Теләче Информ

Кабат шартлау, кабат корбаннар...

2013нче елның 21 октябрендә Волгоград шәһәре Кызыл Армия районының "Урман хуҗалыгы базасы" тукталышында пассажир автобусында шартлау булган иде. Нәтиҗәдә, ул вакытта алты кеше үлде, 29 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Шартлау вакытында автобуста җәмгысе 40 кеше була. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитеты тарафыннан "Террористик акт", "Үтерү"...

2013нче елның 21 октябрендә Волгоград шәһәре Кызыл Армия районының "Урман хуҗалыгы базасы" тукталышында пассажир автобусында шартлау булган иде. Нәтиҗәдә, ул вакытта алты кеше үлде, 29 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Шартлау вакытында автобуста җәмгысе 40 кеше була. Әлеге факт буенча Россия тикшерү комитеты тарафыннан "Террористик акт", "Үтерү" һәм "Законсыз әйләнештәге корал" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган иде.

2013нче елда булган террорчылык акты турында сүз башлавым тикмәгә түгел. Беренчедән, 2015 елда Әстерхан шәһәренә Сабантуйга барганда, кайтканда үземә әлеге тукталыш яныннан ике тапкыр узып китәргә туры килде. Хәзер исә биредә әлеге шомлы, аянычлы вакыйга турында зур тәре искәртеп тора. Террорчылык акты вакытында шәһит киткәннәрнең истәлегенә куйганнар аны. Автобус тәрәзәсеннән булса да, фотога төшереп алырга насыйп булды үзен. Фотоархивларны карап утырганда күзгә чалынып китсә, тәннәр чымырдап куя. Бик тәэсирле фотоистәлек ул. Истәлек билгесе куюлары яхшы, анысы. Башка төрле эчтәлектәге истәлек билгесе куелса, отышлырак булыр иде, минемчә. Фаҗига вакытында бер христиан динен тотучылар гына һәлак булмагандыр.

Икенчедән, Бөекбританиядә кабат шартлау. Быел 23 майга каршы төндә "Манчестер - Арена" стадионында узган Ариана Гранде концертыннан соң зур теракт булды. Шартлау нәтиҗәсендә 22 кеше үлгән, 50 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Беренчел тикшерү нәтиҗәләре буенча терактны үзен үлемгә әзерләгән һәм дучар иткән террорист кылган дип фаразлана. Бөек британиялеләрнең дә тирән кайгысын Санкт-Петербургныкы кебек дөнья халкы уртаклашты.

Мондый куркыныч гамәлне аерым бер илдә, аерым бер милләт кешеләре тарафыннан гына кылына дип әйтеп булмый. Әлеге явызлыкның географиясе киңкырлы һәм ул милләтсез. Ул аерым бер кешегә, теге яки бу объектка гына түгел, бөтен бер илгә янарга мөмкин. Мәсәлән, сәнәгатьнең нефтехимия, химия, фармацевтика, авиация, машина төзү кебек алга киткән тармаклары, эре сәүдә һәм мәдәният үзәкләре, күпсанлы мәчетләре булган республикабызда террорчылык актлары өчен уңай җирлек җитәрлек. Ерак китәсе юк. 2012 елда Венерулла хәзрәт Якубны үтерү, республика мөфтие Илдус хәзрәт Фәизгә һөҗүм итү очраклары безгә моны ачык күрсәтте. Инде килеп, быел Санкт-Петербург метросындагы шартлау... Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны сорый. Авыл җирлегенә әлегедәй куркыныч янамый дияргә ашыкмыйк. Һәрберебезнең терроризм корбаны булу ихтималы бар.

Район хакимияте каршында эшләп килүче терроризм һәм экстримизмга каршы көрәш комиссиясенең соңгы утырышында район полиция бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Айдар Фоат улы Хәйретдинов белдергәнчә, исламның традицион булмаган юнәлешләрен пропагандалаучы, кинәт кенә дин юлына басканнар, даими эш урыны булмаган, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы шик уяткан кешеләрне очратканда, район полиция бүлегенә хәбәр итү зарур. Чөнки авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр шундук күзгә ташлана. Районыбыз халкы бер-берсен яхшы белә. Авылларыбызда өйләргә кереп, буш йортлар юкмы дип сорашып йөрүчеләр, дини эчтәлектәге листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 яки 112 номерына шалтыратырга кирәк. Моннан тыш, җәмәгать, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шикле әйбергә юлыккан очракта, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм, алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның әлеге предметка кагылмауларын таләп итәргә кирәк. Шартлаткыч маддәләр төрле формада - тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск формасында да булырга мөмкин.Теләсә-кайда калдырылган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар да кешедә шик уятырга тиеш.

Терроризмның георафиясе чикләрне белми. Шуңа күрә һәркемгә куркынычсызлык чараларын белү һәм аларны үтәү шарт. Төрле илләрдә, шул исәптән Россиядә дә, әледән-әле кабатланып торган терактлар белән бәйле фаҗигалар сабак, кисәтү булсын иде. Сүз һәркайсыбызның иминлеге турында бара.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: