Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда республика күләм ифтар ничек үтте? (фоторепортаж)

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. "Казан Арена" стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде. 6 июньдә мөбарәк Рамазан ае башланды. Рамазан - мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу ай...

Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды. "Казан Арена" стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде.


6 июньдә мөбарәк Рамазан ае башланды. Рамазан - мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу ай Аллаһы Тәгаләне олылап, Аңа шөкрана итү, ярлыкавын сорап ялвару, игелекле эшләр белән зурлана. Шуңа да бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылып калырга тырыша. Чөнки Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача.


Ифтар мәҗлесе уздыру - әлеге мөбарәк айның бер изгелеге. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр дә берәү Рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимеми", - дигән.


Менә шул сүзләрнең асылын аңлаган кеше "Казан Арена"га 10 мең кешене ифтарга чакыруны аңлап кабул итте дә инде. Күбрәк кешегә хөрмәт күрсәткән саен, савабы да күбрәк була, дигән сүз. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык билетларның таратылып бетүен хәбәр итте.


Әлеге чара республика җитәкчелеге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә уздырылды. Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле, ятим балалар чакырылган иде. Шулай ук ифтарда сәясәт, җәмгыять һәм республика төбәкләреннән дин вәкилләрен дә күрергә мөмкин булды.


Республикакүләм ифтарның 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә билгеләнүендә дә тирән мәгънә бар. Мөселман дин кардәшләребез бергә җыелып, Бөек Ватан сугышы корбаннары рухына дога кылды, җәмәгать намазын укыды. Намаз ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды.


Ифтарның рәсми кунаклары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшинны күрергә була иде.


…Ифтар мәҗлесе кытыршылыкларсыз гына узып китте: табыннар мул, оештыру дәрәҗәсе югары, кунакларның кәефе күтәренке иде. Оештыручылар нәкъ шулай булуын теләгән иде дә инде. Тоткан уразалар кабул булсын, республикадан бәрәкәт, ил-көннән тынычлык китмәсен, табыннар ризыктан өзелмәсен. Ифтарга җыелган 10 меңләп кеше шул теләкләргә кушылып дога кылды.

- Аллага шөкер, бүген "Казан-Арена" стадионында 10 мең кешегә исәпләнгән һәм Россия тарихында иң күләмле саналган IV республика ифтарын үткәреп җибәрдек. Ошбу кирәкле һәм саваплы чараны оештыруда ярдәм кулы сузучыларга, аерым алганда, иганәчеләргә, 800гә якын волонтерга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын! Һичшиксез, Изге Рамазан аенда мондый күләмле чараларда очрашуыбыз, аралашуыбыз, бергәләп намаз укып авыз ача алуыбыз - зур нигъмәт! Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, изгелекләребезне кабул итсен һәм гөнаһларыбызны кичерсен! Әмин, - дип уртаклашты соңыннан Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләр аша.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев