Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кәҗә асраучыларга субсидиянең кайчан биреләчәге билгеле булды

Савым кәҗәләре асраучыларга тиешле 1 мең сум күләмендәге субсидиянең кайчан биреләсе билгеле булды. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Бу хакта Татар-информ яза.
 
“Гадәти елларда шәхси хуҗалыкларга булыша торган ярдәм суммасы 360 млн иде. Инде быел, сөт бәясе кимү сәбәпле, савым сыерларына ярдәмне көчәйтик дигән исәп белән эш иттек. Бер генә сыер тоткан кеше аны үз ихтыяҗларына гына куллана, сөт сатасы юк. Сөт бәясе аларга йогынты ясамый дип, 1 литр сөткә 2 сум дип утырттык. 2-3 сыер асраучыга - 3 мең сум, 3 баштан артса, һәр сыерга 4әр мең сум күләмендә субсидия билгеләдек. Күрәсең, сумманы сораган вакытта санап бетермәгәнбез. Акча берникадәр җитми калды да, без кәҗә асраучыларша икенче төрлерәк караган кебек килеп чыкты. Әмма беренче яртыеллыктагы җитешсезлекне дә төзәтеп, икенче яртыеллыкта кәҗә асраучыларга тиешле сумманы җиткерәчәкбез”, - диде Марат Әхмәтов.
---    
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев