Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан

Янгын 99 кеше һәм 34 берәмлек техника көче белән сүндерелгән. Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр "ГЛОНАСС+112" системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы...

Янгын 99 кеше һәм 34 берәмлек техника көче белән сүндерелгән.

Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр "ГЛОНАСС+112" системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы территориясендә аерым торган бинаның януын ачыклый. Янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган була. "Казан халкына янгынның зыяны юк. 04.00 сәгатькә 400 квадрат метрга таралып өлгергән янгын камап алынды һәм 22 минуттан ачык ут сүндерелде. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 99 кеше һәм 34 берәмлек техника катнашты", - дип хәбәр итте Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев