Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Кара еланнарны үтерергә ярамый» (Елан чакканда беренче ярдәм күрсәтү буенча КИҢӘШЛӘР)

Җиләккә йөрүчеләр кара еланнардан зарлана. Мамадыш районында җиләккә барган бер хатынны елан чаккан. Ул инде атнага якын реанимациядә ята. Узган елны да еланнан зыян күрүчеләр шактый булган иде. Алар үзләренең корбаннарын урманда, кырда гына түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә дә сагалап тора. Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр...

Җиләккә йөрүчеләр кара еланнардан зарлана. Мамадыш районында җиләккә барган бер хатынны елан чаккан. Ул инде атнага якын реанимациядә ята. Узган елны да еланнан зыян күрүчеләр шактый булган иде. Алар үзләренең корбаннарын урманда, кырда гына түгел, ә авыл урамында, яшелчә бакчасында, зират өстендә дә сагалап тора.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов кара еланнарның Кызыл китапка кертелүен әйтеп шаккаттырды, аларны үтерергә ярамый дип кисәтте.
- Кара еланнар күбәйде, диләр. Мин алай дип әйтмәс идем, халык соңгы елларда җиләккә күп йөри башлады, урманга ял итәргә баручылар күбәйде. Еланнарны да ешрак күрә башладылар. Еланнар тик торганнан гына чакмый. Алар, гадәттә, аланнарга кояшта кызынырга чыга. Берәрсе ялгыш кына басса яки кулы белән тиеп китсә, үзен саклар өчен чагып куя. Җиләк җыйганда, печән чапканда аяк астыгызга карап йөрегез, елан яткан урыннан тыныч кына китеп барыгыз, - ди ул.
Татарстанның баш токсикологы Рөстәм Гашигуллин елан чаккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга куша.
- Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Аучылар мондый вакытта пычакны учакта тотып, ягъни стерильләштереп яралы җирне кисәргә куша. Бу дөрес әйбер түгел, шулай ук жгут та салырга ярамый. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез, - дип киңәшләрен бирде Рөстәм Гашигуллин.
Кара еланны ничек танырга?
Гади кара елан төрле төстә булырга мөмкин, аны баш артыннан койрыгына кадәр сузылган кара төстәге зигзаг буенча аерып була. Еланның тиресе һәр яктан буй-буй кара таплар белән чуарланган. Койрык очы ачык төстә, еш кына сары төстә була. Баш арты муеныннан киңрәк һәм яссы. Ата еланның озынлыгы 60 см га якын, ә ана еланның - 70 см, кайвакыт 80 см га кадәр җитәргә мөмкин. Кара еланның күзләре зур, түгәрәк була.
Май уртасыннан алып бүгенге көнгә елан чагуның 26 очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең бишесе - Казан кешеләре. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан. Татарстанда соңгы өч елда елан чагудан үлүчеләр булмаган.
Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев