смартфон-айфоннар белән дус. Татар хәрефләрен генә куя аласың инде.

Төрле җәмәгать урыннарындагы, кибетләрдәге, башка оешмалардагы элмә такталарда, мәгълүмат стендларында, игъланнар такталарында хаталарны еш күрәбез. Моның да сәбәпләре берничә: әлеге оешмалар, тәрҗемә ясату өчен, белгечләргә мөрәҗәгать итми, үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең татарча иң яхшы белә дип саналучысы тәрҗемә итә яки Яндекс-тәрҗемәче кебек хезмәттән генә карыйлар. Икенче сәбәп, заказга элмә тактаның текстын дөрес итеп язып җибәрсәләр дә, бу тактаны ясаучылар хаталы итеп эшләп бирә: җ, ң хәрефләренең койрыгын төшереп калдыралар, ө хәрефен о-га, ү хәрефен у-га әйләндерәләр (бер танышым эшли торган җирдә макетны өч мәртәбә төзәттерделәр). Менә шул хаталы такта-стендны берәү фотога төшереп ала да, интернетта шуның буенча “фикер алышу” башланып китә. Фотога төшереп йөргәндә син кердеңме соң ул оешмага, бу хата турында әйттеңме администрациягә? Бәлки, рәхмәт әйтеп, хатаны төзәтү җаен табарлар иде (бар андый очраклар). Әгәр инде төзәтмәсәләр, сине тыңларга теләмәсәләр, тупас сөйләшсәләр – язып чык. Юкса, тагын мәкаль белән әйтсәк, абынган сөртенгәннән көлгән кебек күренә. Менә бер урында мәгълүмат өстәле өстенә “мәгълүмәт” дип язып элгәннәр икән. Интернетта шуны тикшерәләр. “А хэрефе булырга тиеш”,– дип яза берсе, корректлы итеп, чөнки булган шрифтлары белән язса, үзе яңа хаталар ясаячагын аңлый. “Мэгълумат” дип язарга кирэк”, – ди икенчесе. Менә бу татарча белүче һәм “дөрес язучы” тәнкыйтьченең “мэгълумат” сүзен күрер һәм шулай итеп “дөресләп” яздырып куяр теге оешма җитәкчелеге. Шулай булмасын кем әйтә ала?

Белгән белән белмәгән бер түгел (мәкаль)

 

Татар телен күбрәк кеше белүен, күбрәк кешенең татарча сөйләшүен телибез. Күп кенә милләтәшләребезнең дә туган телләрен белмәве борчый. Өйрәтәсе килә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә хәлләр катлаулана бара. Ә өйрәтәсе килә. Татарча белгән кешенең туганнарын, дусларын, күршеләрен, хезмәттәшләрен өйрәтүе бик хуп. Ә инде зуррак аудиторияне өйрәтергә телисең икән, үз телеңнең камиллеге турында уйлап кара. Әнә бит, татар сүзләрен русча тәрҗемәсе белән язалар да: “Татарча өйрәнегез”, “Бергәләп өйрәник!” – дип, шул ук интернетта тараталар. Тагын бер сөенечле күренеш дип әйтер идең, борчылырга сәбәп булмаса. Бәлки бу сүзләрне язып таратучы кеше татарча бик шәп сөйләшәдер. Ләкин язу, бүтәннәрне өйрәтү бит ул сөйләшү генә түгел инде. Мәсәлән, берәү шундый “татар теле дәресе” үткәрә. Күп итеп сүзләр язган (арада үзе дә кулланмый торганнары бар, өйрәнә башлаучы кешегә нигә кирәктер) – күбесе дөрес язылмаган. “Бабушка – аби” дип куйган, “младшая сестра – сенгел” дип язган. Болай итеп кемгә өйрәтергә телибез? Нигә сүзләрне җәрәхәтләп, дөньяга чәчәргә?!

Хәреф хатасы булмаган “дәресләр” дә очрый. Әмма тагын бер бәла – тәрҗемәләр чиле-пешлерәк. Әнә, берәү татарча белмәүчеләрне өйрәтә, “загар – тән каралу” ди. Әйе, сөйләмдә шулай дип тә әйтәбез инде. “Атна буе кояш астында эшләп, тән каралып бетте”. Ләкин “көн буе тузан-балчык арасында эшләп, тән каралып бетте”, “аягымны бәргән идем, каралды” дигәне дә булырга мөмкин бит әле. Бу аермаларны татар телендә иркен сөйләшүче генә сизә. Шуңа күрә, татарча әле өйрәнә генә торган кеше моны аңламаячак. Андыйларга загар сүзенең тәрҗемәсе кызыну дип бирелергә тиештер. Телдә күпмәгънәле сүзләр, омонимнар, паронимнар һ.б. бик күп күренешләр бар. Шуңа күрә тел өйрәтүнең дә нечкәлекләре күп инде аның!

Туганнар, дуслар, күршеләр белән үзебезнең сөйләм телендә рәхәтләнеп сөйләшик. Авылдашлар, якташлар янында үзебезнең як сөйләме белән, үзебезнең диалект сүзләрен кушып сөйләшик. Ә инде халык алдына чыгабыз икән, тел нормаларын, таләпләрен үтик, кагыйдәләрен бозмыйк.

 

Әйткән сүз очар җилгә, язган сүз калыр илгә (мәкаль)

 

Мәгърифәтче, галим, әдип Каюм Насыйриның мондый сүзләре бар: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул”. Кагыйдәләр безне дөрес язарга, дөрес әйтергә, дөрес сөйләшергә өйрәтә. Билгеле, өйдәгеләр белән, якыннарың белән туганнан бирле таныш булган сөйләмдә аралашасың. Минзәләдә яшәүчеләрнең сөйләме Арчаныкыннан аерылса, Чистай якларында ул тагын башка төрлерәк, Уралда исә үз үзенчәлекләре. Әмма барыбызны да әдәби тел берләштерә. Газета-журналлар, радио-телевидение, һичшиксез, тел нормаларын үтәргә тиеш инде. Тиеш тә бит...

Сезнең русча “севодня, сонце, празник” дип язганнарын күргәнегез бармы? Әйтелгәнчә. Рус теле укытучыларының күргәне бар инде. Диктантларны “икеле”гә язучы балаларның дәфтәрендә. Ләкин газеталарда алай язылганны очратмассыз: анда “сегодня, солнце, праздник” дип язылган булыр. Чөнки мәктәптә “икеле”гә яза торган теге балалар газета-журнал редакциясе белән бәйле профессия сайламый инде. Һәрхәлдә, корректор яки мөхәррир андый хаталарны үткәрми. Чөнки тел белеме кагыйдәләрен бозарга ярамый.

Ә бездә ярый микәнни? Мәсәлән, мин “Юлдаш” газетасын караштыргалыйм да, көләргәме-еларгамы дип аптырыйм. Әле февраль ае тәмамланды дип йөри идем, ул “фиврәл” икән. Гомеремдә дә бер генә кешенең дә болай әйткәнен ишеткәнем юк та бит. Әдипләр дә белмәдеме икән ай исемнәренең “дөрес” вариантларын? Чөнки Ф.Хөсни, Ә.Еники, Ф.Яруллин һәм башка бик күпләрнең әсәрләрендә ноябрь, февраль һәм бүтән ай исемнәрен очратабыз. Алар иҗатларында ел дигән сүзне кулланып та дөрес эшләмәделәр микәнни? “Юлдаш” аны “җыл” дип язарга кирәк ди бит, үзе дә шулай яза.

Университетта тел белеменең төрле тармакларыннан безне Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, И.М.Низамов кебек зур галимнәр укыткан иде. Бу мөгаллимнәрнең миңа “бишле”ләр куйганына аптырыйм хәзер. Чөнки мин “халәт, матдә, стакан, секунд” дип язам. “Юлдаш” исә “мәтдә, хәләт, ыстакан, сикунт” дип язарга кирәк ди, үзе дә шулай эшли. Әллә “Юлдаш” ул галимнәрне дә, татар теленең камиллеге, төзеклеге юлында хезмәт куйган башка белгечләрне дә санламый гынамы? Шул исәптән үзләрен мәктәптә укыткан башлангыч сыйныф укытучыларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын?

Газета ул виртуаль нәрсә генә түгел, кулга тотып укый торган әйбер. Газетада басылганнар ул интернет киңлекләрендә очып йөргән җисемсез сүзләр түгел инде, газета-журналлар китапханәләргә килеп керә, архивларда саклана.

Тел кагыйдәләрен белә торып бозып язу, минемчә, бүтән төр таләпләрне, мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен махсус бозуга тиң. Ахырының ничек буласын төгәл әйтә алмыйбыз, ләкин яхшы нәтиҗәгә китермәсен беләбез.

 

Сандугач булсаң, сайрый да бел (мәкаль)

 

Инстаграмда yazuuqu исеме белән бер сәхифә башладым. Күптән түгел, әле 2-3 ай элек кенә. Шунда 1 февраль көнне куйган бер язмамны тулысынча монда китерәм:

“Бик озын бер җөмләне дүрт юлга тигезләп бүлеп язганнан гына, ул җөмлә шигырь булмый.

...Күптән түгел бер танышымны үпкәләттем бугай. Бәлки үпкәләмәгәндер. Мондыйрак сөйләшү булган иде.

Р Минем дус кыз шигырьләр яза икән. Җырчылар белән дә эшли башлаган бугай. Менә миңа укырга биргән иде. Син дә укып кара әле, – ди танышым.

Укып чыктым...

– Ничек, ошыймы?

– Матур җөмләләр бар. Шигырь түгел бит болар. Шигырьдә ритм тоемланырга, рифма булырга тиеш.

– Соң ул шагыйрь түгел бит инде, алары ук булырга.

– Шагыйрь булмаганга күрә, һич югында рифма булырга тиеш инде. Шагыйрьләр шигырь иҗат итүнең башка күп серләрен беләләр. Рифмасы да булмагач, нәрсәсе белән шигырь соң болар?

– Куплетлап язылган бит, дүртәр юл.

Менә шунда әйттем инде теге сүзләрне: озын җөмләне дүрт юлга тигезләп бүлеп язганнан гына, ул җөмлә шигырь була алмый.

...Мин җырларга яратам. Үзем генә булганда, кәеф өчен. Кеше алдында – ярамый, ярарлык түгел. Әлбәттә, хәзерге техника-технологияләр заманында аны җыр итеп яңгыратып буладыр. Әмма ул чын җырлау булмый инде. Чын җыр – сәнгать әсәре, ул соклангыч булырга тиеш.

...Мин рәсем ясарга да яратам. Бик шәп килеп чыккан кебек тоела. Беренче карашка. Икенче карагач, кеше-кара күргәнче дип, тиз генә ерткалап, чүп чиләгенә ташлыйм. Көлешү өчен, кәеф күтәрү өчен якыннарга күрсәтергә була инде. Тик, картина дип атап, кеше алдына күргәзмәгә куярлык түгел ул рәсемнәр. Чын картина – сәнгать әсәре, соклангыч булырга тиеш. Үзе өчен генә исә һәркем ясый ала...

Әдәбият – сүз сәнгате дибез. Әдәбият теориясе, шигырь төзелеше дигән төшенчәләр дә бар, Алар шигырьгә карата таләпләрне дә аңлата. Шигырьләр дә соклангыч булырга тиеш.

Тик тигезләп юлларга бүленгән, әмма шигырь булып җитмәгән җөмләләр үрчи, хәтта үзең һәм якыннарың гына укырдай шул җөмләләрне җыр итеп сәхнәләрдә җырлау да күбәеп бара түгелме? Мәҗлесләрдә түгел, сәхнәләрдә. Миңа гына шулай тоеламы?

Шигырь укырга яратам, картиналар карарга, җырлар тыңларга... Чыннарын. Соклану өчен, сокланып, күңел дөньясын баету өчен...”

 

Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем (мәкаль)

 

Гөлгә игътибар да, ярату да, су сибеп тору дә кирәк. Кемдер яфракларын өзгәләсә, кемдер чәчәген, ботакларын сындырса, гөл сула, үлеп тә китә. Туган телебезне – иркә гөлебезне кадерликче. Яфракларын өзгәләмик – сүзләрне бозмыйча, татарча, дөрес итеп языйк. Чәчәкләрен сындырмыйк – сәхнәләрдән дә затлы җырлар, затлы шигырьләр яңгырасын. Сүз осталыгына борынгылардан да, классик әдипләребездән дә, бүген дә соклангыч әсәрләр иҗат итүчеләрдән дә өйрәник. “Укырдай әсәр язучылар юк хәзер” дигән сүзләр дә дөрес түгел. Яңа әсәрләр белән танышып бармасаң, әдәби журналлар укымасаң, китапханәгә йөрмәсәң, китаплар сатып алмасаң, каян белерсең аларның барлыгын? Иркә гөлебезнең ботакларын да сындырмыйк – сөйләм теле сөйләм өчен булсын, ә тиеш урыннарда публицистик стильне, матур әдәбият стилен, рәсми стильне кулланыйк.

Корый күрмәсен күңел түребездәге иркә гөл. Аны яшәтү һәрберебездән тора.

Гөлфәния НӘҖМИЕВА. Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев