Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казан өчен тавыш бирү: тамчыдан күл җыела

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш бирү төгәлләнергә нибары ун көн калды. Финалга чыккан ун шәһәр арасыннан Казан әлеге вакытта икенче урында бара. Татарстан башкаласының яңа акчаларда сурәтләнергә мөмкин булуын белгәч, төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче татар мәдәният әһелләре дә социаль челтәрләр аша Казанга...

Россиянең 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларында сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш бирү төгәлләнергә нибары ун көн калды. Финалга чыккан ун шәһәр арасыннан Казан әлеге вакытта икенче урында бара.


Татарстан башкаласының яңа акчаларда сурәтләнергә мөмкин булуын белгәч, төрле төбәкләрдә яшәп иҗат итүче татар мәдәният әһелләре дә социаль челтәрләр аша Казанга уңышлар тели. Шушы көннәрдә генә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов "Казан өчен твоя-россия.рф сайтында тавыш бир" акциясендә катнашып, үз тавышын бирде. Мәскәүдә җырчы булачак кәгазь акча макетын тотып фотога төште. Татар эстрадасы җырчысы Сөмбел Билалова да "Казан акчасы" белән фотога төшеп, социаль челтәрләр аша башкаларны да тавыш бирергә чакырды. Җырчы Ришат Төхвәтуллин твоя-россия.рф сайтының сурәтен социаль челтәргә элеп, Казан өчен тавышларны жәлләмәскә өндәде. "Беренче канал" корреспонденты Тимур Сираҗиев та үзенең тавышын Казан Кремле һәм Казан федераль университеты өчен бирде.



Бүген Казанның волейбол клубы, сигез тапкыр Россия чемпионы, биш тапкыр Россия Кубогы иясе, дүрт тапкыр Чемпионнар лигасында җиңгән "Зенит" командасы баш тренер Владимир Алекно белән Казанны яклап, тавыш бирүе мәгълүм булды. Күптән түгел Казанның "Рубин" командасы футболчылары, шул исәптән яңа ярымсакчы, "Арсенал" һәм "Барселона" өчен уйнарга өлгергән Алекс Сонг та яңа акчаларда Казанны сурәтләү өчен тавыш биргән иде.



Шушы үткән айлар эчендә миллион ярым кешене җәлеп иткән твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре "Россия 1" телеканалында 7 октябрьдә кичке 18.00 сәгатьтә игълан ителәчәк. Финалда Казан, Сочи, Севастополь, Ерак Көнчыгыш, Волгоград, Иркутск, Сергиев Посад, Владимир, Түбән Новгород, Петрозаводск шәһәрләре арасында көрәш бара. Бүгенге көндә 240 меңнән күбрәк тавыш җыеп, беренче урында кышкы Олимпиада объектлары белән Сочи шәһәре, икенчедә - борынгы Кремль һәм университет күренешләре белән Казан, өченче урында - борынгы грек шәһәрчеге Херсонес һәм баткан кораблар истәлегенә куелган һәйкәл сурәтләрен тәкъдим итеп, Кырымның Севастополь шәһәре килә.

1 октябрьдә Татарстанның Милли банкында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу көнне һәркем банкка экскурсия ясап, Россия банкы тарихы белән таныша алачак. Шунда ук яңа 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда сурәтләнәчәк шәһәрләр өчен тавыш та биреп булачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев