Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кайда — низаг, шунда — хәсрәт

Гаилә арасына катышудан туганнар нинди тәм таба икән?

— 33 ел бергә гомер иткән ирем өемнән куа. Аны апасына яздырып, мине һәм җиткән ике улымны урамда калдырырга уйлый, — дип сүзләренә җан ачысын да кушып тезеп китте редакциягә килгән ханым. — Барысына да шул апасы гаепле. Котырта, әнине карамады, җәберсетте, дип миңа яла яга...

Кырмыскалы районының Бозаяз авылына юлга чыгуыбызның сәбәбе Миңлегөл ханыма ихлас ярдәм итү теләгеннән иде. Мине аның уллары каршылады, ул үзе, социаль хезмәткәр буларак, ялгыз яшәүче бер апага ярдәм итәргә киткән иде.

 

 

Заманы өчен зур гына булган ике яклы авыл өе. Шуның янкормасында, ягъни Миңлегөл килен булып төшкәч салынган ягында — уллары белән үзе, икенчесендә кайчандыр гаилә хуҗасы булып исәпләнгән Олег яши икән. Уллары зур инде: Альбертка — 32, Айратка 29 яшь. Айрат югары уку йортын тәмамлаган, “Башнефтегеофизика” пред­приятиесендә айлап эшли, Альберт авылда очраклы эшләрдә йөри. Егетләр бик итагатьле, тәрбияле, әти-әнисе арасында килеп чыккан гаугалы хәлләр аларны зур борчуга салган.

 

 

— Без башта бик тату яшәдек. Картәти, нәнәй белән бергә үстек. 2009 елда картәти үлгәч башланды шушы хәлләр. Әтинең бертуганы Рима апа кайтып гауга куптара, әнине гаепли, аңа кычкыра башлады. Сәбәбен аңламыйбыз да. Безгә дә җикерә, өйдән куа. Без инде үзебез — әллә кайчан гаилә корырлык егетләр, тик шушы хәлләрдә ничек өйләнмәк кирәк. Әтигә әллә ни булды. Башта урамның каршы ягында үзебезгә дип салган йортны бертуган абыйсына яздырып, аны кертте, әле шушы без яшәгәнен апасына бүләк иткән. Атна саен кайталар да тавыш чыгаралар...— диде миңа алар һәм теле­фоннарына төшереп алган кайбер язмаларны күрсәтте. Андагы тавыш-талаш...

 

 

Шул арада Миңлегөл эштән кайтып җитте. Тыныч кына, җыйнак бу ханым да ни булганын бик аңлап бетерми.

 

 

— Биатай белән бианайны үлгәнче карадым. Заманында бик матур яшәдек, абзар тутырып мал асрадык, туганнарын чакырып, табыннар үткәрдек, бөтен хуҗалык минем өстә булды. Әтиләре —2009 елда, әниләре бер ел элек үлде. Аннан соң бөтенләй күзне ачырмыйлар да. Мин гомер иткән өемнән кая китәргә тиеш икән? Балалар шушында туып-үсте, бу бит аларның туган нигезе... Хәзер мал тотарга да күңел үсми, бакча карарга да дигәндәй...

 

 

Олег үзенә яшәргә йортның зал дип аталган зур бүлмәсен алган. 64 яшьлек ирнең торагында хатын-кыз юклык сизелә, ләкин ул моңа нык шат.

 

 

— Ни өчен куасыз, дисезме? Чөнки ул минем әнине карамады. Аны җәберләде, ашатмады, мунча кертмәде, киемен юмады. Әни бик интегеп үлде. Малайлармы? Алар әниләре яклы. Алардан да чут чыкмады, берсе — әрәмтамак, очраклы эшләр белән юана, икенчесе ай буе эшсез...

 

 

— Соң аларны бит сез тәрбияләгәнсез? Монда сезнең гаеп юкмыни?

 

 

— Бардыр инде... Апа миңа начарлык теләми. Миңлегөл аның белән үзе конфликтка керде. Аны тиргәп тә, яхшылап та ипкә китереп карадык инде. 2012 елда аерылышырга гариза биргән идем, тезләнеп елагач, тагын яшәп киттек. Ләкин һаман шул ук хәл.

 

 

— Нинди хәл соң?

 

 

— Шул ук...

 

 

Ир бөтен дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ятланган сүзләрен тәкърарлап тик тора. Юньләп бернигә дә төшенә алмагач, бөтен хәлләрдән дә хәбәрдар булган күршеләре белән сөйләшеп карарга булдык.

 

 

Каршыда яшәүче әтиле-кызлы Канбәковлар, Акбашевларның аерылышу вакыйгасы бөтен авылны гаҗәпкә калдырды, дип белдерде.

 

 

— 33 ел яшәгән хатыныңны йорттан куарсыңмы? — дип аптырый Рим абый. — Миңлегөл турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм, бөтен эш аның өстендә булды. Кайткан туганнарын сый-нигъмәтләрен әзерләп каршы алды, киткәндә, ак алъяпкычларын бәйләп, капка төбеннән озатып калды. Кеше арасына керми, гайбәт сөйләми, эчеп йөрми. Бианасын-биатасын карады. Мондый хәлләрдә бераз җиңеләерсең дә... Рималар, атна саен кайтып, гаилә арасын бозып бетерделәр. Нигә кирәк булды икән аңа аларны аеру? Ул йорт нигә кирәк икән? Картайган көнендә Олегны ул карар микән соң?

 

 

Олегның әнисенең энесе Гайса Бикмәтов белән аның хатыны Рәйсә Диваева да шушы ук сүзләрне кабатладылар.

 

 

— Олег — миңа чит кеше түгел, бертуган апамның улы. Апаның холкы кыркурак булды булуын, ләкин Миңлегөл белән килешеп яшәделәр кебек. Без әллә ни йөрешмәдек, әмма андагы хәлләрне ишетеп тордык. Миңлегөл башын иеп эшләде дә эшләде. 97 яшендәге Хәния апабыз да Олегны гаепли. Ә анысы безне тыңларга да теләми. Улларына өйләнер вакыт җиткән, ләкин бу хәлләрдә алар үз язмышларын хәл итә алмый. Кайда — низаг, шунда хәсрәт инде ул. Риманың бу кылыгын аңламыйбыз. Хафаланабыз, кешеләр алдында безгә гарьлек,— диде миңа кырыгар ел стажлы абруйлы укытучылар.

 

 

Хәния апа үзе дә, аның улы да аларның сүзен куәтләде.

 

 

— Минем өчен бу — кыргыйлык. Авылда бөтен нәрсә кеше күз алдында. Хуҗалык Миңлегөл өстендә булды. Олег — музыкант. Мин аңа әйттем: картлыгыңны уйлыйсыңмы, дидем. Римага ни җитми икән, дөньясы җитеш, мул тормыш көтә, ике баласына нинди үрнәк күрсәтә инде ул,— ди Олегның абзыйсы.

 

 

Урындагы власть та гаиләгә туганнарның катышуын өнәми. Бозаяз авыл Советы хакимияте башлыгы һәм эшләр идарәчесе белән дә шушы хакта әңгәмә кордык. Алар Акбашевларны чакырып, сөйләшеп караган, файдасы булмаган.

 

 

Рима ханым белән республиканың Югары судында очраштык. Анда уртак милекне гаиләнең бөтен әгъзалары арасында бүлү үтенече белән Миңлегөл мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, йортның Олег Акбашев тарафыннан Рима Әбдиевага бүләк ителү килешүе юкка чыгарылмый торып, моны эшләп булмаячак. Ә бу мәсьәләдә суд көтелә генә. Шулай итеп, Югары суд әлегә Рима Газим кызы ягында булды. Суд залыннан алар адвокаты белән “без җиңдек” дигән тантаналы кыяфәт белән чыкты. Адвокаты журналист белән аралашмауны таләп итсә дә, Рима ханым миңа берничә җөмлә әйтеп өлгерде.

 

 

— Миңлегөл — кеше түгел ул. Әнине шулкадәр җәберләде, әллә нинди сүзләр белән кимсетте, телефоннан минем белән сөйләштермәскә тырышты. Әле ишетерсез, бу кылыклары өчен күрәчәге алда әле!

 

 

— Ир белән хатын арасында тавыш чыгу — була торган хәл. Ләкин сез балаларын кызганмыйсызмы? Алар — шул йортта туып-үскән туганнан туган энеләрегез бит!

 

 

— Мин аларга бик күп эшләдем бу тормышта. Укырга да ярдәм иттем. Берсен, проводлар ясап, армиягә озаттым. Алар да әниләре яклы булды, минем әнине алар да кыерсытты...

 

 

— Соң ни өчен аларны әллә кайчан куып чыгармадыгыз? Әниегезнең үлгә­нен нигә көттегез? Аның интегүләренә ни өчен шул вакытта чик куймадыгыз, үзегезгә алып килеп кадер-хөрмәт күрсәтмәдегез?

 

 

Кызганычка каршы, бу сорауга аңлаешлы җавап алып булмады. Ә сорау бик урынлы бит. Әниеңнең интегү­ләрен читтән генә күзәтеп тор да, ул үлгәч, аны соңгы көненә кадәр караган кешене урамга куып чыгар, имеш...

 

 

Сугышта катнашучының тол хатыны буларак, әниләренә торак сертификаты бирелгән. Ул акча әлеге йортны ремонтларга тотылырга тиеш булган. Әлбәттә инде, ул Акбашевларга эләкмәгән. Рима Газим кызы сертификат язмышына ачыклык кертергә теләмәде. Нигә кирәк ул сезгә, дию белән генә чикләнде...

 

 

Карап торуга мөлаем йөзле, зыялы, гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган ханым үзенең хаклыгына тамчы да шикләнми. Ә без, ничек кенә тырышсак та, бу дошманлыкның сәбәп­ләренә төшенеп бетә алмадык. Сораулар бик күп калды. Ни сәбәпле килеп чыккан? Ни белән бетәр? Кемгә ни җитми? Балаларның нинди гаебе бар? Ни өчен аларны апалары гына түгел, әтиләре дә читкә тибә? Ни өчен Миңлегөлгә бу кадәр каныгалар? Югыйсә, авылда аның хакында начар сүз әйтүче булмады. 91 яшькә җитеп, Миңлегөл кулында җан биргән әниләренең дә балаларының бу кылыгын хуплавына шикләнәм.
 

Резеда ГАЛИКӘЕВА
Кырмыскалы районы

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев