Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Караширмә авылында ачылган һәйкәл-обелиск турында

Бу көннәрдә авылыбыз халкы икеләтә шатлык хисләре кичерә. Беренчедән, республика программасы нигезендә авылыбызда 50 тамашачыга исәпләнгән клуб һәм башлангыч мәктәп бинасы төзелде. Моның өчен авыл халкы районыбыз башлыгы Илдус Зариповка чиксез рәхмәтле. Икенчедән, авыл халкының һәм якташларның уртак тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның якты...

Бу көннәрдә авылыбыз халкы икеләтә шатлык хисләре кичерә. Беренчедән, республика программасы нигезендә авылыбызда 50 тамашачыга исәпләнгән клуб һәм башлангыч мәктәп бинасы төзелде. Моның өчен авыл халкы районыбыз башлыгы Илдус Зариповка чиксез рәхмәтле. Икенчедән, авыл халкының һәм якташларның уртак тырышлыгы белән Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә һәйкәл-обелиск салынды.

Аларны тантаналы шартларда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, районыбыз башлыгы Илдус Зарипов һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашында ачу насыйп булды. Бирегә 72 авылдашыбызның исеме мәрмәр ташка уеп язылган.Һәм әлеге мәйданчык читтә һәм биредә яшәүче авылдашларыбыз өчен дә Ватан сугышында шәһит киткән ата-бабаларыбызның якты рухын искә алу урынына әверелер дип ышанып калам. Киләчәктә безгә, караширмәлеләргә, әлеге мәйданчыкны чиста-пөхтә итеп, агачлар, чәчәкләр утыртып, матурлап тоту бурычы тора. Иншаллаһ, бу эштә дә сынатмабыз дип уйлыйм.
Һәйкәл-обелискны төзүдә авылдашыбыз Заһир Гайнетдинов аеруча зур өлеш кертте. Обелиск тирәсен матурлауда авылдашыбыз Фаил Вәгыйзов җитәкчелегендәге булдыклы, тырыш һәм үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы егетләрдән генә торган бригада зур хезмәт куйды. Егетләрнең пөхтәлегенә, төгәллегенә сокланмый мөмкин түгел. Аларга киләчәк эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет теләп калам. Төзелеш барышында шәхси эшмәкәрләр - Газинур Гыйльмуллин белән Рәис Саттаровның, ирле-хатынлы Гөлия һәм Руслан Кадыйровларның, Миләүшә һәм Рәис Хәлиуллинарның, Талия һәм Рифкать Зиннәттуллиннарның да ярдәме зур булды. Обелиск тирәсен төзекләндерүдә аеруча авыл яшьләре зур активлык күрсәтте. Кемдер җир таратты, икенчеләре таш җәйде, өченчеләре су сипте, чәчәк утыртты. Һәйкәл-обелиск һәм авыл клубы төзелешендә, аларның тирә-юнен матурлауда өлеше кергән авылдашларыбызга чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук тантаналар барышында авылыбыз кунакларын тәмле ризыклар белән сыйлаган уңган - булган хатын-кызларыбызның, аеруча Нәкыя Тимергалиеваның, тәүге концертны оештыруда зур ярдәм иткән Галиевларның хезмәте мактауга лаек. Быел җәй көне үзенең 80 яшьлеген билгеләп үткән авылыбыз мулласы Рәшит абый Корбанов авыл халкын биш вакытлы азаннан өзми. Аңа да авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәтләр белдереп, исәнлек-саулык, тигез гомер, балалар, оныклар куанычы теләп калам. Әлеге изге эшләрдә өлеше кергәннәрнең куйган хезмәтләре мең савап китерсен.

Зур ихтирам белән Даут Иксанов.
Караширмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев