Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Каенанага нинди сүзләрне әйтергә ярамый?

Каенана белән мөнәсәбәтләр гел көйле генә булмаска мөмкин, әмма аның яхшы булуы бик мөһим. Каенана белән мөнәсәбәтләрне ничек көйләргә һәм аңа нинди сүзләрне әйтергә ярамый соң? 1. «Иремне сездән яхшырак беләм» Үзегезне аның урынына куеп карагыз: өегезгә сезнең өчен бөтенләй чит хатын-кыз килеп, улыгызны сездән яхшырак беләм һәм аңлыйм дисә,...

Каенана белән мөнәсәбәтләр гел көйле генә булмаска мөмкин, әмма аның яхшы булуы бик мөһим. Каенана белән мөнәсәбәтләрне ничек көйләргә һәм аңа нинди сүзләрне әйтергә ярамый соң?

1. «Иремне сездән яхшырак беләм»

Үзегезне аның урынына куеп карагыз: өегезгә сезнең өчен бөтенләй чит хатын-кыз килеп, улыгызны сездән яхшырак беләм һәм аңлыйм дисә, нишләр идегез? Әлбәттә, мондый хәл сезне чыгырыгыздан чыгарыр иде.

2. «Безнең мөнәсәбәтләргә тыкшынырга хакыгыз юк»

Чыннан да, ирегез белән үзара мөнәсәбәтләрегез икегезгә генә кагыла һәм анда башкалар тыкшынырга тиеш түгел, ләкин каенана һәрчак киңәшләр биреп торачак. Сезнең өчен кирәксез тоелган киңәшләрен дә тыңлагыз, әмма беркайчан да сез хаклы түгел дип әйтмәгез.

Реклама

2. «Ашарга сездән яхшырак әзерләүче кешеләр дә бар»

Бәлки сез аңа караганда тәмлерәк пешерәсездер, әмма ризыкларын мактап ашарга тырышыгыз. «Бик тәмле булган!» дигән сүзләрегез каенанагызның йөрәгенә май булып ятар, үзара мөнәсәбәтләрегез дә яхшырыр.

4. «Миңа сезнең бүләгегез кирәк түгел»

Сезгә ошамаган бүләк бирсә дә, рәхмәт әйтеп алып куегыз. Ул бәйләгән йон оекбашны, тукыма кисәкләреннән теккән алъяпкычны сез киеп тә карамассыз, бәлки, алар сезгә ошамас та, әмма иң мөһиме: ул аңа ошый, ә рәхмәт әйтеп, елмаеп кабул итүегездән канәгать калачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев