Реклама
Казанда радиоактив энә эзлиләр. Хокук саклау органнарының "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә әлеге энә Атом-төш медицинасы үзәгеннән югалган. Югалу туранда хәбәр узган көнне иртәнге 10да килә. 2,5 х 0,8 мм размерындагы энә «Кобальт 60» материалыннан ясалган. Атом-төш медицинасы үзәге хезмәткәрләре сүзләренчә энә ябык саклавычта, сейфта сакланган. 1200 квадрат метр мәйданны...
Казанда радиоактив энә эзлиләр. Хокук саклау органнарының "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә әлеге энә Атом-төш медицинасы үзәгеннән югалган. Югалу туранда хәбәр узган көнне иртәнге 10да килә. 2,5 х 0,8 мм размерындагы энә «Кобальт 60» материалыннан ясалган.
Атом-төш медицинасы үзәге хезмәткәрләре сүзләренчә энә ябык саклавычта, сейфта сакланган. 1200 квадрат метр мәйданны җентекләп тикшергәч тә энә табылмый.
Алга таба әлеге элементны полиция хезмәткәрләре эзләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз