Картлар рәнҗеп китмәсен
..Фатирга кергәч, кәеф кырылды.
Монда һәр почмактан моңсу, хәлсез, сырхау, өметсез картлык карап торган шикелле: авыр ис тынны буа, диварлардагы обой урыны-урыны белән кубып асылынып тора, идәннең буявы кырылган, аш-су бүлмәсендәге өстәлдә ятимсерәгән кара икмәктән башка берни күренми, һәркайда тузан. “Мескен картларның карар кешеләре бөтенләй юк микәнни? Алай дисәң, тәрәзәләре “евро”га алыштырылган, ишекләре тимер”, — дигән уй йөгереп узды.
Фатир хуҗасы – 85 яшьлек Шамил бабай. Ул начар ишетә, күрүе дә чамалы, авырлык белән генә сулыш ала. Карчыгы да, таякка таянып, чак-чак йөри. “Кышын суык, батареялар бик җылынмый”, — дип зарланып алды картлар. Авырулары йөзләренә чыккан әби белән бабайдан — соңгы тапкыр кайчан табибта булулары белән кызыксындым. Өч ел элек дәваханәгә барган булганнар, шуннан бирле дүрт стенадан чыкканнары юк икән.
Шамил бабай, тормыш юлдашы белән дүрт балага гомер биреп, “өф” итеп үстереп, укытып, зур тормыш юлына бастырганнар. Бүген балаларының һәркайсының үз гаиләсе, үз дөньясы, җитеш яшиләр. Карт балаларыннан зарланырга кыенсына, әлбәттә. “Килеп йөриләр, сөт, икмәк китерәләр, киемнәрне, урын-җирне юалар”, — ди. Бабай пенсиясенең күпме икәнлеген дә белми, аны ышаныч кәгазе белән төпчек улы ала икән. Фатир да күптән балалары исеменә күчерелгән...
...Кызганычка каршы, шәһәр һәм район ветераннар оешмасы биргән мәгълүматлар буенча, балалары тарафыннан онытылган өлкән яшьтәге кешеләр районда күп икән. Җәмәгатьчелек вәкилләре алар белән даими очрашырга, хәлләрен белеп, мөмкин булганча ярдәм күрстергә тырыша, балалары белән әңгәмәләр оештыра. Тик соңгы көннәрен тәннәре сызлап, күңелләре сыкрап үткәрүче ялгыз җаннарның моңардан хәле җиңеләя микән, өзеп кенә әйтеп булмый.
Шамил бабай белән сөйләшеп чыкканнан соң, миңа аның якыннары берничә тапкыр шылтыратты. Исем-шәрифемне, телефонымны, кирәк була калса дип, картларга язып калдырган идем.
Сез кем буласыз? Сезгә нәрсә кирәк? Ни өчен килдегез? Безнең әткәйнең фатирын тартып алмакчы буласызмы? Моңа һич юл куймаячакбыз, хокук саклау органнарына хәбәр итәчәкбез! Башкача безнең фатирга аяк басмагыз! — дип кисәтте Шамил бабайның киленнәре.
Менә шулай, җәмгыятебездә, матди байлык артыннан куып, рухи кыйммәтләр хакында бөтенләй онытып баручы адәм затлары күбәйгәннән-күбәя. Мондый ул-кызларны картайган әти-әнисенең хәле түгел, ә калдырасы мирасы гына кызыксындыра. Ә бит кадерлеләребез картайса да, хәтта акылга җиңеләйсә дә, без, балалары, аларга карата һәрчак ихтирамлы, игътибарлы булырга, моңсу көзләрен кулыбыздан килгәнчә, кояшлы итәргә бурычлыбыз.
Шамил бабай белән сөйләшкәннән соң озак уйланып йөрдем. Күңелемне әрнеткән күренеш хакында сезгә дә бәян итәргә булдым. Бәлки, кемдер, мәкаләмне укып, гыйбрәт алыр, газиз әти-әнисен исенә төшерер, барча эшен читкә куеп, күчтәнәчләрен төяп, кадерлеләре янына ашыгыр...
Язмамны гәзиткә тәкъдим иткәнче, Шамил бабайның хәлен белергә булдым, тик без очраша алмадык: ул күзләрен мәңгегә йомган иде инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев