Теләче Информ

Кеше китә, җыры кала...

Яраткан әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевның тирән мәгънә салып, язып калдырган бу сүзләрен тормыш чынбарлыгы дип кабул итәм мин. Сүз җыр, җырчы турында тар мәгънәдә бармый, сүз безнең яшәү рәвешебез, аңлы, акыллы гамәлләребез, башкарып, кылган эшләребез белән килер буыннарга нәрсә калдырып китүебез хакында. Беребез дә мәңгелек түгел. Кунак булып, тыйнак булып, табигать...

Яраткан әдибебез Мөхәммәт Мәһдиевның тирән мәгънә салып, язып калдырган бу сүзләрен тормыш чынбарлыгы дип кабул итәм мин. Сүз җыр, җырчы турында тар мәгънәдә бармый, сүз безнең яшәү рәвешебез, аңлы, акыллы гамәлләребез, башкарып, кылган эшләребез белән килер буыннарга нәрсә калдырып китүебез хакында.
Беребез дә мәңгелек түгел. Кунак булып, тыйнак булып, табигать дигән Ходай иңдергән байлыкны ватмый-җимерми, киресенчә яңартып китәсе иде килер буыннарга. Киек кошлар очар биеклеккә мен идең дә, авыл табигатенә бер күз ташла идең дип хыялланган минутлар була. Нинди хозурлык күрер идек! Күпме челтер чишмәләр, боргаланып аккан инешләр, бетмәс-төкәнмәс, алтыннардан кыйммәт су байлыгы. Инеш буйларындагы таллыклар, рәт-рәт чыршы полосалары, каенлыклар - җәйләр җитсә яшелеккә күмелгән авыл.
Авылга нигез салырга табигатнең матур, гүзәл почмагын сайлый белгән бабайларыбызга алмашынып барган буыннар чылбыры һәрвакыт рәхмәтле булыр. Ләкин табигать тә җанлы, авырый, корый, сула. Аңа ярдәм кирәк. Ярдәмгә килүче, исемнәре, кылган игелекле гамәлләре белән Мәһдиевчә әйтсәк, үзләре китсә дә, җыр булып калучы авылдашларыбыз халык күңелендә яши. Гофран карт полосаларында гөмбә, себерке җыйсак, Котдус, Хәбибулла, Гата, Шәйдулла, Хаҗинур чишмә-коеларыннан да теләгән кешеләр саф-чиста су ала, сукмак суытмый, гәрчә өйләрдә су краннан гына акканда да.
Менә тагын язлар җитте. Авылның көньяк чигендә, чыршы рәтләре белән әллә кайдан күренеп торган тигезлектә, яшел чирәм күренү белән зур җанлылык башланыр, җыр-моң ишетелер, шатлык исе таралыр. Яшь җилкенчәк бәйрәмнәр, туган көннәр билгеләп үтәр, аларга мәктәп, балалар Сабантуйлары, авыл Сабантуйлары килеп кушылыр... Рәт-рәт булып тезелгән чыршы полосалары ышыгындагы аланлыкта җәй буе шау-шу тынмас. Миңа, авыл Сабантуена килгән кунакларның каян таптыгыз мондый урынны дип сорау биргәннәре бар. Юк, тапмадык. Үзенең тынгысызлыгы, хезмәт сөючәнлеге, беркөнлек дөнья белән яшәмәгән Гыйлаҗетдин улы Габделхай аганың килер буыннарга калдырган мирасы бу.
Габделхай аганың малай чаклары сугыш чоры авырлыклары белән сыналган. Мин белә-белгәннән бирле ул киң профильле механизатор, техпаркта техникаларны көйләү-ремонтлау тармагында эшләде, остаз булды. Техника паркын, яшеллек паркына әйләндерүне башлап җибәрде. Үсентеләрне утыртты, саклады, тәрбияләде, ел дәвамында аларның сакланышын контрольдә тотты. Әле дә хәтеремдә, мин мәктәп директоры булып эшләгән дәвердә, Габделхай агай бик борчулы кыяфәттә мәктәпкә килде. Ике чыршы үсентесен кисеп алганнар, - диде. Кисеп алучы балаларны ачыклап кисәткәч, бу эш бүтән кабатланмады. Бу барыбызга да сабак булды, димәк чыршы полосаларының, авыл яшеллеге өчен янып-көеп йөрүчесе, хуҗасы бар. Ул еллардан соң күп сулар акты. Авылның иске һәм яңа паркындагы чыршылар да күркәм булып үсте, матурайды. Тик бу матурлыкка хилафлык кылучылар, агачларны сындыру, бәйрәм табыннарыннан, ял итүләрдән соң чыршылыкны чүплеккә әйләндерүчеләр бер нәрсәне аңласыннар, яхшылыкка яманлык эшләмәсеннәр, мәрхүмнәрнең рухын рәнҗетмәсеннәр. Киресенчә, авылдашыбызның изге эшен дәвам ит - чыгарылыш сыйныф укучылары, гаилә корган яшь парлар үсентеләр утыртып истәлек калдырсын, Бөек Җиңүнең юбилей елларында агач утыртып тыл, хезмәт ветераннарының истәлеген мәңгеләштерсен. Авылның менә дигән ял һәм Сабантуй паркы барлыкка килер. Габделхай аганың бүгенге көндә үзе кебек эшчән 5 малай һәм бер кызы ныклы тормыш корып, гаилә корып яшиләр. Мәһдиевчә әйтсәк, кеше китсә дә җыры калган, ныклы буыннар чылбыры калган.
Тиздән милли бәйрәмебез - Сабантуйлар. Аллы-гөлле киемнәрдән кунаклар, авыл халкы чыршылар ышыгына сыенган аланлыкка җыелыр, бәйрәм ясар. Бәлки Габделхай агай рухына дога булырлык рәхмәт сүзләре әйтелер, бәйрәмебез тагын да күркәмрәк булыр, шулай булырга, килер буыннарга калдырган ядкарь шулай бәяләнергә тиеш.
Талип Әскаров.
Баландыш авылы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: