Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КАЙСЫ КӨН АВЫР?

Һәр көнне Аллаһы Тәгаләнең көне дисәләр дә, дүшәмбе һәм шимбә көннәре авыр көннәр булып санала. Бу көннәрдә якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз. Статистик мәгълүматларга ышансаң, кешенең үзенә кул салуы (суицид) кебек гамәлләр еш кына шушы көннәргә туры килә икән. ЯКШӘМБЕ көнен Кояш планетасы белән бәйлиләр, борынгыдан атнаны башлаучы көн дип исәпләнгән....


Һәр көнне Аллаһы Тәгаләнең көне дисәләр дә, дүшәмбе һәм шимбә көннәре авыр көннәр булып санала. Бу көннәрдә якыннарыгызга карата игътибарлырак булыгыз. Статистик мәгълүматларга ышансаң, кешенең үзенә кул салуы (суицид) кебек гамәлләр еш кына шушы көннәргә туры килә икән.

  • ЯКШӘМБЕ көнен Кояш планетасы белән бәйлиләр, борынгыдан атнаны башлаучы көн дип исәпләнгән. "Якшәмбе көнне башлаган эш уңа" диючеләр хаклы. Яңа башлангычлар өчен яхшы көн.
  • ДҮШӘМБЕ Ай белән бәйле икән. Бу көнне кешене чыгырыннан чыгару бик җиңел. Бик мөһим эшләр белән мавыкмасагыз, яхшырак булыр.
  • СИШӘМБЕ көнен Марс белән бәйлиләр. Бу көннең энергетикасы көчле. Аны әрәм итмәскә, файдалы эшкә җигәргә кирәк. Сишәмбе бәхәскә кермәвегез хәерле, тиз генә тынычлана алмавыгыз ихтимал.
  • ЧӘРШӘМБЕ Меркурий белән бәйле булганга, акыл эшчәнлегенә уңай тәэсир ясый.
  • ПӘНҖЕШӘМБЕ көне белән Юпитер идарә итә. Бу көнне ялгыз калмаска тырышыгыз. Җәмәгать эшләрендә актив катнашыгыз, нәтиҗәсе искиткеч булыр.
  • ҖОМГА - атнаның иң яхшы көне! Иҗат кешеләренә Венера белән бәйле бу көн уңыш китерер. Тик чама хисен онытмагыз.
  • ШИМБӘ - атнаның иң авыр көнедер, мөгаен. Кешене сагышка сала, күңелсез уйларга чумдыра торган көн. Күп сөйләшмичә, башлаган эшегезне бетереп куярга тырышыгыз.

Нинди генә көн булса да, матур итеп үткәрегез. Онытмыйк: үтеп киткән бер генә сәгать-минутны, секундны да кире кайтарып булмый! Ул инде синең өчен тарих кына булып калачак.

Чыганак: https://vk.com/id423820304

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев