Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе Найлә Нуретдин кызы Әхмәтҗанованың тормыш юлы турында

Сүзебез таләпчән җитәкче, җаваплы кеше, оста оештыручы, башка бик күп күркәм сыйфатлар иясе - Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе Найлә Нуретдин кызы Әхмәтҗанова турында. Гомер бәйрәме якынлашкан көннәрдә Найлә Нуретдиновна белән бергә эшләгән елларны барлыйбыз. Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенә математика укытучысы булып килүенә дә 26 ел вакыт узып киткән. Аңа...

Сүзебез таләпчән җитәкче, җаваплы кеше, оста оештыручы, башка бик күп күркәм сыйфатлар иясе - Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе Найлә Нуретдин кызы Әхмәтҗанова турында.

Гомер бәйрәме якынлашкан көннәрдә Найлә Нуретдиновна белән бергә эшләгән елларны барлыйбыз. Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенә математика укытучысы булып килүенә дә 26 ел вакыт узып киткән. Аңа кадәр яшь, талантлы математик беренче мөгаллимлек дәресләрен, хезмәт юлының 7 елын Субаш һәм Алан урта мәктәпләрендә үткәргән. Күңел биреп эшләгәнгәдер инде, андагы беренче укучыларын, хезмәттәшләрен әле дә сагынып искә ала Найлә апа. Кече күңеллелек, кешеләрне ярату кебек сыйфатлары Найлә Нуретдиновнага яңа коллективка аяк басуга, тиз арада хезмәттәшләре арасында абруй казануга ярдәм итми калмый.

Килгән елны ук Найлә Нуретдиновна Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына алына. Максатчан, үз-үзенә ышанган укытучыны эшнең җаваплылыгы да, авырлыгы да куркытмый. Үзендәге барлык оештыру сәләтен эшкә җигеп башкарды ул бу эшне.

Найлә Нуретдиновнага районыбыз математиклары арасында беренчеләрдән булып югары категория бирелде, озак еллар район математика укытучылары методик берләшмәсен җитәкләде, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә куйган хезмәтләре өчен район мәгариф бүлеге, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, 2006 елда "Мәгариф" өстенлекле милли проекты грантына ия булды. Шушы ук елны Найлә Нуретдиновна Мәскәүдә мәгариф хезмәткәрләренең дәрәҗәле форумында катнашты һәм Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенең директоры итеп билгеләнде.

Найлә Нуретдиновна 10 ел дәвамында үзен тәвәккәл җитәкче итеп күрсәтте. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде, барлык очракларда да, кыенлыклар килеп туганда да, математикларча, мәсьәләне җиңел юл белән хәл итте. Безне, хезмәттәшләрен беркайчан да кыен хәлдә калдырмады, уйламыйча беркайчан да сүз сөйләмәде, аның авызыннан без һәрвакыт төпле, аңлы җитәкче сүзе генә ишеттек. Җитәкчебез шундый булганга мәктәбебезнең дә дәрәҗәсе төшмәде, укучыларыбыз да йөзне кызартмады. Нәтиҗәле хезмәт үз бәясен алды: бүгенге көндә Найлә Нуретдиновна лаеклы рәвештә "Россия Федерациясенең Мактаулы мәгариф хезмәткәре" билгесен йөртә.

Найлә Нуретдиновнадагы асыл сыйфатлар аның нәсел җепләре белән бәйләнгән. Саба районының Казанчы Бигәнәй авылының хезмәтсөяр күп балалы гаиләсендә тәрбияләнү, яшьли әтисез калу, туганлык җепләренең нык булуы, әниләре Рәйсә апаның шәхси үрнәге Наилә апаның шәхес булып җитлегүенә уңай йогынты ясаган. Ул гына түгел, 5 баланың һәркайсы булдыклы, белемле булып җитлеккән. Кызганыч, спортта зур уңышларга ирешкән Россия күләмендә танылган йөгерешче, югары белемле физкультура укытучысы - энеләре Нурислам вакытсыз дөньядан китте. Ачы югалтуны да зур сабырлык күрсәтеп үтте Найлә Нуретдиновна. Бүгенге көндә 4 бала әниләренең зур терәге.

Хезмәт юлында ирешелгән дәрәҗә-ләргә, уңышлардан гына торган укытучылык хезмәтенә Найлә Нуретдиновнаның бәхетле гаилә тормышы юлдаш булды, әлбәттә.

Найлә апа Олы Кибәхуҗа авылының тәртипле, булдыклы егете Вәли абый белән олы мәхәббәткә нигезләнгән матур гаилә корды, авылның иң күркәм гаиләсенә - Гали абый һәм Минниса апаларга килен булып төште. Вәли абый белән Наилә апаның бер-бер артлы 2 кызлары: Зәлия белән Айсинә дөньяга килде. Әти- әни, әби-бабайлар үрнәгендә кызлар тәрбияле, тырыш, максатчан булып үстеләр, уку дәверендә фән олимпиадаларының район турларында күп тапкырлар җиңүчеләр булдылар, икесе дә мәктәпне Алтын медальләргә, югары уку йортларын Кызыл дипломнарга тәмамладылар. Бүгенге көндә Зәлия КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтын тәмамлап, Россия фәннәр академиясендә эшли, аспирантурада белем алуын дәвам итә, ә Айсинә КФУның финанс һәм икътисад институтын тәмамлап, белгечлеге буенча Казан шәһәрендә "АК Барс" банкта хезмәт куя.

Авыр хезмәт башкарса да, ил- көн алдында кайнана-кайната белән татулыкта, күпләргә үрнәк булырдай итеп яшәде Найлә апа, һәм Вәли абый белән әти-әниләрен ахыргы көннәренә кадәр кадер-хөрмәттә тотып, бәхиллекләрен алып, зурлап соңгы юлга озаттылар алар.

Гомер бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә горурланырлык уңышлары, матур үткәне бар Найлә Нуретдиновнаның. Моны бәхет дими, ни дисең! Без, хезмәттәшләрегез дә, Сезгә таянабыз, ышанабыз, иңгә-иң куеп нәтиҗәле итеп эшләргә тырышабыз.

Хөрмәтле Найлә Нуретдиновна!

Ни теләсәк тә урынлы,

Үрнәк Сез бөтен яктан.

Гомерегезнең киләчәге

Булсын бары тик актан.

Сезгә зур ихтирам белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе коллективы исеменнән Флүзә Әскарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев