Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Кешелекне глобаль салкынайту көтә

Галимнәр бу мәсьәләдә үзләре дә буталып бетте бугай. Әле күптән түгел генә планетаны глобаль җылыну көтә дип халыкны куркуга салсалар, хәзер инде алдагы фикерләреннән ваз кичеп, киресен исбатларга маташалар. Баксаң, планетага глобаль салкынайту яный икән. Кеше гаепле түгел Галимнәр глобаль җылыту сәбәпләрендә кешене гаепләде.Сәнәгать үсеше, һавага күп күләмдә углекислый газ...

Галимнәр бу мәсьәләдә үзләре дә буталып бетте бугай. Әле күптән түгел генә планетаны глобаль җылыну көтә дип халыкны куркуга салсалар, хәзер инде алдагы фикерләреннән ваз кичеп, киресен исбатларга маташалар. Баксаң, планетага глобаль салкынайту яный икән.

Кеше гаепле түгел

Галимнәр глобаль җылыту сәбәпләрендә кешене гаепләде.Сәнәгать үсеше, һавага күп күләмдә углекислый газ бүленеп чыгу нәтиҗәсендә парник эффекты барлыкка килә дә, имеш, җир йөзендә глобаль җылыту процессы башлана. Ә Нью-Йорк штатының Сиракузы шәһәре университеты галимнәре климат үзгәрешләрендә кешенең бөтенләй дә катнашы булмавын исбатлаган. Бер төркем галим урта гасырлардан башлап бүгенге көнгәчә һава торышында булган үзгәрешләрне тикшереп анализлаган. Нәтиҗәдә глобаль җылыту күренеше инде моңа кадәр дә күзәтелгән, аннан аны салкынайту, галимнәр сүзе белән әйтсәк, кече боз чоры алыштырган. VIII гасырдан алып XII гасырга кадәр бөтен дөнья буенча һава торышы хәзергегә караганда күпкә җылырак булган. Ә Ә бит ул вакытта парник эффектына китерүче алда санап үткән сәбәпләр дә булмаган. Димәк, климаттагы үзгәрешләрдә кешенең бернинди катнашы да юк дип бара галимнәр. Булса да, һәр хәлдә глобаль җылыну яки суытуга китерә торган дәрәҗәдә түгел. Галимнәр җылыту белән салкынайту чоры чиратлашып тора һәм моңа кеше түгел, ә кояш активлыгы "гаепле" ди.

http://shahrikazan.com/news/tema-dnya/keshelekne-global-salkynaytu-kt

Салкынрак булыр...

Галимнәр әйтүенчә, соңгы кече боз чоры глобаль масштабта күңелсезлекләр тудырган. Ул чорда Босфор бугазындагы (1621 ел) һәм Әдрән диңгездәге (1709 ел) су катып бозга әверелгән. Европада 1664 елда зәмһәрир суыкларга чыдый алмыйча очып барган җирдән кошлар катып үлгән, Франциядә кар апрель азагында гына эри башлаган, Россиядә XVII гасырда салкыннар июльдә үк башланган.

Галимнәр әледән үк куркытып куя: киләсе кече боз чоры алдагысына караганда җитдиерәк һәм куркынычрак. Алар фаразлавынча, экваторга якын территорияләрдә генә җылы булачак. Һәм аңа инде озак та калмаган, имеш. Нибары 50 ел!
Россия Фәннәр академиясенең Пулков обсерваториясе галиме Хабибулла Абдусаматов күп дигәндә 50 ел эчендә глобаль салкынайту башланачак, ди. Аның әйтүенчә, глобаль җылыту чорының иң югары ноктасы XX гасыр ахырына туры килгән. Хәзер исә без күчеш чорында. Кояш активлыгы үзгәреш кичерү сәбәпле озакламый температура төшү күзәтеләчәк. Без әле артык үзгәреш сизмибез, чөнки Дөнья океаны җылынып калу сәбәпле, әлегә батарея ролен үти һәм температура режимын көйли. Галим әйтүенчә, инде 2020 елда кышлар озынрак һәм салкынрак булачак.

Ә кече боз чоры 2055 елда башланачак һәм якынча 50 ел дәвам итәчәк. Уртача һава температурасы 1-1,5 градуска төшәчәк. Бу бик аз сыман, ләкин ул чынлыкта сизелерлек салкын булачак, бигрәк тә төньяк районнарда, ди галим. Глобаль җылылык килде дип чаң сукканда һава температурасы 0,7 градуска гына арткан булган, ә үзен ничек сиздерде.
Ышаныргамы, юкмы?

Галимнәр үтә сизгер җиһазлар ярдәмендә бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшереп ниндидер нәтиҗәләр ясасалар да, киләсе 100 елда нәрсә көтәсен берәү дә тәгаен генә әйтеп бирә алмый. Галимнәрнең бар әйткәннәре гипотезалар, ягъни фаразлар дисәк тә, сагайта бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев