Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казакларда сыерлар “хәлвә” ашый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә һәрвакыт яңа төзелешләр бара, кулланышка яңа технологияләрне кертеп кенә торалар. Агымдагы елда биредә өч терлек торагы (ремонт чыгымнарының 30%ы дәүләт тарафыннан субсидияләнә) төзекләндерелде, 200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм тудыру бүлеге, комбиазык заводы төзеп куйганнар. Чыннан да, бүген төзелешләр алып бармыйча, яңа инновацион технологияләр...

Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтендә һәрвакыт яңа төзелешләр бара, кулланышка яңа технологияләрне кертеп кенә торалар. Агымдагы елда биредә өч терлек торагы (ремонт чыгымнарының 30%ы дәүләт тарафыннан субсидияләнә) төзекләндерелде, 200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм тудыру бүлеге, комбиазык заводы төзеп куйганнар. Чыннан да, бүген төзелешләр алып бармыйча, яңа инновацион технологияләр кертмичә, мул итеп ит һәм сөт җитештерүне күз алдына да китереп булмый. Бүген эшче көчләрне түгел, ә җитештерүне арттыру хисабына нәтиҗәлелеккә ирешергә кирәк.

200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм тудыру бүлеге иркен, якты һәм уңайлы. Терлекләрнең эчәр сулары автомат рәвештә электр энергиясе белән җылытыла. Тудыру бүлегендә савымчылар һәм каравылчылар өчен махсус бүлмә булдырылган. Бу бүлек гыйнвар аенда эшли башлаячак. Буаз сыерлар бүлегенә инде 100 баш терлек кертергә өлгергәннәр. Көндезләрен алар кардага - кояш ваннасына чыга. Биредә ризык җитәрлек үзләренә: төргәкләр белән саламы да, печәне дә куелган. Бюджеты 14 миллион сумны тәшкил иткән, металл конструкцияләр белән калайдан гына торган заманча торакны Удмуртия төзүчеләре сафка бастырган.

Быел тормышка ашырылган икенче бер проектның - комбиазык заводының бюджеты 12 миллион сум. Монысын да ширкәт банктан алган кредитка һәм үз хисабына башкарып чыккан. Завод сәгатенә дүрт тонна комбиазык эшләп чыгара ала. Ширкәтнең көндәлек ихтыяҗы биш тонна тәшкил итә. Бүген биредә дүрт төрле азык әзерләнә: савым сыерлары, буаз сыерлар, симертү терлекләре һәм яшь бозаулар өчен. Катнаш азык заводта бодай, арпа, солы, борчак, кукуруз культураларын тартып, көнбагыш һәм рапс калдыклары, төрле премикслар, тоз, акбур һәм биоөстәмәләр кушып ясала. Әлбәттә, иң элек басу культураларына беренчел чистарту үткәрелә. Завод төзелү уңаеннан амбар хуҗалыгына керү юлына бер чакрым озынлыкта вак таш түшәлгән. Көзге, язгы пычрак вакытында бирегә керүдәге уңайсызлыкларны кибәхуҗалылар үзләре генә хәтерлидер. Яңа заводта Нияз Заһидуллин белән Расих Яхиннар хезмәт куйса, яңа төзелгән терлек торагында Асаф Әскаров белән Фәнил Мөхәммәтҗановлар эшли. Комбиазык заводында аксымнарга, витаминнарга һәм минералларга бай экструдат эшләп чыгаручы җиһаз да монтажланган. Әбиләр мичтә пешергән ипине хәтерләткән әлеге ризыкны (аны бериш белгечләр "хәлвә" дип тә йөртә) сыерларга көнгә бер килограмм исәбеннән бирәләр:

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр белгеч, җитәкче яхшы аңлый.

- Рапс, кукуруз, арыш, арпа һәм борчактан әзерләнгән фураж сөт арттыруда беренче шарт булса, икенчесе - берничә төрле ачыткыч белән үләннән яшь, витаминлы чакта һәм мөмкин кадәр кыска срокларда салынган силос, сенаж ашату сөт җитештерүне шактый күләмдә арттыра ди, - ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин.

Әлеге ширкәттә һәрнәрсә исәпләп, уйлап, алдан планлаштырылып, киләчәкне күз алдында тотып эшләнә.

Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев