Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган

Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән, бу эшкә 400гә якын эшче, 376 техника җәлеп ителгән, дип искәртте Игорь Куляжев. «Якын көннәрдә дә...

Казанда ял көннәрендә айлык норманың 60 проценты күләмендә кар яуган. Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарып түгелгән, бу эшкә 400гә якын эшче, 376 техника җәлеп ителгән, дип искәртте Игорь Куляжев.

«Якын көннәрдә дә шундый һава торышы сакланачак, кар һәм буран көтелә. Юл хезмәткәрләре җәяүлеләр, машина юллары һәм квартал эчендәге юлларны кардан арындыруга зур игътибар бирәчәк», - дип өстәде ул.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев