Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КӘЕФНЕ КҮТӘРҮ АВЫРМЫ?

Кыш урталарына таба күп кеше кәефсезлектән интегә башлый, ә ул исә, үз чиратында депрессиягә, йә булмаса башка җитдирәк авыруларга китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен тизрәк әлеге язмага күз салыгыз. Гөмбә, чөгендер ашагыз Әлеге продукт организмны D витамины белән тәэмин итә. Шул сәбәпле, ул иммун системасын ныгыта, йөткерү һәм салкын тиюдән...

Кыш урталарына таба күп кеше кәефсезлектән интегә башлый, ә ул исә, үз чиратында депрессиягә, йә булмаса башка җитдирәк авыруларга китерергә мөмкин. Моны булдырмас өчен тизрәк әлеге язмага күз салыгыз.

Гөмбә, чөгендер ашагыз

Әлеге продукт организмны D витамины белән тәэмин итә. Шул сәбәпле, ул иммун системасын ныгыта, йөткерү һәм салкын тиюдән булыша. Ә чөгендердә исә кәеф күтәрелү өчен җавап бирә торган дофамин белән серотонин бар.

Эшләгез

Идән себерү, ашарга пешерү - кәеф күтәрү өчен менә дигән чара. Тикшерүләр күрсәткәнчә, иртән урын-җирләрен җыя торган кешеләр үзләрен бу эшне эшләмәүчеләргә караганда күпкә бәхетлерәк хис итә икән.

Өйдә үсемлекләр күбрәк булган саен яхшырак.

Кышын тәрәзәләр сирәк ачыла, ә үсемлекләр квартирада һаваны яңартырга сәләтле.

Төсләр

Төсләрне терапия чарасы буларак б.э.к. 2000 елда ук куллана башлаганнар.

Мисал өчен, яшел төс уңай хисләр тудыра һәм тынычландыра. Әгәр бу төстәге кием киеп йөрисең килмәсә, диварны буярга яки картина алырга мөмкин.

Ароматерапия

Үлән һәм эфир майлары исләре кәфене үзгәртергә сәләтле! Мәсәлән, жасмин - антидепрессант, ә розмарин баш миендә кан әйләнешен яхшырта.

Туры утыр

Утыру рәвешең энергияңне үзгәртергә сәләтле. Бөкрәеп утыру - мускул авыртуына һәм дөрес сулыш алмауга сәбәпче.

Музыка тыңла

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, оптимистик рухтагы җырлар тыңлау кешенең кәфен күтәрә. Ул гына да түгел, мондый музыка организмга эндорфиннар бүлеп чыгарырга ярдәм итә.

Елмай

Югарыда санап үтелгән бер киңәш тә ярдәм итмәгән икән, елмаерга тырышып кара. АКШ галимнәре әйтүенчә, йөздә ясалма рәвештә барлыкка китерелгән ачу яки елмаю синең кәфеңә йогынты ясый. Елмаясың килмәгәндә дә, елмаерга тырышсаң, чыннан да күңелең күтәрелеп китәр.

Ялкын җурналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев