Җитәкчеләр чаңгыда узышты

Мул карлы салкын кышның рәхәтен генә күрә башлаган идек, кыш уртасында яз килде. Кызганыч, әлбәттә. Ләкин табигатьтә начар һава торышы юк диләр. Ә бит кышның да үзенчә матурлыгы, хозурлыгы һәм бәрәкәте аның карлы һәм салкын булуында. Минемчә, бер атна элек кенә үткәрелгән чаңгы ярышында катнашучылар да моны яхшы тоярга өлгергәндер....
Мул карлы салкын кышның рәхәтен генә күрә башлаган идек, кыш уртасында яз килде. Кызганыч, әлбәттә. Ләкин табигатьтә начар һава торышы юк диләр. Ә бит кышның да үзенчә матурлыгы, хозурлыгы һәм бәрәкәте аның карлы һәм салкын булуында. Минемчә, бер атна элек кенә үткәрелгән чаңгы ярышында катнашучылар да моны яхшы тоярга өлгергәндер.
- Чөнки табигать белән яшәү кешегә саулык һәм күңел көрлеге, тормышка бәрәкәт өсти, - дип белдерде шәхси үрнәк күрсәтеп чаңгы шуарга чыккан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов. Үрнәк күрсәтеп кенә калмады ул, 40 яшьтән югары булган җитәкчеләр арасында үткәрелгән ярышта финишка беренче булып килде. Әйе, 30 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында узган ярышлар нәкъ менә җитәкчеләр арасында үткәрелде. Чаңгы узышында җәмгысе 48 кеше катнашты. Әлеге ярышта җиңүчеләр исемлеге белән таныштыруыбызны дәвам итсәк, финишка икенче булып, муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Яруллин килүен әйтергә кирәк. Өченче урында Олы Мишә урта мәктәбе директоры Айнур Сафин булды.
40 яшьтән кече җитәкчеләр арасында узышта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Миңнегуловны уза алучы табылмады. Ул Теләче урта мәктәбе директоры Раил Нәҗипов белән Теләче авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллинны икенче һәм өченче урынга калдырып, кабат чемпион исемен яулады.
Хатын-кыз җитәкчеләр арасында үткәрелгән ярышта җиңүче өстәмә белем бирү үзәге методисты Айгөл Имамиева булды. Икенче һәм өченче урыннарны халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова белән Үзәк авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гөлгенә Галиәхмәтова бүлеште.
- Кышын чыныгу мөмкинлекләре җәйгә караганда күбрәк, вакыт та иркенрәк. Әйтик, чаңгыда йөрү ул - кояш, һава, хәрәкәт белән чыныгу. Даими йөргәндә эш куәте арта, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге яхшыра, эмоциональ киеренкелек кими, аяк-кул мускуллары ныгый. Тимераякта шуу гәүдәне төз тотарга булыша, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, хәрәкәт, йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Башта һәм соңыннан гәүдәне язылдыру кирәк, - ди район үзәк хастаханәсе гомуми практика табибәсе Эльмира Шәрәфетдинова.
Бу очракта чаңгы юлларына ешрак чыгыйк, кышның рәхәтен күреп калыйк диясе генә кала.
Фәнил Гаязов.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 16:03Чират - кукурузга! Бүген, ягъни 26 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыклары чикләнгән “Таң”, “Агролак” ширкәтләре, “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.10300
-
26 май 2022 - 15:552 тур 2 июньдә Биектау шәһәрендә узачак 26 майда Мамадыш шәһәрендә Өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Р.Г., Вафин И. И. җитәкчелегендә 2011-2012 елгы футболчылар командасы «С дивизионы»футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының 1 турында катнашты.9400
-
26 май 2022 - 15:04Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.6500
-
26 май 2022 - 13:37Республикада шторм кисәтүе игълан ителде Иртәгә - 27 майда республика территориясендә яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.16400
-
26 май 2022 - 11:17«Теләче» район газетасына языл һәм БҮЛӘК от! Хөрмәтле райондашлар! 2022 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга, шул исәптән «Теләче» газетасына язылу кампаниясе бара. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк! Йортыгызга районыбыз яңалыкларын алып киләчәк район газетасына язылырга онытмагыз!9900
-
26 май 2022 - 10:07Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.5000
-
26 май 2022 - 10:03«Игенче» һәм «Таң» ЖЧШ дә азык эзерләү техникасына карау уздыру Техник карау уздыру буенча төзелгэн еллык график нигезендә, районда булган азык эзерләүу техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп җитте.9300
-
26 май 2022 - 08:25Психик, неврологик авырулар йокысызлыктан башлана Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра, ди галимнәр. Татлы йокы бик күп төрле авыруларны кисәтә, иммунитетны ныгыта. Бүген бик күпләр шул бәхеттән мәхрүм. Рәсми саннарга ышансаң, бүген ил халкының 23 проценты йокысызлыктан интегә. Йокысызлыкны ничек булдырмаска? Татлы йокы сере нидә? КФУ Университет клиникасының табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова белән әнә шул хакта сөйләштек.7700
-
26 май 2022 - 07:58Фитомониторинг, проведенный Россельхозцентром Татарстана, показал засоренность посевов яровых культур Специалистами филиала ФГБУ «Россельхозцентр» по Республике Татарстан проведено обследование яровых культур на засоренность посевов. Обследовано к концу второй декады мая в разных районах республики 6,8 тыс. га.7400
-
26 май 2022 - 07:54Укучылар арасында дару үләннәре җыю буенча ике призлы урын Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмасы вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты.19500
-
25 май 2022 - 20:12Сәнгать мәктәбендә – ачык дәрес Бүген, ягъни 25 май көнне, район сәнгать мәктәбенең баян классында әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрелде.23600
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.45200
-
25 май 2022 - 14:434 сыйныф укучылары беренче укытучылары белән саубуллашты
-
24 май 2022 - 13:49Сау бул, мәктәп!
-
26 май 2022 - 09:31Хөрмәтле районыбыз эшмәкәрләре! Сезне Россия эшкуарлары көне белән чын күңелдән котлыйм!Әлеге бәйрәм - үз эшләрен оештыра һәм үстерә алучы, инициативалы, актив һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның үсеше өчен үз тәҗрибәсен һәм иҗади ресурсын кулланучы, яңа эш урыннары булдыручы эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!11400
-
26 май 2022 - 08:30Үзебез казып канализация кольцолары урнаштырабыз. размер - 1-1,5; 2 м. Тел. 89874083028, 890032542887100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.55100
-
25 май 2022 - 15:36Районыбызда милли бәйрәм - Сабантуена әзерлек эшләре дәвам итә Сабантуйның тантаналы ачылышына әзерлек инде күптәннән башланды.45200
-
24 май 2022 - 17:33Прокуратура Тюлячинского района поддержала государственное обвинение по уголовному делу в отношении водителя автомобиля В Тюлячинском районе вынесен приговор водителю, который управлял автомобилем, будучи ранее неоднократно лишенным права управления транспортными средствами и не выполнивший законные требования сотрудников ОГИБДД о прохождении медицинского освидетельствования на состояние опьянения.38800
-
24 май 2022 - 21:30Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов кулыннан акчалата премия сертификатларын кабул итеп алдылар Бүген, ягъни 24 май көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан”, “Игенче”, “Август – Теләче”, “Алан” ширкәтләре һәм “Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.38800
-
25 май 2022 - 13:1790 яшендә дә хезмәттә әле ул Олы Мәтәскә авылында яшәүче Асиәбикә апа Сафиуллина үзенең туган көнен билгеләп узды.32600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика