Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иртә киттең арабыздан, Артур!

Юллар, юллар... Кайларга гына илтмиләр дә, кайларда гына йортмиләр алар адәм баласын. Шул юлларда гомерләрнең яртысы үтә кебек. Ә кайвакыт, ул озын - озак юллар кеше гомерләрен дә алып китә. 21 сентябрь көне дә, безнең барыбыз өчен гадәти башланган иде. Тик йөрәкләр генә никтер урынында түгел иде. Күңелне әллә нинди...

Юллар, юллар... Кайларга гына илтмиләр дә, кайларда гына йортмиләр алар адәм баласын. Шул юлларда гомерләрнең яртысы үтә кебек. Ә кайвакыт, ул озын - озак юллар кеше гомерләрен дә алып китә. 21 сентябрь көне дә, безнең барыбыз өчен гадәти башланган иде. Тик йөрәкләр генә никтер урынында түгел иде. Күңелне әллә нинди аңлатып булмаслык хис биләде. Төшке аштан соң, көндезге өчләр тирәсендә, кара кайгы ишек шакыды. Артур үлгән... Артурыбыз юк! Юл һәлакәте аны арабыздан алып киткән...

Бу хәбәргә озак ышанмадык әле без. Бәлки безнең Артур түгелдер, бәлки ялгышканнардыр, ә бәлки... Әнә шул кечкенә генә өмет чаткысы барыбызның да күңелләрендә, Артурның җәсаден алып кайтканчы яшәде әле. Ул көннең озын төне мәңгегә уелып калды. Аны озатырга килгән халыктан, Артурның никадәрле олы җанлы һәм әйбәт кеше икәнлеген аңлавы кыен түгел иде. Әле кайчан гына, нәкъ дүрт ел элек, Артурның туен бәйрәм иткән идек. Әйтерсеңлә бу капка төбендәге халык һәм машиналар да шуңа җыелган. Тик юк шул, без сине барыбызда соңгы юлга озаттык! Әйе, иртә, бик иртә киттең арабыздан Артур! Кече күңелле, һәрвакыт игътибарлы, бар кешенең гозерен тыңлый торганнардан идең. Артык әйбәт идең син безнең. Инде гаилә корып, тормыш иптәшең Әлфия, ике улың белән матур гына яшәп яткан көннәрегез иде. Өч яшьлек Айзат көндә "әти кайта" диеп көтәр, ә өч айлык Әмирхан "әти" сүзен әйтәдә алмыйча калды. Бу очракта һәрберебезгә сабырлык телисе генә кала... Өч улын очар коштай үстереп, дөньяга кирәкле кешеләр булып үссеннәр, үз тәүфиклары белән кеше булсыннар дип бакан анага ничек түзәргә?! Сабыр, сабыр... Әтиең Марат әниең Роза, әледә сине ишектән кайтыр дип көтә.

Тизлекне арттырган, үзе гаепле дияр идең. Юк, бит бер гаепсезгә кеше гомере өзелде. Ниндидер хәмер кулланып исерек килеш руль артына утырган ике адәм заты аркасында, без газиз кешебезне югалттык. Үзләре дә бу җинаять өчен гомерләре белән түләделәр. 32 яшендә Артурыбыз караңгы гүрләргә кереп ятты. Кем уйлаган бит, язмышы шулай язылган дип? Бу язмабыз да Артурның якыннарыннан соңгы истәлек. Тыныч йокла кадерлебез, тар каберләрең киң булсын.

Болыт булып син киттең дә бардың,

Соңгы тапкыр безгә елмайдың.

Улларыңны кулларыңа алып сөеп,

Хәзер кайтам диеп, югалдың...

Син киттең дә бардың, җаның калды,

Рәсемнән хаман да елмаеп торасың.

Яшь дип тә тормыйча ачы язмыш,

Нигә шулай усал кыландың?!

Син киттең дә бардың, синең йөзең,

Безгә хәзер таштан елмая.

Вакыт белән яралар төзәлми.

Сызлый-сызлый фәкать зурая.

Сине күккә бездән алып китте,

Фаҗигале юллар, эх юллар...

Шул юлларны күргән саен хәзер,

Безнең күңел үксеп мең елар.

Мәрхүмнең туганнары, якыннары Артурны соңгы юлга озатканда булышып, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән, кайгыларын уртаклашкан барлык кешеләргә дә зур рәхмәтләрен җиткерәләр. Аеруча "Таттелеком" оешмасының Арча һәм Теләче бүлекчәләренә, бергә эшләгән хезмәттәшләренә, Теләче РУЭС җитәкчелегенә, Теләче үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләренә, район әфганчылар һәм "Максат" оешмасына, Артурның классташлары һәм укытучыларына, курсташларына, дусларына, күршеләргә гомумән барлык Теләче халкына тирән рәхмәтләрен җиткерә. Кайгы җилләре беркайчан йорт-ишекләрегезне какмасын, якыннарыгыз сау булып, озак гомерләр итәргә язсын.

Лилия Шәйхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев