Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда “Парк Хаус” сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләгәннәр

Казанда “Парк Хаус” сәүдә үзәгенә килүчеләрне эвакуацияләделәр. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итәләр, алар фотолар куйганнар. Фотоларда сәүдә үзәгенә керү урынында күпсанлы кеше торуы күренә. Шаһитлар эвакуация турында махсус элемтәдән әйтүләрен хәбәр итәләр.

“Татар-информ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр иткәнчә, сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясе кабынган. Сәүдә үзәге куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре кешеләрне эвакуацияләргә карар иткән. Куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре бинада янгын чыганагы булмавына инангач, кешеләрне сәүдә үзәгенә керткәннәр.

Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев