Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Күңелдә – наз, күземдә – яшь

Ялгызлык... Дөньяда аңардан да авыр газап бармы икән?! Ни генә кичерсәң дә, шатлыкта да, кайгыда да син гел берүзең дигән сүз бит бу! Мин дә ялгыз. Уйларым эченә кереп чумам да гомеремнең иң гүзәл чорын - яшьлегемне ялгыз үткәрүемә аптырый-аптырый, моның сәбәпләрен эзлим. Егерме җиде яшемә җитеп тә, нигә һаман...

Ялгызлык... Дөньяда аңардан да авыр газап бармы икән?! Ни генә кичерсәң дә, шатлыкта да, кайгыда да син гел берүзең дигән сүз бит бу!
Мин дә ялгыз. Уйларым эченә кереп чумам да гомеремнең иң гүзәл чорын - яшьлегемне ялгыз үткәрүемә аптырый-аптырый, моның сәбәпләрен эзлим. Егерме җиде яшемә җитеп тә, нигә һаман да парлы булмавымны якыннарым, тирә-юньдәге кешеләр аңламыйлар. "Бу сиңа охшамаган" - диләр. Хәер, үзем турында "ут кыз" "таш астыннан чыккан кебек чая, үткен" "үз дигәнен ычкындырмаячак" кебек сүзләрне мин яшьтән үк ишетеп үстем. Әйе, шундый мин. Ишектән кусалар, тәрәзәдән керәм, үз дигәнемне итмичә туктамыйм. Университетка керәм дидем, бер ярдәмсез кердем. Менә дигән итеп укыдым. Күпләрнең төшенә дә кермәгән эшкә урнаштым. Әрсезлектән бигрәк, тырышлыгым зур минем. Тормышта күп нәрсәгә ирештем, тик... иң зур хыялым гына чынга ашмаган килеш кала да кала. Буй җитмәслек йолдызым булдың шул син, җаным! Менә тугыз ел (!) инде баш очымда янасың да янасың. Якынаймыйсың да, шул ук вакытта - ерагаймыйсың да.
...Миңа ул чакта 18 яшь кенә иде әле. Университетның көндезге бүлегендә укысам да, мөстәкыйльлеккә омтылуым көчле иде. Әти-әнием каршы килсә дә, "Юк, үз көнемне үзем күрем"-дип, техникумның кадрлар бүлегенә эшкә урнаштым.
Хезмәт юлым, шулай итеп, эш кәгазьләрен тәртипкә салу, эшкә яңа урнашучылар турында мәгълүматлар туплаудан башланды. Кызыксынучанлыгым көчле бит - беренче эш көнемнең ахырында ук техникумда эшләүче ир-атлар арасында әйләнмәгән бер егет булуын ачыкладым. Бүлмөдәгеләрнең көн дәвамында берничә тапкыр аның исемен телгә алуларыннан, аңлавымча, техникумда бу егеткә битараф булмаучылар берәү, икәү генә дә түгел шикелле. Кайдан үземдә шулкадәр ышаныч булгандыр, шул көнне үк тулай торакка кайтып керүгә, бүлмәдәш кызларыма: "Анда бер өйләнмәгән егет бар, каратам өле шуны үземә", - дидем. Аның миннән ун яшькә олырак икәнен дә белгәч, кызлар: "Юкны сөйләмә. Егетең дә бар бит әле, анысын кая куярсың?" - дип, кул гына селтәделәр.
Көннәр уза торды. Яшь булсам да, коллективта үз урынымны таба алдым мин. (Ни кушсалар, шуны эшләргә атлыгып торган кыз кемгә ошамасын?!) Эш буенча берничә тапкыр сиңа да мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ә беркөнне (ярты ел эшләгәннән соң бу) юк кына сәбәп табып, бүлмәңә кердем... Сүз артыннан сүз табып, без әллә никадәр вакыт сөйләшеп утырдык. Шунда синең минем белән күптән кызыксынуыңны аңладым! Сәер дә, рәхәт тә иде бу. Чыгып китәм дигәндә, минем өчен тагын бер көтелмәгән хәл булды - син мине театрга чакырдың... (Шушыннан соң без икәүләп ничә спектакль карадык икән?! Әйтеп бетермәслек бәхетле көннәребез!!!) Ул кичне бүлмәдәш кызлар янына: "Ул мине спектакльгә чакырды! Ул да миңа әллә кайчан күз төшергән!" - дип очып кайтып керүем истә.
Без шулай очраша башладык. Мәхәббәтеңне белдерү өчен нинди матур сүзләр уйлап тапкан идең! Мине: "Син - минем язым", - дип атадың. Бу сүзләрне әйттең дә кочагымны минем иң яраткан чәчәкләрем - сиреньнәр белән тутырдың. Аннан мине көчле кулларың белән күтәреп алдың, "Мин сине беренче булып үзем ташламам!" - дидең.
Тик бәхетле көннәрне синең билгесез, мин аңламаган халәтең алыштырды шул. Юк, без ачуланышмадык та, үпкәләшмәдек тә. Бары тик син кинәт кенә яныма килми башладың. Эштә очрашабыз, исәнләшәбез, кайчак, хәтта юк-бар турында сөйләшеп тә торабыз. Һәм... икебез-ике якка китеп барабыз. Әйтерсең лә, чит кешеләр!
Мин бу хәлне авыр кичердем дисәм генә, аз булыр. Уйлый-уйлый арып беткәч, тоттым да... эштән китәргә булдым. Яңалыгымны сиңа тиз ирештерделәр. Авызымнан "китәм" сүзе чыгуның икенче көнендә үк мине бүлмәңә чакырып керттең. "Китмә эштән, мин бит сине сынадым гына", - дип шаккатырдың.
Китмәдем, калдым, синең сөю тулы күзләрең белән миңа баккан карашыңа "юк" дия алмадым.
Калдым, әмма аңа карап кына безнең аралар якынаймады. Гүя, син мине үзеңә күзгә күренмәс ниндидер җепләр белән бәйләп куйгансың. Минем синнән аз гына ераклашуымны сизсәң, шунда ук: "Юк, син миңа кирәк", -дип, "исемә" төшерәсең, шул чакыруыңа сөенеп якыная башласам, кинәт кенә битарафка әйләнәсең...
Шулай итеп еллар узды. Укуны бетергәч, мин бу коллективка бөтенләйгә эшкә килдем. Күзләреңнән моңа сөенүеңне күрсәм дә, телең белән берни дә әйтмәдең. Күз салган егетләр күп булды миңа. Тик бөтен барлыгымны син билегендә, күңелем түренә кемне уздыра ала идем соң?! "Бар да бетте" - дип, араны өзсәң иде син, юк бит, бармыйсың бу адымга. Өметләндереп көттерәсең дә көттерәсең. Яшь арасы зур булганга икеләнүең идеме соң әллә? "Син әле яшь, үзеңә тиңне табарсың" - дип, гел кабатламас идең, югыйсә.
Хәтерлисеңме, ап-ак буранлы февраль кичен? Ул көнне үзеңә кунакка алып киттең... Сине көтүләрем газапка әйләнгән минутларда мин бик озак шул кичне, шул төнне уйлап юандым. Юк, яратмыйсың дигән уйны башыма да кертә алмыймын!
Аннан күз яшьләремә, көтүләремә бер селтәнүдә нокта куярга теләдем - бүтән эшкә күчтем. Очрашулардан кача башладым, шылтыратуларыңа җавап бирмәдем.
Мин сине оныттым дип уйлаган идем инде. Коточкыч автомобиль катастрофасына очрап, больница ятагында күземне ачуга, иң беренче синең исемне атаганмын... Кабат китәргә булгач, нигә килдең соң син шунда яныма?!
Мин бүген тагын ялгыз.
Безгә бергә булырга комачаулаган сәбәпләрне белмимен. Юк бит алар! Син өйләнмәгән, мин кияүдә түгел. Башка берәүгә өйләнсәң дә җиңелрәк булыр иде миңа (ә үзем, сораучылар булса да, чыга алмыйм, бер гаепсез икенче берәүне бәхетсез итәргә намусым кушмый).
Мин сине инде бик озак көттем, чәчәк кебек яшьлегемнең узуын сизмичә көттем...

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев