Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кара елан: сак бул, ләкин үтермә!

Быел татарстанлыларны җиләктә кара елан сагалап торды. Кемдер бу сөйрәлүче белән очрашудан куркып, хәтта җиләккә дә бармас булды. Тик инде җәй ахыры, бу вакытта елан беткән, дип уйлаучылар нык ялгыша. Ике атна буе 30 градус югары температура сакланганда кара елан күләгәгә кача, эссегә чыдый алмый. Төн җитүгә бу хайванның тормышы...

Быел татарстанлыларны җиләктә кара елан сагалап торды. Кемдер бу сөйрәлүче белән очрашудан куркып, хәтта җиләккә дә бармас булды. Тик инде җәй ахыры, бу вакытта елан беткән, дип уйлаучылар нык ялгыша.


Ике атна буе 30 градус югары температура сакланганда кара елан күләгәгә кача, эссегә чыдый алмый. Төн җитүгә бу хайванның тормышы башлана. Шуңа да республика халкын шәхси йортлар территориясенә үтеп кергән еланнар борчый башлаган. Көндез алар бик нык ачыкса яки кояш нурларында җылынырга теләсә генә ышыкланган урыннарыннан чыга.

- Без республика территориясендә кара еланнар саны артты, дип әйтә алмыйбыз, алар бары тик башка тормыш рәвешен алып бара башлады. Кешеләр дә активлашты. Үземә Мишә елгасына барырга туры килде. Анда бакча участокларын киңәйтеп, кара еланнарны елгага таба кысрыклап чыгарганнар. Шул сәбәпле, бу төр хайваннар участок чикләрендә туплана башлаган. Еланнар кешене чакмый, киресенчә, кеше елан өстенә баса, - дип ассызыклый Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Э.А.Эверсман исемендәге Зоология музей хезмәткәре Валериан Гаранин.

Гөмбә-җиләккә ябырылмагыз!

Белгәнебезчә, Татарстанда дүрт төрле елан яши. Алар арасында һәрбер кешегә таныш гади тузбаш һәм бакыр елан бар. Гадәттә, тузбаш чакмый. Ә менә исеменнән үк аңлашылган бакыр яки соры төстә булган бакыр еланның чагуы кара еланныкыннан зәһәррәк тә була әле.

Республикада кара еланның ике төрен очратырга мөмкин: дала кара еланы (степная гадюка) һәм гади кара елан. Нәкъ менә икенчесе - Татарстанда иң киң таралганы. Бу еланның ике төре дә таза гәүдә һәм кыска койрыгы, ромбка охшаган башлары белән аерылып тора. Яшь еланнар зигзаг формасында соры төстә булса, картраклары - кара төстә.

Кара елан чаккан очракта үлем куркынычы алай ук зур түгел: 1 процентны тәшкил итә. Бу төр еланның башны чагуы, шулай ук чакканнан соң булган аллергия реакциясе аеруча куркыныч. Шуңа да саклану чараларына игътибарлырак булырга кирәк.


- Бездә гөмбә яки җиләк җыйганда, халык бер нәрсәгә дә игътибар итми. Ә якында гына булган кара елан моны үз өстенә ташлану итеп кабул итә. Аның өчен кеше зур җанварга, ерткычка тиң. Аның янына аягыңны куйсаң, яки койрыгына бассаң, чакканын көт тә тор, - ди белгеч.

Шуңа да урманга барыр алдыннан, балтырлы аяк киеме, калын чалбар кию мәслихәт. Быел кара елан кешеләрнең кулларын аеруча күп чага. Кагыйдә буларак, елан чагар алдыннан, кисәтеп куйган кебек, ысылдап ала. Сез йөри торган урманда кара еланнар булуы турында ишетсәгез, әкренрәк йөрергә кирәк. Шул вакытта гына елан шуышып китәргә өлгерәчәк. Таяк белән капшап барсагыз, үзегезне тагын да имин итеп хис итәчәксез.

Агудан - дару!

Бу еланны үтерергә ашыкмагыз, чөнки кара еланның Кызыл китапка кертелгәнлеген, бездә аларның саны күп булмавын да истән чыгармаска кирәк. Җитмәсә, ул - агуы дарулар җитештергәндә кулланыла торган бердәнбер елан. Химикларга бу дару маддәсен җитештерү бер дә җиңелгә туры килми. Чөнки моның өчен кара еланны, гади тел белән әйткәндә, саварга туры килә.

- Кара елан агуы иммунитетны күтәрә, канның оешу сәләтенә тәэсир итә. Аннан махсус мазьлар да җитештерәләр, - ди биология фәннәре кандидаты, Идел-Чулман тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре, герпетолог Алексей Павлов.

Җитмәсә, кара елан геморрогия бизгәген таратучы кыр тычканын да юк итә. "Шуңа да кара елан куркыныч булуына караганда, файдалырак та әле", - ди Валериан Гаранин.

Агулы елан чаккан очракта, кеше тәнендә берничә нокта эзе кала. Аларның ике иң зурысы - елан тешләре эзе. Чаккан җирне беркайчан да яндырырга, жгут белән бәйләргә ярамый. Авызда кечкенә җәрәхәтләр булмаганда гына агуны суырырга мөмкин. Бу агу ашкайнату тракты аша узмый, төкерек аны тарката башлый. Әлбәттә, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Аллергия башлану куркынычы зур.

Бүген кара елан теге яки бу җирдә генә яши, дип уйларга кирәкми. Алар, кешенең активлыгы аркасында, бер җирдән икенче җиргә күчеп йөри. Су буйларында урнашкан бакчалар - бу төр хайваннарның яраткан урыны.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев