Хатын-кызлар, ирегез тартса, аннан китегез!
Марк Твенның, тәмәкене ташлау авыр түгел, мин аны утыз мәртәбә ташладым, дип әйткән сүзен кем генә белми икән. Бүген – Бөтен дөньяда тәмәкегә каршы көрәш көне. Димәк, ул сүзләрне тагын күп җирләрдә искә төшерәчәкләр әле.
Башлавы җиңел булса да, аннан котылу нишләп шулкадәр авыр? Тәмәке тарту – чирме, гадәтме, бәйлелекме? Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резедә Хәева әйтүенчә, ул башта психологик, аннан физик бәйлелеккә әйләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, тәмәке тарту аркасында барлыкка килгән чирләрдән дөньяда һәр 13 секунд саен бер кеше үлә. Ул төрле хроник чирләр, шул исәптән онкология китереп чыгара. Экспертлар фикеренчә, Россиядә ел саен тәмәкегә бәйле авырулардан 300 мең кеше вафат була.
Адәм баласы сәламәтлегенә зыян китерәсен белә торып, нишләп тәмәкегә үрелә соң? Резедә Хәева аңлатуынча, үсмерләр абый-апаларына, әти-әниләренә охшарга тырышып, тәмәкегә тартыла. Өлкәннәр, тынычланыр өчен тартам, дип үзләрен акламакчы.
– Бер тапкыр тартып караган кешеләрнең 85 процентында аңа ияләнү барлыкка килә. Никотин кан аша үзәк нерв системасына, баш миенә килеп җитә. Аннан психологик бәйлелек барлыкка килә һәм кешенең, киресенчә, тынычлыгы кача: йокысы бүленә, бүтән нәрсәләргә игътибары кими, ул фәкать чираттагы тәмәкене тарту турында уйлый. Тарткач кына үзендә җиңеллек сизгәндәй була. Тик физик бәйлелек аркасында озакламый тагын тарту теләге уяна, – ди Резедә Хәева.
Тәмәке тартуны ташларга теләгән кеше республика наркология диспансеры белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Алар бу уңайдан бушлай төрле дәвалау алымнары кулланып хезмәт күрсәтә. 2018 елда әлеге максаттан табиб-наркологларга 512 кеше килгән. Белгечләрне яшьләрнең электрон тәмәкегә, кальянга тартылуы борчый. Үз мәнфәгатьләрен, акча ягын гына кайгыртучылар, яшьләр аңына, аларның тәмәке шикелле зыяны юк, дигән фикер сеңдерә. Тик күп санлы медицина тикшерүләре моның киресен раслый.
– Федераль законга үзгәрешләр кертеп, электрон тәмәке һәм кальянны сатуда тәмәкенеке шикелле чикләүләр кертергә кирәк дип саныйм, – ди республиканың баш нарколог-психиатры. – Бер төркем депутатларның 21 яшьтән узганнарга гына тәмәке сатарга рөхсәт итәргә дигән һәм үсмерләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләнгән башка тәкъдимнәрен хуплыйбыз.
“Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда республика онкология диспансерының оториноларингология бүлеге табиб-онкологы Артур Сәйфуллин тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулар турында сөйләде. Аеруча авыз куышлыгы, тамак төбе, үңәч, тын юллары системасы, үпкә, сидек куыгы һәм башка әгъзалар зыян күрә.
– Үпкә яман шешеннән интегүче авырулар белән сөйләшә башласаң, 90 проценты озак вакыт тәмәке тарткан яки хәзер дә әлеге шөгыльне дәвам итә, – ди табиб-онколог. – Хатын-кызлар да үзләре теләп тәмәкечегә әйләнә. Шуңа бәйле рәвештә, авыру очраклары да арта.
Элек үпкә яман шеше белән ирләр генә авырса, хәзер үпкә, үңәчтәге яман шеш чире хатын-кызларда да табыла. Беренчедән, хатын-кызлар үзләре актив тарта, икенчедән, тәмәке тартучы белән бер бүлмәдә озак еллар яшәүчеләрнең организмына да күпләп зарарлы матдәләр эләгә. Германия галимнәре тикшерүләре күрсәткәнчә, ирләре тәмәке тарткан хатыннар тартмаучыларныкына караганда үпкә, тын юллары яман шеше белән ике-өч мәртәбә күбрәк авырый икән. Артур Сәйфуллин бер мисал да китерде. Кытай халкы, элек тәмәке тартуга бик сак караса, соңгы елларда бу гадәтне үз итә башлаган. Нәтиҗәдә үпкә яман шеше белән авыручылар, операция ясатучылар саны кисәк артып киткән.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев