Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Карның артыгы булмый. Кыш түгел, без үзгәрдек

Бу атнада Казан "бөке"дә утырды. Атна уртасында ишеп яуган кар башкала халкын эшкә иртәрәк чыгарга һәм соңрак кайтырга, машиналы кешеләрне исә автобус­ка күчеп утырырга мәҗбүр итте. Нишләмәк кирәк, хәзер кар яву да гайре табигый хәл булып тоела башлады. Республиканың гидрометеорология үзәге 23 гыйнвар көнне үзенең рәсми сайтында 24 гыйнварда тәүлек...

Бу атнада Казан "бөке"дә утырды. Атна уртасында ишеп яуган кар башкала халкын эшкә иртәрәк чыгарга һәм соңрак кайтырга, машиналы кешеләрне исә автобус­ка күчеп утырырга мәҗбүр итте. Нишләмәк кирәк, хәзер кар яву да гайре табигый хәл булып тоела башлады.


Республиканың гидрометеорология үзәге 23 гыйнвар көнне үзенең рәсми сайтында 24 гыйнварда тәүлек буе көчле кар явачагын, урыны белән буран, кар көртләре булачагын хәбәр иткән иде. Бу кадәр буласын кем уйлаган? Белгечләр бер төн эчендә 25-30 см калынлыкта кар явуын белдерә. Бу - айлык норманың 65 проценты, диләр. Узган тәүлектә генә дә башкала урамнарыннан 22 мең тонна кар чыгарылган. Тәүлек буе 700дән артык техника берөз­лексез эшләп торган. Карның юмартлыгы аркасында өстәмә техника да җәлеп итәргә мәҗбүр булганнар. Казанның тышкы төзек­лән­дерү комитетындагы бүлек җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов, гадәттән тыш күп кар яуганда башкаланы 850дән артык техника чис­тартуын белдерде.


Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгъ­лүматлардан күренгәнчә, зур юлларда да эш бара. Анда төн­нәрен 270ләп техника эшләсә, көндез исә бу сан ике тапкыр диярлек арта. Министрлык белдергәнчә, юл хуҗалыгы оешмаларында барлыгы меңнән артык махсус техника бар. Алар юлларны тулысынча тиешле тәртиптә тота ала. Моннан тыш бозлавыкка каршы булган ком-тозларны да җитәрлек күләм­дә әзерләп куйганнар. Һава то­ры­шының үзгәрүе аркасында маршрут автобусларының хәрәкәте, очышлар тоткарланмаган. Алар гадәти режимда эшли.


ЮХИДИ вәкилләре исә мондый көннәрдә ерак сәфәрләргә чыгудан баш тартып торырга киңәш итә. Алар гыйнвар аенда аварияләрнең шактый булуын искәртә. 16 гыйнвардан 24енә кадәр вакыт эчендә генә дә 95 авария булган. Кичә иртән Яшел Үзән районында җиңел һәм йөк машиналары бәрелешеп, бер юлчының гомере өзелде. Өч көн элек Түбән Кама районында булган фаҗигадә ике йөртүче һәлак булды.


Республика синоптиклары алдагы көннәргә дә урыны белән кар вәгъдә итә. 27-28 гыйнвар төннә­рендә исә 25-26 градуска кадәр суык булуы ихтимал. Көндез 17 градуска кадәр салкын булачак.


- Кар күп диләр, авыл өчен аз әле бу, - ди Лениногорск шәһә­рендә яшәүче халык синоптигы Ринат Ибраһимов. - Узган ел бу вакытта кар шактый иде, быел күп дип әйтеп булмый. Кырда кар азрак, бары тик шәһәр эчен генә буранлап тутыра. Кар була икән, икмәге дә булачак. Иген уңышына кар-яңгырларның шифасы зур аның.


Быел үзәк өзгеч салкын көннәр бик булмас кебек, ди халык синоптигы. "Без теплица шартларында яшәргә ияләштек. Бераз гына салкын булса, урамга чыгарга куркабыз. Без үскән вакытта нинди салкыннар була иде, өлкәннәр аны яхшы хәтерли. 1968 елда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башладым. Төрлесен күрдек. 1978 елда коточкыч салкын кыш килде. Халык юлда калды, кайта алмыйча интекте. Өшеп үлүчеләр дә булды. Хәзер бөтенләй башка һава торышы. Басулардагы күпьеллык үлән­нәргә, уҗымнарга бернинди куркыныч янамый. Кар катламы алар өчен җитәрлек. Ул тагын ява икән, авыл кешесенә артык булмаячак", - ди бар гомерен кырга багышлаган агроном.
Ринат Ибраһимов быелгы җәйнең яхшы киләсенә өмет итә. Гыйнвар ае июльгә туры килә икән. "Өлкәннәр 20 гыйнварда көн нинди булса, июль шундый булачак дип әйтеп калдырган. Ул көнне бик матур, кояшлы, тыныч булды. 17-20 градус салкын күрсәтте. Шулардан чыгып, матур җәй көтәм", - ди ул.

("Ватаным Татарстан", /№ 11, 26.01.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев