Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Иске елның соңгы бәйрәме

Узган елның 30 декабрендә район мәдәният йортында узган Яңа ел тамашасы - Балмаскарад турында шулай дияргә мөмкин. Ул елның-елында тамашачы тарафыннан көтеп алына һәм зур уңыш белән уза торган чараларның берсе. Билетларга сорау зур булу һәм аларның тиз арада сатылып бетүе дә шул хакта сөйли. Үзешчәннәребез тарафыннан театральләштерелгән концерт-тамаша быел...

Узган елның 30 декабрендә район мәдәният йортында узган Яңа ел тамашасы - Балмаскарад турында шулай дияргә мөмкин. Ул елның-елында тамашачы тарафыннан көтеп алына һәм зур уңыш белән уза торган чараларның берсе. Билетларга сорау зур булу һәм аларның тиз арада сатылып бетүе дә шул хакта сөйли.

Үзешчәннәребез тарафыннан театральләштерелгән концерт-тамаша быел да райондашларыбызның һәм кайткан кунаклар-ның зур алкышларына лаек булды. Әлбәттә мондый зур тамаша Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел - Маймыл малае һәм үтеп баручы елның хуҗалары Кәҗә белән Сарыктан башка узмады. Аларның якты, матур ниятләренә Убырлы карчык, төрле зурлыктагы җен-пәриләр, Шайтан һәм Тел бистәсе аяк чалырга, Кыш бабайны, Кар кызын адаштырып, башларын әйләндереп бетереп, Яңа елны кулга төшерергә тырыштылар. Әмма җен-пәриләр ничек кенә тырышмасыннар, аларның мәкерле планнары барып чыкмады. Тамашачылар Кыш бабай һәм Кар кызы, Яңа ел белән бергә бәйрәм итте, клуб тулы кеше алар белән бергә җырлады, биеде, яхшы кәеф белән өйләренә таралышты. Алай гына да түгел, бәйрәм чарасында Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә, хезмәттә, укуда һәм иҗтимагый тормышта ирешкән уңышларыбызга рәхмәт әйтеп, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов та чыгыш ясады. Ул Яңа 2016 елның гадәти генә ел түгеллеген, ә Яңа елның Теләченең 25 еллыгын алып килүен ассызыклап узды. Кыскасы, безнең алда әлеге зур, матур датаны лаеклы каршылау бурычы тора. Ел дәвамында нәтиҗәле хезмәт куйсак, зурдан кубып бәйрәм итә алачакбыз. Яңа ел тамашасы - Балмаскарадның үзенә килсәк, анда бихисап талантлар чыгыш ясады. Тамашачы Ленинның үзе (Нурмөхәммәт Насыйбуллин башкарды) белән очрашты, гармунчылар ансамбленең яңа составы чыгышын карап хозурланды. Аерым башкаручылардан Зөлфирә Шәйдуллина, Илназ Хәнәфиев, Инсаф Бәдретдинов, Сирина Гатиятова, Флүзә Галәвиева җырчы дуэтлар Венера белән Илсур Шәйдуллин, Фәния белән Илсур Галимов, Гөлназ белән Фәрит Мәхмүтов, Сабрина Поташова белән Фәнис Вәлиев, Әлфия Поташова белән Наил Азимов, баянчылар дуэты Газинур Гыйльмуллин белән Рәфыйк Билалов, баянчы Илфар Каюмов, "Мисолька" вокаль ансамбле, "Сударушка" рус фольклор ансамбле, "Сюрприз" бию төркеме, "Яшьлек" вокаль ансамбле чыгышлары залда утыручы һәр кешегә фәкать бәйрәм кәефе генә бүләк иткәндер дигән ышаныч бар. Һәркайсыбыз Яңа 2016 елга өмет белән карыйк, аның уңышлы булачагына, бары-шатлык куанычлар гына алып киләчәгенә ышанып калыйк! Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев