Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казан урамында яшүсмерләр атыш оештырган (ФОТО)

Казанда полиция хезмәткәрләре Карбышев урамында атыш оештыручыларны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Алдан тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәhәрнең урта-махсус уку йортында укучы ике яшүсмер белән алар яныннан узып баручы яшьләр төркеме арасында низаг чыккан. Конфликтта катнашучыларның берсе травматик пистолеттан яшүсмергә атканнан соң, икенчеләре качкан....

Казанда полиция хезмәткәрләре Карбышев урамында атыш оештыручыларны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Алдан тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәhәрнең урта-махсус уку йортында укучы ике яшүсмер белән алар яныннан узып баручы яшьләр төркеме арасында низаг чыккан. Конфликтта катнашучыларның берсе травматик пистолеттан яшүсмергә атканнан соң, икенчеләре качкан.

Алар Карбышев урамындагы 33 йортның бер фатирына яшеренәләр, полиция хезмәткәрләренә ишек ачмыйлар. Чакырылган Росгвардия хезмәткәрләре әлеге фатирга беренче каттагы тәрәзә аша керәләр. Тоткарланучыларны "Горки" полиция бүлегенә алып киләләр. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.

Вакыйга урынына полиция hәм оператив тикшерү төркеме хезмәткәрләре җибәрелгән, яраланучылар хастаханәгә озатылган.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев