Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КӘЕФНЕ КҮТӘРҮЧЕ 10 КИҢӘШ

Тормышта гел кояш кына балкып тормый. Кайчак аны соры болытлар да каплап киткәли. Мондый вакытларда иң мөһиме - дөрес дулкынга көйләнү. Ә син үз кәефеңне үзең күтәреп булганын белә идеңме? 1. Плейлист Яраткан җырларыңнан плейлист төзе, тик күңелсезләрен, зинһар, урап уз. Мөмкинлек булып, шул көйгә биеп тә алсаң, бигрәкләр дә...

Тормышта гел кояш кына балкып тормый. Кайчак аны соры болытлар да каплап киткәли. Мондый вакытларда иң мөһиме - дөрес дулкынга көйләнү. Ә син үз кәефеңне үзең күтәреп булганын белә идеңме?

1. Плейлист

Яраткан җырларыңнан плейлист төзе, тик күңелсезләрен, зинһар, урап уз. Мөмкинлек булып, шул көйгә биеп тә алсаң, бигрәкләр дә шәп була инде менә.

2. Физик активлык

Кәеф күтәрелсен өчен теләсә нинди физик активлык ярап куя: күнегүләр, йөгерү, бию, өй җыштыру.

3. Дустыңа шалтрат (яз)

Дусларың булу - бәхет бит ул. Аларга яз, тагын да шәбрәге - шалтрат. Аралашканда кешенең кәефе үзеннән үзе күтәрелә.

4. Гади максатлар куй

Кәеф начар булганда берни дә эшлисе килми, тик моның өчен үзеңне битәрләргә кирәк түгел. Көн буена үзеңә өч гади максат куй. Аларга ирешкәннән соң үз-үзеңнән канәгать булырсың. Башыңнан сыпырып: "Иии-ии-ии, маладис", - дип тә куярга онытма.

6. Яхшы фильм кара

Үз мәшәкатьләреңне онытып торып, башаягың белән кинофильмга кереп чуму ничек кенә булыша әле.

7. Теләкләреңне тормышка ашыр

Син теләгән әйбернең чынга ашуы кәефне күтәрә - монысы берәүгә дә сер түгел. Тәмле әйбер, берәр нәрсә сатып алу - бәхет өчен кайчак әллә ни күп тә кирәк түгел бит.

8. Ял ит

Эшләреңне һәм телефоныңны куй да, аз гына ял итеп ал. Журнал укы ("Ялкын"ны, әлбәттә), йөреп кайт яки йоклап ал. Аз гына вакыт ял итеп алудан әллә ни күп нәрсә үзгәрмәс, аның каравы, кәефең күтәрелеп китәр.

10. Үз-үзеңә рәхмәт әйт

Ашадыңмы? Бик әйбәт. Файдалы әдәбият укыдыңымы? Молодец! Үз-үзеңә түгел, бар дөньяга рәхмәтле булсаң, кәефең дә яхшы булыр.

Чыганак: Ялкын журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев