Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда өлкән яшьтәге ханым килешүгә кул куеп, фатирыннан колак каккан - видео

7 сентябрь көнне кич суд приставлары, Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары нигезендә Роза Касыймованы һәм аның ике кызын, өч кечкенә оныгын фатирыннан чыгарган. Алар бурычлары өчен түгел, ә ялган аркасында фатирсыз калганнар. Барысы да янган «Адмирал» сәүдә үзәгеннән башланган. Роза Касыймова - шәхси эшмәкәр, барлык тауары ут белән юкка...

7 сентябрь көнне кич суд приставлары, Казан шәһәре Мәскәү районы суды карары нигезендә Роза Касыймованы һәм аның ике кызын, өч кечкенә оныгын фатирыннан чыгарган. Алар бурычлары өчен түгел, ә ялган аркасында фатирсыз калганнар.

Барысы да янган «Адмирал» сәүдә үзәгеннән башланган. Роза Касыймова - шәхси эшмәкәр, барлык тауары ут белән юкка чыккан. Акча белән кыенлыклар шунда башланган. Роза микрофинанс оешмасына мөрәҗәгать иткән. Аңа акча биргәннәр, залог итеп фатиры куелган. Зур сумма булганда эшләнә торган стандарт хәл, югыйсә.

"Соңрак билгеле булганча, залог килешүе урынына миңа микрофинанс оешмасында кул куярга сату- алу килешүен биргәннәр. Мин үзем дә белмичә, фатирымны сату турындагы килешүгә кул куйганмын", - дип сөйләгән Касыймова.

Килешү рәсми төстә эшләнгән һәм ул юридик көчкә ия. Фатирның яңа хуҗасы Кузнецов моннан файдаланган да. Ул шунда ук Мәскәү судына әлеге гаиләне фатирдан чыгару өчен документлар тапшырган. Роза Касыймова гаиләсе биредә законсыз яши, дип белдергән.

Роза судта күпме генә фатирын сатарга уйламаганын дәлилләргә тырышса да, суд фатирның яңа хуҗасы дәгъвасын канәгатьләндергән.

Фатирдан чыгару бик четерекле булган. Ахыр чиктә, Розы Касыймованың нервлары бирешкән, аннан йөрәгенә ябышкан. Ашыгыч ярдәм машина аны инсульт алды хәлендә сырхауханәгә алып киткән. Өлкән яшьтәге ханымны сырхауханәгә салганнар.

Розаның кечкенә кызы Резидә приставларны мөлкәткә опись ясау өчен бүлмәгә кертмәгән. Нәтиҗәдә, аны көч белән урамга алып чыкканнар, эшләргә комачаулый, суд карарын башкарырга ирек бирми, дип коймага кул богавы белән эләктереп куйганнар.

Фатирда бу вакытта Розаның өлкән кызы Рузалия өч кечкенә бала белән калган. Ул балаларның берсенә өч, икенчесенә ике ярым, кечкенәсенә сигез ай. Соңыннан аның да көрәшергә көче беткән, ул балалар белән бергә фатирдан чыгып киткән.

«Әлеге фатирдагы мөлкәт язып алынган. Опись буенча арест акты төзелгән һәм бурычны түләтүчегә саклауга калдырылган. Бурычлылар әлеге фатирга керә алмасын өчен яңа хуҗага фатир ишеген алыштырырга кушылган. Бу эшләнгән дә", дип хәбәр иткән Мәскәү районының суд приставлары хезмәте пристав-башкаручысы Ирина Федотова.

«Монда суд карарлары бик күп, һәм, билгеле, законлы. Әгәр дә грамотасыз берәр әби кеше белән шушы хәл булса, мин аңлыйм инде, монда бит шәхси эшмәкәр! Бурычлары турында рәсми рәвештә сайттан карарга була. Аларның бит кешеләргә, банкларга дүрт ярым миллионнан да артык бурычлары бар. Алар килешүне беренче тапкыр гына төземәгән, һәм соңгысы да түгелдер. Юридик яктан барысын да беләләр. Мин аларның фатирларын белмичә сатканнарына ышанмыйм!» - дип белдергән фатирның яңа хуҗасы Артур Әхмәтҗановның юридик вәкиле.

Шуңа да карамастан, Касыймовлар гаиләсенең юристы әлеге микрофинанс оешмасы белән шундый хәлгә юлыгучылар әлеге гаилә генә түгел, дип белдергән. «Минем мәгълүматлар буенча, андый гаиләләр йөздән артык. Хәзер полиция хезмәткәрләре 80ләп эпизод буенча тикшерү үткәрә. Боларның барысын да Кузнецов һәм берничә кеше оештырган. Бу сүзне әйтергә курыкмыйм - биредә тулы бер мафия, бер кеше эше генә түгел бу», - дип билгеләп үткән Касыймовлар юристы Ленар Гайфутдинов.

ТР Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә шундый хәлгә чынлап та унлап кеше тарыган, дип белдергәннәр. Кешеләр бернинди шикләнүләрсез ссудалар алганнар, ә имзаларын фатирларын сату турындагы килешүгә куйганнар. Хәзер бу эш белән полиция шөгыльләнә. Җинаять эше «Мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылган. Эш буенча 21 кеше зыян күргән дип расланган.

«Оешкан җинаятьчелек белән көрәш алып бару чараларында алты шикле кеше тоткарланган, алар суд карары нигезендә сак астына алынган. Гаепләнүчеләр бер үк схема буенча эшләгән. 2014 елдан башлап алар имин булмаган гаиләләрне, спиртлы эчемлекләр кулланучы, психик авырулы, яисә авыр хәлгә тарып, акча кирәк булган кешеләрне табып эш йөрткәннәр. Микрофинанс үзәге сыйфатында акча биреп, залогка күчемсез милек алганнар Яисә кешенең ярдәмсез икәнен күреп, ачыктан-ачык фатир сату буенча займ килешүенә кул куйдырганнар. Сату-алу килешүенә кул кую файдалырак, аннан фатирны да, документларыгызны да кайтарабыз, дип ышандырып та эшләгәннәр. Аннан хәтта займ түләргә акча алып килгән клиентлардан кача ук башлаганнар. Әлеге җинаять төркемен оештыручы качкан, аны федераль эзләүгә биргәннәр. Моннан тыш, төркемдәгеләрне тоткарлау, ачыклау эшләре бара", - дип хәбәр итте дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте сәркатибе Наталья Сәгыйтова.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://tatar-inform.ru/upload/video2/08_09_vuselenie_1.mp4{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев