Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Картлыгы матур аның...»

90 яше тулган өлкәннәребезне өйләренә барып юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә. Иске Җөри авылында гомер итүче Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы Мәүлина да 6 ноябрь көнне үзенең матур бәйрәмен билгеләп узды. Аны әлеге истәлекле көне белән тәбрик итәргә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе...

90 яше тулган өлкәннәребезне өйләренә барып юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә.
Иске Җөри авылында гомер итүче Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы Мәүлина да 6 ноябрь көнне үзенең матур бәйрәмен билгеләп узды.
Аны әлеге истәлекле көне белән тәбрик итәргә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараковлар килде. Яңа салынган йортның капка төбендә безне әбинең кияве Рәис абый каршы алды. Ә өй түрендә балкып безнең юбиляр утыра. Хәтере яхшы, сүзләре йөгерек, тормыш юлын да акрын гына барлап безгә сөйли ул.
- Иптәшем белән 60 ел бергә гомер итеп, алты кыз тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, барысы да тормышлы булып, бик матур гомер итәләр. Кызганыч, бүген өч кенә киявем исән. Хәзер үзем оныклар бәхетенә куанып яшим. Төрле җирдә хезмәт куйдым, 13 яшемдә әтисез калдым. Аллага шөкер, бүген тормышыбыз әйбәт, бар да җитеш, - ди юбиляр.
Фәхриҗамал әбинең 14 оныгы 23 оныкчыгы бар. Кызлары да даими әниләренең хәлен белеп, аның янында серләшеп, күңелләренә тынычлык алып китәләр. Өченче кызы Нәфисә белән яши хәзер Фәхриҗамал әби.
- Әни ничә яшьтә булса да әни инде ул. Килеп керүгә үк ачык йөз белән, кызым дип каршы ала. Үзем дә, тормыш иптәшем дә хак диндә. Бу тәрбия әниебездән күчкән дим. Чөнки әниебез бик динле кеше, - ди шушы авылда гомер итүче кызы Гөлсинә ханым.
Ул арада сүзгә юбилярның Үзәк авылында гомер итүче кызы Асия апа да кушыла.
- Мин әнигә гел, син бик бәхетле карчык дим. Тормыш юлы авыр булса да, картлыгы матур аның.
Районыбыз җитәкчеләре дә Фәхриҗамал әбигә тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек теләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын тапшырды.
Лилия Шәйхиева.
Ирек Сафин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев