Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Иртәнге биштә 9 айлык баласын ашаткан да, кинәт вафат булган»

Яңа елга биш көн калгач, Балтач районы Иске Салавыч авылында яшәүче Сәмигуллиннар һәм Арча районы Кысна авылында яшәүче Гарифҗановлар капкасын кара кайгы шакый. Сәмигуллиннар - газиз кызларын, Гарифҗановлар киленнәрен югалта. Фирдиягә 2 декабрь көнне нибары 25 яшь тулган була. Иртәнге биштә тугыз айлык баласын ашатканнан соң, йокыга тала яшь ана....

Яңа елга биш көн калгач, Балтач районы Иске Салавыч авылында яшәүче Сәмигуллиннар һәм Арча районы Кысна авылында яшәүче Гарифҗановлар капкасын кара кайгы шакый. Сәмигуллиннар - газиз кызларын, Гарифҗановлар киленнәрен югалта.


Фирдиягә 2 декабрь көнне нибары 25 яшь тулган була. Иртәнге биштә тугыз айлык баласын ашатканнан соң, йокыга тала яшь ана. Шул ятудан башка тормый. Бүген (30 декабрь) туган нигезендә аның өчесен укыталар.

Илнур белән Фирдия дүрт ел очрашып йөреп, 2015 елның 5 октябрендә кавыша. Бәхетләрен тулыландырып, тугыз ай элек җир йөзенә нәни кызчык - Ризәлә аваз сала. Шушы бәхет төенчегенең һәр кыланмышына куанып яшәгән мизгелдә, Илнур кинәт тол кала. Ә Ризәлә әле берни дә аңламый. Ул бишегендә һәркемгә елмая, көлә. Әнисез үсүнең ни икәнен тоймый шул әле сабый.



- Кызым бик актив иде, - дип сүз башлады әнисе Фирдания ханым күз яшьләре аша. - Биергә яратты. Мәктәптә бер генә бәйрәмдә дә биеми калмый иде. Арча педагогия көллиятендә белем алды. Аны тәмамлагач, читтән торып КФУның чит телләр факультетына укырга керде. Гыйнвар аенда диплом алырга барасы иде. Шуның турында күпме хыялланды, алырга өлгерми калды сабыем...

Фирдания ханым гаиләсенә шундый зур авырлык киләсен ялгыш кына да сизенми. Бер атна элек әти-әни янында дүрт көн кунак булып китә Фирдия. Туган нигезен балачактагы кебек Яңа елга киендерә, чыршы бизи. Киткәндә дә: «Яңа елга киләбез», - дип саубуллаша.

- Кызым килгәч, минем кулдан эш төшә иде. Мин эштән кайтканчы (Балтачта сөт-май комбинатында хезмәт куя) Фирдия ашарга пешереп куя. Бу юлы көн саен ни дә булса пешердем. Беренче көнне мантый ясадык. Балам сөенә-сөенә: «Әни, икәү ясагач, тиз дә булды, тәмле дә», - дип куанып ашады. Калган көннәрдә дә кыстыбый, коймаклар белән сыйладым. Гүя, бу бит минем баламны соңгы ашатуым дип сизенгәнмен, - дип яшь коя Фирдания апа.

Иртәгә үләсе дигән кичне дә телефон аша аралаша әни белән кыз.

- Кичке тугыз тулганда сөйләштек. Ризәләнең яңа һөнәрләрен санады. Тыныч йокылар теләп саубуллаштык. Шуннан соң да әле ул, 12 нче яртыга кадәр интернетта утырган.

Яшь әни иртәнге бишенче яртыда баласын - күз нурын ашата да, караватына сала. Йокының иң тәмле чагы, үзе дә яраткан ире янына сыена. Озак та үтми, Фирдия хырлый башлый. Илнур аңа: «Борылып ят әле, гырлыйсың», - дип эндәшә. Тик хатыны аны ишетми. Бу яшь ананың дөньядан аерылып, җан биреп яткан мәле була. Шуннан соң ул калтырана башлый. Ире аны идәнгә яткырып, ясалма сулыш ясап карый, тик соң була инде.

- Иртәнге 6 тулганчы килде бу хәбәр. Иртән яки төнлә вакытлы-вакытсыз телефон шалтыраса, йөрәгем алына. Алдым трубканы. Кияү: «Әби, Фирдия авырый», - диде. Чыгып чаптык. Үләр дигән уй башка да керми. Ишегалдында кода каршы алды. Аның: «Бик авыр хәлләр, кодагый» дигән сүзеннән барысын да аңладым, - ди Фирдания апа.

Илнур ашыгыч ярдәм чакырта. Фельдшер исә Фирдиянең җансыз гәүдәсен Арча хастаханәсенә алып барырга куша. Чөнки кинәт үлгән яшь кешене ярмыйча күмәргә рөхсәт ителми. Тик Арчада суд-медицина экспертизасы үткәрүче белгеч юк икән. Дөрес, штатта патологанатом бар. Әмма ул авырмыйча, кинәт үлгән яшь кешене яра алмый. Нишләргә? Патологанатом сөекле хатынын югалткан ирне тикшерү комитетына җибәрә. Алар исә экспертиза ясату өчен Балтачка юллый. Әмма Балтач белгечләре хатынның үлем сәбәбен ачыклау өчен мәетне республика экспертиза бюросына алып барырга киңәш итә. Гаҗизлектәп аптыраган ир Арчаның тикшерү комитетына барып тагын юллама ала: мәетне Казанга алып бару өчен.

- Иртәдән кичкә кадәр юлда булды кызымның җансыз гәүдәсе. Үлгәч тә тынычлык булмады мескенгә, - дип уфтана Фирдания апа.

Тугыз айлык Ризәләне Илнурның әти-әнисе тәрбияли. Килен белән каенаның мөнәсәбәтләре бик матур була.

- Әниле-кызлы кебек яшәделәр алар, - ди Фирдания апа. - Күрше-күләннәре дә бик юксынып елый, алар белән дә уртак телне тиз тапкан кызым. Кияү белән дә аралары әйбәт иде. Бер-берсенә исем белән дә эндәшмиләр, «җимеш» дип кенә торалар иде.

Әни назының ни икәнен дә татырга өлгермәгән бәләкәч тә, сөекле хатыны белән бер генә ел яшәп калган Илнур да, газиз балаларын югалткан әти-әни дә кызганыч.



Нарасый дүрт айдан соң ук күкрәкне ташлаган. Бүген бар нәрсәне теләп ашый ди. Гүя, Фирдия баласының ятим каласын сизгән дә, ашарга өйрәтеп калдырган.

Вакытсыз вафат булган хатынның анализларын Мәскәүгә җибәргәннәр. Бүгенге көнгә куелган диагноз исә: Фирдиянең йөрәге кинәт туктаган.

- Беркайчан да йөрәге авыртканы булмады, - ди Фирдания апа. -Күптән түгел генә операция кичергән идем. Минем өчен ут йотты. «Әни, авыр күтәрмә, үзеңне сакла», - дип борчылды балакаем. Үзенең авыруын да белмичә, яшәп тә калмыйча ташлап китте...

Фирдиянең якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз. Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев