Теләче Информ

“Ходай икебезгә дә берәр ул бүләк иткән”

Календарьга күз салсаң, нинди генә бәйрәм һәм даталар юк. Моңарчы мин балаларга кагылышлы 1 июньне генә белә идем. Баксаң, ноябрьдә – Ятим балалар көне дә, декабрьдә исә Асрамага алынган балалар көне дә бар икән. Шуларны белгәч, үз башымнан үткәннәрне кабат искә төшердем. Уллыка бала алу маҗаралары ул.

Мәхәббәтнең яшен сорамыйлар

Шулай килеп чыкты инде: булачак тормыш иптәшем Лилия белән соң табыштык. Мин – 38не тутырган кеше, ул миннән бераз өлкәнрәк. Лилиянең беренче ире белән аерылышуына шактый еллар узган. Берүзе дигәндәй, өч бала үстереп, аякка бастырган, кеше иткән. Минем дә кыска гына булса да гаиләле булу тәҗ­рибәсе бар иде. Икебезнең дә депрессиядән интеккән чагыбызда очраштырды безне Ходай. Тора-бара бер-беребездән башка яши алмаганны аңладык. Булмады түгел, гайбәт сүзләр дә, бармак белән төртеп күрсәтү­челәр дә булды. Лилияне – минем туганнарым, мине исә ха­тынымның ахирәтләре кабул итмәде. Хатынымның балалары гына безне аңлады.

 
Төрле чаклар булды, әмма иң мөһиме икебез дә дөнья матурлыгын күрә башладык, икебез дә бәхетле идек. Бәхет тулы булсын өчен ни кирәк? Бала!  Әмма уртак балаларыбыз була алмаячагын алдан ук белә идек. Вакыты узган иде инде. Минем кеше сүзенә ачуым чыкса, Лилия кабат үз эченә бикләнә башлады. Аралаша торгач, үсеп җитеп, кеше булгач, балалар йортыннан бер ятим сабыйны булса да уллыкка алып тәрбияләү – безнең уртак хыялыбыз булуы ачыкланды. Шулай итеп, “баласыз гаилә – бә­хетсез гаилә” диючеләрнең авызын капларга булдык.

 
Яңадан ата-ана булырга өйрәндек


Эшне нәрсәдән башларга соң? Тәгаен генә моны беркем дә белми. Киттек җирле хакимияткә. Ниһаять, опекунлык һәм попечительлек бүлекләре нәрсәгә кирәк, дигән соравыма да җавап таптым. Асрамага яисә уллыкка бала алырга ниятләсәң, иң элек аларга мө­рәҗәгать итәсе икән. Бүлек мөди­ре минем күрше, ишегалдындагы комлыкта бергә тәгәрәшеп, уйнап үскән балачак танышымның хатыны булып чыкты. Кире какмады, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде.  Башта сертификат кирәк икән. “Мин – өч бала анасы, минем һәр сертификатым күптән инде үз тормышы белән яши, кирәксә, килеп күрсәтерләр үзләрен”, – диде гомерендә дә тел яшермәгән хатыным. Баксаң, нинди генә тормыш тәҗрибәң һәм күпме балаң булмасын, ике айлык ШПР мәктәбен узып, сертификатлы булырга ки­рәк икән, юкса, уллыкка алу теләге бары хыялда гына калачак.


Укыган кеше белгән кешеме?


Киттек хатыным белән култык­лашып шул мәктәпне эзләп. Ул Чис­тай балалар йорты нигезендә оештырылган икән. Шунда укырбыз да күңелебезгә ятышлы бала да күзәткәләрбез, дидек. Булмады. “Бездә уллыкка алырлык балалар юк”, – диделәр һәм андагы балалар белән безгә аралашуны тыйдылар. Гомумән, бу мәктәп турында күңелдә күп сораулар калды. Дәресләрне шул ук балалар йортында психолог булып эшләүчеләр үткәрә. Нәрсә беләм, шуны сөйлим формасында алып барылды әлеге дәресләр. Уллыкка алган бала белән уртак тел табу, бер-беребезгә ияләшү турында сөйләшү түгел, күз алдына университетның беренче курсындагы психология дәресләре килеп басты. Ә бит мәктәпкә күрше районнардан да йөреп укучылар бар. Һәр шимбә ир­тәнге сигезгә килергә кирәк.


Йөри торгач, ике ай узып та китте. Безгә уллыкка алу мөм­кинлеге бирүче сертификат тапшырдылар. Без янәдән опекунлык һәм попечительлек бүлегенә киттек. Кабат документ   һәм медицина белешмә­ләре сорадылар. Җыйдык анысын да һәм, җирле опеканың ризалыгы бе­лән, республиканың опекунлык һәм попечительлек үзәгенә юл тоттык. Анда номер биреп, республика һәм Россия базасына теркиләр икән. Шулай итеп, ятим балалар базасына кереп, аннан бала карау мөмкинлеге бирелә.


Уллыкка бала алу теләге белән янучылар исәбендә без 363 нче булдык. Димәк, Татарстанда ул вакытка 363 гаилә безнең ише хыял белән яши дигән фикергә килдек. Көне-төне сайтлар, социаль челтәр­ләрдәге махсус төркемнәрне актара башладык. Туганнарны һәм дусларны җәлеп иттек хәтта. Башта алар, аннары мин дә дистан­циядән төшеп калдым. Лилия өметен өзмәскә тырышты.


Россия буйлап бала эзләгәч, иң элек теге яки бу төбәктәге опека һәм попечительлек органнары белән элемтәгә керергә кирәк. Бары алар аша гына кызыксындырган бала турында нинди дә булса мәгълүмат алып, очрашуга язылып була. Лилия шалтыратмаган бер оператор да калмагандыр Россия­дә. Мурманск, хәтта Камчатка калмады. Балалар күп дисәләр дә, кем­неңдер статусы билгеләнмәгән, кемдер анкетабыздагы таләп­ләргә туры килми, кемдер опекунлыкка гына бара, кемнедер эне-сеңелләре белән генә би­рәләр. Киртә артыннан киртә. Рәсми рәвештә уллыкка алганчы, бала янына ким дигәндә дүрт-биш мәртәбә барып киләсе була. Законы шундый.

Реклама


Шул рәвешле ел ярым вакыт узып та китте. Нәтиҗәсе генә юк. Лилиянең дә өмете өзелгәндәй булды. Ә бер көнне ШПР мәктә­бендә укыткан психологыбызны очраттык. Безгә ике яше тулмаган бала кирәк иде, ул исә олыракны эзләргә киңәш итте. Ике елга бирелгән сертификатның да вакыты чыгып бара. Тыңладык. Озак та үтмәде, шатлыклы тавышы белән Лилиям шалтыратты. Үзе шатлана, үзе елый, үзе берөзлексез сөйли. “Таптым, йөзе сиңа охшаган дүрт яшьлек малай, әмма өч яшьлек энесе дә бар. Аермыйлар, икесен бергә бирәләр”, – ди. “Икәүләшеп Ходайга ялваруыбыз нәтиҗәсе бу – һәрберебезне берәр ул белән бәхетле иткән”, – дим. Бездән 600 чакрым ераклыкта урнашкан бер шәһәрдән икән алар. Төбәк операторы белән элемтәгә кереп, сөйләшеп, ризалык алып, малайлар янына кунакка җыена башладык. Әле дә хәтерлим: балалар йортының капкасын шакыганда 3 мартның кояшлы иртәсе иде.


Лев – Данияр, Гавриил  Айнур булды


Безне яхшы гына кабул ит­теләр. 120 сабыйга исәпләнгән балалар йортында тәртип, чиста­лык-пөхтәлек. Балалар төркем­нә­рендә үз эшләре белән мәш­гуль. Безне очрашулар бүлмә­сенә озаттылар. Шактый вакыттан соң гына алып керделәр безнекеләрне. Барыбыз да каушап, югалып калдык. Әмма уртак телне бик тиз таптык. Тәм-томнар, уенчыклар алып килгән идек. Куанды кечкенә малайлар. Ярату һәм аралашу җитмәгәне күренеп тора. Читенсенеп кенә, назны бик кабул итмичә генә аралашалар. Телләре дә ачылмаган. Зурысы, гомумән сөйләшә белми икән, бары тик бармагы белән төртеп кенә ни кирәклеген аңлата белә.


Әтиләре – төрле, әниләре –бер. Дәүләттән балалар пособиесен алыр өчен һәр ел ярым саен бала табып тора икән. Лев һәм Гавриилны бирегә ел ярым элек китергәннәр. Әниләреннән алган вакытта балалар ач, шәрә килеш салкын идәндә пычрак эчендә аунап ятканнар. Тәннәре төрле җәрәхәтләр белән тулган булган. Алгарак китеп әйтәм: өлкәне Гавриилның тәнендә пешү, тәмәке төпчеге сүндерү, пычак эзләре дә бар. Ул бала күрәсен күргән инде анда. Әле дә балык күрсә, чирканып карый. Әнисе аракыга кабымлыкка консерва алган булса кирәк, һәм балага да шул консерва балыгы ашаткан дигән нәтиҗәгә килдек без. Кечкенәсе Лев аңлы вакытын инде әлеге бинада уздырган. Аның кыяфәте дә башка, ул аралашуга ачык, елмаюы йөзеннән китми.


Әлегә кадәр бу балалар статуссыз булганнар, ягъни ятимнәр рәтенә кермәгәннәр. Әмма ярты ел дәвамында әти-әниләреннән хәбәр булмагач, аларны таба алмагач, балаларның туганнары алардан рәсми рәвештә баш тарткач, сабыйлар ятим статусын ала һәм аларны уллыкка алырга мөмкинлек туа. Әмма моны бары тик суд кына хәл итә икән. Без шул судка әзерләндек, тиешле вакытны көттек. Яз үтте, җәй җитте. Без әлеге балалар белән берничә тапкыр очраштык, милли тәм-томнарыбыз белән таныштырырга да өлгердек. Барыбыз да яраттык, үз иттек балаларны, алар да безгә “әти-әни” дип дәшә башлады. Шатлыгыбызның чиге юк иде. Бар булган документларын яңадан теркәтеп, Айнур һәм Данияр исемнәрен куштык. Татар булып тумасалар да, татар рухлы булып үссеннәр, дидек.


Күктән җиргә төшкәч


Балаларны үзебезгә алып кайтканга да ел ярым вакыт узды инде. Әйтергә генә җиңел... Ә яшәве? Гадәти көндәлек тормыш безне бик тиз күктән җиргә төшерде. Бу балалар белән үзебез генә калдык. Тирәбездә ниндидер бушлык барлыкка килде. Безгә болай да сәерсенеп карыйлар иде, мондый авыр заманда башы белән дус булмаганнар гына уллыка бала аладыр дип, чын-чынлап тилергән ке­шеләр рәтенә керттеләр булса кирәк. Дәүләттән дә тиешле ярдәм булмады. Ни психологик, ни рухи яктан.


Китаплар укырга керештек, Интернет аша мәгълүмат тупладык, охшаш гаиләләр белән элемтәгә кердек. Бер-беребезгә ияләшү процессы бик авыр булды. Сынап та карады безне бу балалар. Бер заман икебез дә үкси-үкси елый башладык. Яшермим, кире кайтару теләге дә булды. Статистика күрсәткәнчә, казна йортындагы балалар саны елдан-ел кими бара. Узган ел әлеге сан 54 мең бала булса, быелның беренче ноябренә 4 меңгә кимегән. Россия буйлап 100 меңнән артык гаилә асрамага яисә уллыка балалар алган. Шул исәптән балалар йортлары саны да кими. Шатлыклы хәл, билгеле. Әмма ел саен гаиләләргә урнаштырылган балаларның 10 проценты төрле сәбәпләр аркасында кире дәүләт карамагына кайтарыла.


Бүген, Аллага шөкер, мөнәсә­бәтләр яхшы, бер-беребезгә ия­ләш­тек дисәк тә була. Психолог­лар әйтә бит, яңа әти-әни һәм балалар бер-берсен тулысынча кабул итсен, яңа системага ияләш­сен өчен ким дигәндә өч ел кирәк, дип. Без әле юлның  уртасында гына, әмма атлавы җиңелрәк инде. Ничек кенә теләсәк тә, бу балаларга тудырган әти-әнисе була алмыйбыз, чөнки кан, геннар төрле. Җан тартмаса, кан тарта дигән гый­барә монда берничек тә була алмый. Моны кабул итеп яшәргә кирәк.

Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бу балаларга үз вакытында наз, ана җылысы, ата игътибары бирел­мәгән. Алар хисләрнең нәрсә икәнен түгел, хәтта барлыгын да белмәгәннәр. Аларда оят, борчылу, шатлану, кайгыртучанлык, яхшы-начар төшенчәләрен тәр­бияләмәгәннәр. Аларны яңа туган сабыйны тәрбияләгән кебек үстерергә кирәк. Монда аң белән йөрәк сугышы бара. Башкача булмый. Һәм шул сугышта йә син җиңәсең, йә йөрәгеңне кысып, уллыкка алу хыялыңны тормышка ашыру теләге белән саубул­лашасың. Хискә һәм йөрәккә бер­кайчан да таянырга түгел икән, бары тик аек акыл булырга тиеш. Булдыра алам яисә юк. Урталык була алмый. Ә сүз бала тормышы турында бара. Игелек кылу – яхшы, саваплы гамәл. Әмма андый адымга барганда җиде кат уйларга туры килә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: