Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КӘБЕСТӘНЕҢ ЗУР ГАИЛӘСЕ

Кәбестә җиңел үзләштерелә торган файдалы мат­дәләргә һәм витаминнарга бик бай. Кәбестә согын йөрәк һәм ашказаны авырулары вакытында эчәргә тәкъдим итәләр. Безнең эрага кадәр 200 елда Бөек Кытай стенасын төзүчеләр тозлы кә­бес­тә ашаган. Борынгы греклар һәм римлылар арасында әлеге яшелчә бик популяр булган. Урта гасырларда да кәбестәне бик еш кулланганнар. Ә...

Кәбестә җиңел үзләштерелә торган файдалы мат­дәләргә һәм витаминнарга бик бай. Кәбестә согын йөрәк һәм ашказаны авырулары вакытында эчәргә тәкъдим итәләр. Безнең эрага кадәр 200 елда Бөек Кытай стенасын төзүчеләр тозлы кә­бес­тә ашаган. Борынгы греклар һәм римлылар арасында әлеге яшелчә бик популяр булган. Урта гасырларда да кәбестәне бик еш кулланганнар. Ә бүген кәбестәнең нинди генә сортлары юк. Аларның һәркайсы организм өчен файдалы.

Брюссель кәбестәсе. Булачак әниләр табынында һәрвакыт булса яхшы. Чөнки ул туачак сабыйның нерв системасын тиешенчә формалаштыруда зур роль уйный, аның зәгыйфь тууын кисәтә.

Фолий кислотасы, каротин, клетчатка һәм тимергә бай.

Пекин кәбестәсе. Витаминнарга иң бай урыны - аның үзәге. Аксым һәм С витамины күләме пекин кәбестәсендә башлы кәбестәнеке белән чагыштырганда ике мәртәбә күб­рәк.

Аксым, минераль тозларга һәм С витаминына бай.

Башлы кәбестә. Кәбестә составындагы U витамины җәрәхәтне дәвалый. Аның яңа гына сыгылган согы аеруча файдалы. Кәбестә шикәргә, клетчаткага, органик кислоталарга бай.

Очлы башлы (острокочанная) кәбестә. Кәбестәнең башка төрләре кебек цинга авыруын кисәтә. Аны свежий килеш тә озак вакыт сакларга була.

Аксым, С һәм В группасы витаминнарына, шикәргә бай.

Кольраби. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген нормага сала, организмнан артык сыеклык һәм холестеринны чыгара. Ә бу атеросклерозны кисәтү һәм дәвалауда бик мөһим.

Калий, магний, фосфор, тимер һәм клетчаткага бай.

Кызыл башлы кәбестә. Әлеге кәбестәне ашказаны согы әчелеге түбән булган гастрит вакытында киңәш итәләр.

Җиңел үзләштерелә торган углеводларга, шикәр һәм витаминнарга бай.

Чәчәкле кәбестә. Түбән калорияле һәм үзләштерелүе буенча иң кыйммәтлесе. Организмнан токсиннарны чыгара, яман шешне кисәтү­­че буларак тәкъдим ителә.

Калий, магний, кальций, тимер, С, К, һәм В группасы витаминнарына бай.

Яфраклы кәбестә. Сос­тавында магний, хром һәм фолий кислотасы булганга, яфраклы кәбестә тынычландыру, депрессиядән арындыру һәм йокысызлыктан коткару үзлегенә ия.

Кальций, фосфор һәм клетчаткага бай.

Савойя кәбестәсе. Бик кыйммәтле диетик яшелчә. Азык кыйммәте буенча башлы кәбестәне дә узып китә: савойяда аксым һәм витаминнар күләме ике мәр­тәбә күбрәк.

А, С һәм В группасы витаминнарына, күкерт, тимер һәм азотка бай.

Раманеско кәбестәсе. Туклыклы, шул ук вакытта аз калорияле. Үзлекләре буенча брокколига бик якын. Тәм тоймаучыларга ярдәм итә.

Каротин, минераль тозларга һәм С витаминына бай.

Брокколи. Әлеге кәбестәне һәр­даим кулланганда стрес­сны җиңеп була. Составында күкрәк яман шешен кисәтүче матдә бар.

Аксым, каротин, минераль тозларга һәм витаминнарга бай.

http://matbugat.ru/news/?id=45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев