Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

КФУда түләп уку ничә сумга төшәчәк? Яңа уку елына бәяләр

Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды. Бу хакта университетның рәсми сайтында 01-03/623 нче номерлы боерыкны карап белергә мөмкин. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге бәяләргә күзәтү ясады. Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йортында иң кыйммәтле һөнәр булып...

Казан (Идел буе) федераль университетының түләүле бүлекләрендә 2017-2018 уку елында белем алу күпмегә төшүе мәгълүм булды. Бу хакта университетның рәсми сайтында 01-03/623 нче номерлы боерыкны карап белергә мөмкин. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе әлеге бәяләргә күзәтү ясады.

Университет ректоры Илшат Гафуров имзалаган документ нигезендә, әлеге уку йортында иң кыйммәтле һөнәр булып теш табибы санала. Бу белгечлекне үзләштерү өчен Фундаменталь медицина һәм биология институтына документлар тапшырырга кирәк. Теш табибы булу өчен елына 450 мең сум түләү сорала.

Шул ук институтта дәвалау эше (лечебное дело) белгечлеге алырга теләүчеләр 350100 сум түләргә тиеш була.

Медицина биофизикасы һәм медицина кибернитикасы буенча һөнәр үзләштерергә теләүчеләрдән 169 050 сум түләү таләп ителә. Культурология, музей эше, мәдәни һәм табигый байлыкларны саклау, дизайн белгечлекләре дә шундый ук бәядә.

Заманында бик популяр булган икътисадчы белгечлеге дә бәяләр ягыннан шактый югары. Казан (Идел буе) федераль университетында ул алдагы уку елында 159 мең сум торачак. Читтән торып уку исә 84300 сумга төшә.

Халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешендә белем алырга теләүчеләр бакалавриат та, магистратура да 154800 сум тәшкил итә.

Журналист булырга яки реклама һәм иҗтимагый багланышлар белгечлеге алырга теләүчеләр елына 126370 сум түләячәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәгълүмати-китапханә эше дип аталган белгечлек 1 елга 146300 сумга төшә.

Гаммәви математика юнәлешендә уку 131 352 сум тора. Шул ук белгечлек буенча магистратурада белем алу 144 600 сумга төшәчәк.

Химия һәм физика инстиутларында бәяләр 114 970 сумнан алып 126 370 сумга кадәр. Физика һәм астрономия юнәлешендә аспирантурада белем алырга теләүчеләр 146 300 сум түләргә тиеш булачак. Химия фәннәре буенча аспирантурада белем алу да шундый ук хакта.

Мәгълүмати системалар һәм технологияләр юнәлешендә бакалавр булу өчен 144 600 сум түлисе. Магистратурада белем алу 152 100 сум тора. Гаммәви информатика белгечлеге 114 970 сум, программалы инженерия 121800 сумга төшәчәк.

Булачак географлар, экологларның белем бәясе, чагыштырмача арзан - 114 970 сум. Ә геология юнәлешендә белем алу 160 000 сум тора.

Иң арзанлы һөнәрләр исемлегенә гаммәви математика һәм информатика, математика, механика һәм математик модельләштерү юнәлешләрен кертергә мөмкин. Бакалавр белеме әлеге өлкәдә 102 390 сум тора. Математика һәм компьютер фәннәре, фундаменталь информатика һәм мәгълүмати технологияләр, Россия төбәкләрен өйрәнү, политология, сервис, туризм, педагогик белем, филология юнәлешләрендә белем алучылар өчен дә түләү шул күләмдә билгеләнгән.

Читтән торып укуга килгәндә, иң кыйммәт өлкә - ул юриспруденция. Биредә белем алу 120 900 сумга төшәчәк.

Журналистика, педагогик белем юнәлешләрендә читтән торып уку 53 100 сум, телевидение буенча читтән торып укырга керү 57300 сум тора.

Чулпан Локманова

Икътисад өлкәсендә читтән торып магистратурада уку өчен 72 900 дән алып, 87 300 сумга кадәр түләргә кирәк.

Компьютер һәм мәгълүмати фәннәр, математика һәм механика, физика һәм астрономия, химия фәннәре, биология фәннәре, җир турында фәннәр, информатика һәм санау техникасы, электроника, радиотехника һәм элемтә системасы, сәяси фәннәр һәм төбәкне өйрәнү һәм башка күп кенә белгечлекләр буенча аспирантурада читтән торып уку 66 100 сум тора.

Психология һәм конфликтология буенча магистратурада читтән торып уку 53 100 сумга төшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев