Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кеше ашаучылар

Краснодар шәһәре полиция бүлегендә сорау алу бара. Тикшерүчеләр каршында ябык кына, куллары богауланган ир-ат утыра. Аның исеме - Дмитрий Бакшеев. - Кеше мәетләре белән фотосурәтләр сезнең телефоныгызда каян барлыкка килде? - дип сорыйлар аннан. - 10 сентябрь көнне иртәнге тугызда йокыдан тордым. Чиләктән кеше башын алып, тиресен тунадым. Аннан соң...

Краснодар шәһәре полиция бүлегендә сорау алу бара. Тикшерүчеләр каршында ябык кына, куллары богауланган ир-ат утыра. Аның исеме - Дмитрий Бакшеев.

- Кеше мәетләре белән фотосурәтләр сезнең телефоныгызда каян барлыкка килде? - дип сорыйлар аннан.

- 10 сентябрь көнне иртәнге тугызда йокыдан тордым. Чиләктән кеше башын алып, тиресен тунадым. Аннан соң баш белән кулларны пакетка салдым да чүп савытына ташларга дип урамга чыктым. Баш тиресен пакетка салып тормадым, куаклар арасына гына ыргыттым, - дип тыныч кына сөйли Дмитрий.

- Ни өчен шулай эшләдең? - дигән сорауга, ир җилкәсен сикертеп, тыныч кына җавап бирә: "Бу - ялгышлык булды".

Әлеге канкойгыч гамәлләре өчен Дмитрий гына түгел, хатыны Наталья да җавап тотачак. Каннибаллар әйтүенчә, алар 30дан артык кешене ашаган.

Очраклы рәвештә тотылганнар

Дмитрий эте белән урамда йөрергә чыкканда телефонын төшереп калдыра. Юл төзәтүчеләр аны табып, коточкыч фотосурәтләргә юлыга: анда бер ир-ат кеше мәетләрен авызына китереп фотога төшкән - имеш, ул аларны ашый. Әлеге телефонны тиз арада полициягә тапшыралар.

Полиция хезмәткәрләре Дмитрийның фатирына ишекне ватып керә. Фатир эченә үтүгә, каннибал котыра-котыра каршылык күрсәтә башлый. Ләкин озак та үтми, аның кулларына богау кидерәләр. Үтерүченең хатыны - 42 яшьлек Наталья исә үзе бирелә.

Берничә сорау алудан соң, коточкыч сер чишелә: ир белән хатын инде 18 ел дәвамында каннибаллык белән шөгыльләнгән. Үтерелгән кешеләрнең итләрен маринадлап, суыткычта саклаганнар. Аларның фатирында тикшерү үткәргәндә суыткычта 7 мәетнең итенә тап булалар. Әлеге хәлдән соң полиция хезмәткәрләре Краснодар өлкәсендә хәбәрсез югалганнарны барлап, аларның туганнарын эзләргә керешә.

Гаугалы, төтенле фатир

Дмитрий белән танышканда Натальяга - 37, ә иргә 30 яшь була. Имеш, автобуста конфликт вакытында Дмитрий аны яклап чыга һәм Наталья иргә гашыйк була. Шул көннән башлап, алар хәрби училищеның тулай торагында яши башлыйлар. Наталья элек училищеда шәфкать туташы булып эшләгән була. Эчү аркасында аны эштән куалар, ләкин бүлмәсен тартып алмыйлар. Ә Дмитрий фатирлар ремонтлау белән шөгыльләнгән. Ир белән хатын еш кына эчү белән мавыккан.

Күршеләре Бакшеевлар яшәгән бүлмәдә һәрвакыт тавыш, төтен булуыннан зарланган. Ләкин алар әлеге гаиләгә сүз әйтә алмаган. Сөйләшү һәрвакыт Натальяның җәнҗал чыгаруы белән тәмамланган. Кем белгән, бәлки курыкканнардыр.

Җирле полициягә дә әлеге пар яхшы таныш булып чыга:

- Әле ир хатынны кыйный, әле хатын - ирне. Ләкин микрорайондагы башка парлар белән чагыштырганда, Бакшеевлар күпкә яхшырак дип уйлый идек, - ди алар.

  • Бакшеевлар яшәгән йорт

"Минем әни - кеше ашаучы"

Бакшеевларның уллары Николай 12 яшеннән әби-бабай тәрбиясендә үсә. Ата-анасы бертуктаусыз эчкәнгә, алар оныкларын үзләренә алып кайта.
- Исемдә, "бөтенесенең әти-әнисе бар, минеке юк..." дип, Коля бик еш елый иде, - дип хатирәләрен яңарта бабай кеше.

Ана кеше ярты елга бер мәртәбә шалтыратып, дөньяга тудырганы өчен улыннан акча сорый торган була.

- Мин әнинең кеше ашаучы булуын белгәч, артык гаҗәпләнмәдем, - ди Николай үзе.

Төшке ашка килегез!

Бакшеевларның тормышы күршеләренә бик хәерче тоелган. Имеш, ипи алырга да акчалары юк. Шулай беркөнне Дмитрий үзе яшәгән тулай торакның җитәкчесенә зур гына кәстрүл күтәреп керә. Ләкин күршеләре итле бәрәңгене ашаудан баш тарта. Бакшеев үтенсә дә, тегеләр сыйланырга ашыкмый. Шуннан соң каннибал ачуы чыгып, ишекне бәреп чыгып китә.

Наталья авыру түгел?

Натальяны кулга алуга, психиатрия клиникасына дәваланырга җибәрәләр. Ләкин күп тә үтми, 18 сентябрьдә аны чыгаралар. Чөнки Наталья сау-сәламәт, аның психик яктан бернинди тайпылышлары юк дип табыла. Димәк, ул аек акыл белән шундый адымга барган?! Шулкадәр җансыз, җирәнгеч адәм булырга кирәк бит!
Хәзерге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Каннибалларга нинди җәза бирелер, әлегә билгесез.

"Жизнь"нан алынды.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев