Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кеше үлгән авария ясаган өчен, исерек шоферларга җәзаны катгыйландыралар

Документны парламентның түбән палатасына депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тапшырган.

Россия Дәүләт Думасы исерек машина йөртүчеләр гаебе белән кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре өчен җәзаны катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән. Бу хакта «РИА Новости»агентлыгы хәбәр итә.

Документны парламентның түбән палатасына депутатлар һәм Федерация Советы әгъзалары тапшырган. Закон проекты Җинаять кодексының 264нче маддәсенә («Юл хәрәкәте һәм транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозу») үзгәрешләр кертә.

Әгәр юл-транспорт һәлакәте сәламәтлеккә авыр зыян китерсә, өч елдан җиде елга кадәр (хәзер – дүрт елга кадәр); әгәр юл-транспорт һәлакәте кеше үлеменә китерсә, биш елдан унике елга кадәр (хәзер – ике елдан җиде елга кадәр); әгәр юл-транспорт һәлакәте ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерсә, сигез елдан унбиш елга кадәр (хәзер – дүрт елдан тугыз елга кадәр) иректән мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, закон проекты нигезендә, Җинаять кодексының 263нче маддәсенә үзгәрешләр кертеп, тимер юл, һава, диңгез, эчке су транспорты һәм метрополитенда шундый ук җинаятьләрне исерек хәлдә кылган өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим ителә.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев